Сочинение на тему яраткан чэчэклэрем

Обновлено: 05.07.2024

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы

“ Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

ЯРАТКАН Ч Ә Ч Ә КЛ Ә РЕМ

ЯРАТКАН ЧӘЧӘКЛӘРЕМ

Болындагы чәчәкләргә сокланып карап торам. Алар арасында ниндиләре генә юк?! Бик купшылары, гади генә таҗлылары, аллы-гөллеләре, хуш ислеләре. Бу гүзәллек күзләрне камаштыра, күңелләргә рәхәтлек бирә.

Укучыларымны шул чәчәкләргә тиңлим мин.

Укытучы буларак минем төп вазыйфам – әнә шул “чәчәкләрем”не җил-яңгыр тидермичә, сабакларын сындырмыйча, бөреләрен зәгыйфьләмичә үстерү.

Күренекле мәгърифәтче, Ризаэддин Фәхреддин сүзләре дә бик актуаль:

Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”

Туган тел мөгаллимәсе буларак төп максатым – туган телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

“ Чәчәкләрем” вакытында бөреләнеп, матур чәчәккә әверелсен өчен мин үз эшчәнлегемдә төрле алымнар, яңа технологияләр кулланам. Дәресләрдә күпчелек парларда, төркемнәрдә һәм командада эшләүгә өстенлек бирәм.

Замана укучысы кызыксынучан, мөстәкыйль һәм креатив.

Укытучы, заман куйган таләпләрдән бер адым алда барган очракта гына укучысын кызыксындыра, фән белән җәлеп итә ала.

Әлеге мәгълүмати даирәдә укучыларыбызны югалтмыйча, аларга милли белем һәм тәрбия бирү – безнең төп максатыбыз.

Бу юнәлештә Урмышлы мәктәбендә һәрдаим максатчан һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Аеруча түбәндәге дүрт юнәлешне билгеләп үтәсем килә.

Милләтебезнең күренекле шәхесләре белән очрашулар үткәрү.

-Күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу.

- Язучы Рәмзия Габдулхакова

-бик күп җырлар авторы, язучы Ильяс Мөхәммәтҗан

- татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче Әнвәр Хәйри

Очрашып кына калмыйбыз алар тарафыннан үткәрелгән бәйгеләрдә укучыларыбыз теләп катнашалар .

Телебезнең сүз байлыгы.

Укытучыларыбыз да һәрдаим белемнәрен күтәрү һәм камилләштерү өстендә эшлиләр. Семинарларда, мастер-классларда катнашып,грант та, төрле бәйгеләрдә һөнәри осталыгыкларын күрсәтәләр.( Хабибуллина Р. Сунгатуллина З)

Туган җир, авыл, гаилә кыйммәтләре.

Әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә өзеклек булырга тиеш түгел.

Мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткече – ул белем сыйфаты. Шуңа күрә дә Сәләтле балалар белән эшләү– мөһим һәм
дәвамлы булып тора. Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Укытучыга шул

өлкәне табарга
һәм балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга

Урмышлы мәктәбендә чирек гасырдан артык “ Кыңгыраулар” иҗат түгәрәге эшләп килә. Һәр бала үзен иҗат юнәлешендә сынап карый. Аларның иҗат җимешләре “Заман сулышы”газетасы, “Көмеш кыңгырау”, “Ялкын” журналларында дөнья күрә,урыннар яулый.

2016-2017 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 11 укучыбыз җиңүче дип табылды.

Татар телен укытуда нәтиҗәле алымнарыбыз РЦМКО тарафыннан үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләребез дә уңышлы.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз мәҗбүри булган һәм үзләре сайлаган фәннәрдән имтиханнарны татар телендә тапшырдылар. Һәм әйтер идем күрсәткечләр яхшы. Укучыларыбызның һәр уңышына, тормышта үз урыннарын табуларына сөенәбез.

Димәк, сайлаган юлыбыз – дөрес, кыйблабыз – хак!

“ Тел – ул кыңгырау. Шул кыңгырау тутыкмасын дисәк, без туган телебездә аралашырга; тарихыбызны өйрәнергә; милли гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. “Кыңгырау” беркайчан да чыңлавыннан туктамасын!”

Мин бер гади укытучы булып

Хезмәт итәм бүген тормышта

Һәр укучым – язылмаган роман

Һәр дәресем – маяк тормышка.

Ә хәзер яраткан чәчәкләремне сезгә бирәсем килә. Әмма алар гади түгелләр. Ихтибар белән карасагыз бүгенге күргәзмәнең нәтиҗәсен әйтә алырсыз.

Читайте также: