Алда юллар кайсын сайларга сочинение

Обновлено: 02.07.2024

Зәйдә авыл мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларына, шәһәр мәктәпләренекенә караганда, бераз иртәрәк - бүген аттестатлар тапшырылды. Югары Мәлем, Кадер, Түбән Биш, Бигеш мәктәпләре укучыларын район Советының аппарат җитәкчесе Н. Л. Шакирова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. В. Чапков, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре башлыклары И. З. Әшрәпов һәм Е. Н. Павлова.

Зәйдә авыл мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларына, шәһәр мәктәпләренекенә караганда, бераз иртәрәк - бүген аттестатлар тапшырылды. Югары Мәлем, Кадер, Түбән Биш, Бигеш мәктәпләре укучыларын район Советының аппарат җитәкчесе Н. Л. Шакирова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А. В. Чапков, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре башлыклары И. З. Әшрәпов һәм Е. Н. Павлова котлап, теләкләрен юллады.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем мәктәбе

11 нче рус сыйныфының рус төркемендә

татар теленнән сингапур методикасына

нигезләнеп үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты

Шакирова Гөлназ Малик кызы

Тема: “Алда юллар, кайсын сайларга?” бүлеген кабатлау, ныгыту һәм йомгаклау”

Белем бирү максаты: укучыларның бу бүлектә алган белемнәрен, лексик-грамматик күнекмәләрен, диалогик һәм монологик сөйләмнәрен кабатлау һәм ныгыту;

Фикер үстерү максаты: чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларны мәктәп елларының иң кадерле чор икәнлегенә төшендерү, һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү.

Җиһазлау: проектор; ноутбук; дәреслек: Хәйдәрова Р.З Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева Казан; презентация “”Алда юллар, кайсын сайларга?”; таратма материаллар.

Ι. Оештыру моменты. 1нче слайд күрсәтелә. .

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк

Укучылар, шигъри юлларда искә алынган балачак, мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Ә алда сезне зур тормыш юлы көтә. Сез 11 сыйныфтан соң нинди һөнәр үзләштерергә, кая укырга керергә дигән сорау белән турыдан- туры очрашачаксыз. Һөнәр сайлау бик катлаулы эш. Бу хакта без балачактан ук кызыксына башлыйбыз. Үсә төшкәч бу хыялларыбыз күпмедер дәрәҗәдә үзгәрә дә.

ΙΙ. Теманы актуальләштерү.

- Без бүгенге дәрестә “Алда юллар, кайсын сайларга?” бүлегендә алган белемнәрне искә төшереп, биремнәрне үтәрбез, диалог төзү, үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белү күнекмәләрен практикада кулланырбыз, һөнәр сайлау буенча ныклы фикергә килербез.

ΙΙΙ. Төп өлеш. 2 нче слайд күрсәтелә.

1. Һөнәрләр күп һәм алар 5 төркемгә бүленә

Кеше – кеше (укытучы, табиб, артист)

Кеше - табигать ( агроном, бакчачы)

Кеше – техника (механизатор, тимерче)

Кеше – билгеләр системасы (хисапчы, кассир, компьютерчы)

Кеше – сәнгать образы (рәссам, бизәүче)

- Сез кайсы һөнәрләргә күбрәк өстенлек бирәсез? (Бу сорауга җавап бирү өчен без ФИНК-РАЙТ- РАУНД РОБИН структурасын кулланырбыз).

- Нинди төркемдәге һөнәрләр сезгә күбрәк ошый һәм ни өчен, шул турыда уйлагыз.(30 секунд бирелә)

- Алдыгызда яткан 1 нче номерлы кәгазьләргә язып куегыз .(30 секунд бирелә)

- Җилкәдәш иптәшләрегез белән фикерләрегезне уртаклашыгыз .(30 секунд бирелә)

- Беренче төркемдәге 1 нче номерлы укучы үз фикерен әйтә. Рәхмәт.

- Икенче төркемдәге 3 нче номерлы укучы иптәшенең фикерен әйтә. Рәхмәт.

- Өченче төркемдәге 2 нче номерлы укучы үз фикерен әйтә. Рәхмәт.

- Рәхмәт,укучылар, нинди һөнәр сайласагыз да кешелекле булып калыгыз.

2. Алга таба дәвам итәбез. 3 нче слайд күрсәтелә.

- Безнең бүгенге дәрестә очрашулар да көтелә. Шуңа күрә КЛОК БАДДИС структурасын кулланырбыз. Хәзер 2 нче номерлы кәгазьләрне алабыз һәм экрандагы кебек сәгать ясыйбыз.

- Ә хәзер урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз һәм үзебезнең төркемнән булмаган иптәшләребез белән сәгать 12 гә, 3 кә, 6 га, 9 га очрашулар билгелибез һәм шул сәгать янына язып куябыз.

- Ә хәзер сәгать 12 дә очрашырга тиешле иптәшебез белән очрашабыз. Кулларны өскә күтәреп исәнләшәбез.

- Экранда сезгә сораулар бирелгән.

Спросите у друга:

- какие планы у него на будущее;

- где он хочет обучаться выбранной профессии;

- Ачыграк чәчле укучы иптәшенә шушы сорауларның беренчесен бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә) . Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.

- Караңгырак чәчле укучы шушы ук сорауны бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә). Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.

- Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез һәм сәг. 6 да очрашырга тиешле укучы белән очрашабыз.

- Озынрак буйлы укучы иптәшенә сорауларның икенчесен бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә) . Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.

- Кыскарак буйлы укучы шушы ук сорауны бирә. (Җавабы тыңлана, 30 секунд вакыт бирелә). Берничә укучыдан җаваплар тыңлана.

- Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез һәм утырышабыз.

3. Алга таба дәвам итәбез. 4 нче слайд күрсәтелә.

- Хәзер без укучылар ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасын кулланып җөмләләрне дәвам итәрбез.

- Экранда җөмләләрнең башы бирелгән.

Һөнәр сайлау – җаваплы эш, чөнки…

Сайлаячак һөнәре турында укучы барын да белергә тиеш, чөнки …

- Һәр ике җөмләне 1 нче номерлы кәгазләргә язып бетерәбез (1 минут вакыт бирелә).

- Үзебезнең җөмләләрне төркемнәрдә укып күрсәтәбез. 1 нче номерлы укучы башлый. (30 секунд бирелә). Һәр төркемнән 1 укучы тыңлана.

- Димәк һөнәр сайлау турында барыбыз да җитди уйланырга тиешбез.

4. Эшләребезне дәвам итәбез. 5 нче слайд күрсәтелә .

Без 11 нче сыйныфны тәмамлагач, сайлаган һөнәрләребез буенча тиешле уку йортларына керәчәкбез. Ә моның өчен безгә БДИ ны уңышлы тапшырырга кирәк. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын кулланып, БДИ ны уңышлы тапшыру өчен кирәк булган чараларны язарбыз.

-1 нче номерлы кәгазьләргә һәрберебез дә үзебезнең фикерләрне язып чыгабыз һәм соңгы фикердән соң 1 линия сызып куябыз. (30 секунд бирелә)

- Хәзер урыннардан торып урындыкларны этеп куябыз һәм сәг . 3 тә очрашырга ти ешле иптәшебез белән очрашуга барабыз. Исәнләшәбез.Бер-беребезнекен укыйбыз. Үзебездә булса, галочка куябыз. Ә булмаса, линиядән соң язып куябыз. Рәхмәт әйтәбез һәм урыннарга утырабыз.

Төркемнәрдә тулыландырабыз. Һәр төркемдәге бер укучыдан җаваплар тыңлана.

5. Дәрестән чыгу билетлары язу. 6 нчы слайд күрсәтелә .

- Һәрберегезнең алдында 3 нче номерлы кәгаз ь ләр ята. Хәзер шул битләрдәге биремнәрне мөстәкыйл ь рәвештә эшлибез дә дәрестән чыкканда биреп чыгып китәбез, мин тикшереп билгеләр куярмын. (5 минут бирел ә)

Экранда: 1. Бирелгән сүзләрне транскрипция билгеләре белән языгыз .

2. Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләгез.

Декан безне биш бармагы кебек белә. Ул әтисенең сугышта үлүен, әнинең авыру икәнен сөйләп биргән. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Унбиш бишкә тигез бүленә. Мәктәптә тантаналы линейка башланырга тиеш. Көн искиткеч матур, җылы, кояш елмаеп карый.

3. Күпнокталар урынына тиешле хәл фигыль кушымчаларын куеп яз:

Бабай нык авырый, мин бар … хәлен белеп кайтам.

Чәй эч … , мин бик тиз җылындым.

Ул үзе белән булган хәлне ел … - ел … сөйләде.

Дәрес бет … , контроль эшне эшләп бетерергә кирәк.

Гөлшәһидә, карга бат … - бат … , юлга чыкты.

Әни эштән кайт … , мин бар эшне дә бетергән идем.

ΙV. Дәресне йомгаклау.

- Димәк, укучылар, безнең алда нинди зур бурыч тора инде?

Аны тормышка ашыру өчен ниләр эшләргә кирәк?

Һөнәр сайлаганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

Гомумиләштереп шуны әйтәсем килә: һөнәр сезнең табигатегезгә, шәхси характерыгызга туры килергә тиеш. Һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен һөнәрләр турында күбрәк белергә кирәк.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №7 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Учитель родного языка и литературы

423330, Республика Татарстан, Азнакаевский район, ул. М.Хасанова, д. 24

Уровень системы общего образования (дошкольное, общее начальное, общее основное, общее среднее

Преподаваемый предмет (текстовое поле)

Родной язык и литература

Общий педагогический стаж (лет)

Контакты: телефон, адрес электронной почты

Домашний почтовый адрес с указанием индекса

423330, Республика Татарстан, город Азнакаево, улица Кооперативная, дом 19

Копия диплома о профессиональном образовании (в форматах pdf, jpeg, png

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

Населенный пункт (город, район)

Город Азнакаево Азнакаевского муниципального района

Высшее профессиональное образование. Елабужский государственный педагогический институт, квалификация по диплому “Учитель татарского языка и литературы”. Диплом АВС № 0435438, выдан 21.06.1999 г.

Курсы повышения квалификации

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланып укучыларның иҗади сәләтен үстерү”

Высшая квалификационная категория, присвоена 02.01.2019 года, срок действия до 02.01.2024 года.

Государственные и отраслевые награды, включая Почетные грамоты

Иные поощрения (Благодарственные письма и др.)

Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан "За весомый вклад в систему образования и воспитания подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд", 2019 г.

Благодарность Министерства образования и науки Республики Татарстан за значительный вклад в обучение и воспитание одаренных школьников, в развитие олимпиадного движения Республики Татарстан , 2016г.

Благодарственное письмо Главы Азнакаевского муниципального района за подготовку победителя регионального этапа Всероссийской и заключительного этапа республиканской олимпиады школьников в 2015-2016 учебном году , 2016 г.

Благодарственное письмо Главы Азнакаевского муниципального района за подготовку призеров регионального этапа Всероссийской и заключительного этапа республиканской олимпиады школьников в 2016-2017 учебном году , 2017 г.

Благодарственное письмо Главы Азнакаевского муниципального района за подготовку призеров регионального этапа Всероссийской и заключительного этапа республиканской олимпиады школьников в 2017-2018 учебном году , 2018 г.

Благодарственное письмо Совета ветеранов Азнакаевского муниципального района РТ за активную жизненную позицию, внимательное и чуткое отношение к старшему поколению, за целый ряд мероприятий, посвященных 70-летию Великой Победы и чествование участников Великой Отечественной войны, тружеников тыла, 2016 год.




Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.

Укытучы! Кем генә олы ихтирам һәм хөрмәт белән искә төшерми икән бу изге сүзне! 20 нче гасырның талантлы шагыйре Мәхмүт ага Хөсәен дә бу сүзгә битараф калмыйча үз карашын, үз фикерен белдергән. Мин дә әлеге юнәлештә хезмәт куюым сәбәпле, үземнең хатирәләремне, истәлекләремне хәтердә яңартам.
Көз. Аяк астында кыштырдаучы яфраклар. Ел фасылының яз шаянлыгы үтеп, эссе җәйдән соң килә торган ниндидер бер матур, әз генә моңсуланып баручы мизгеле.

Эш тәҗрибәмнән.

IMG-20181211-WA0011

Минем эш тәҗрибәм
Һәр кешенең хыялы, һәр эшнең үз максаты була. Максат – ул без ирешергә теләгән әйбер, субъектив образ, үзенә күрә ул – маяк. Без аңа ирешергә телибез. Шул ук вакытта бу теләкнең сәбәбе дә бар бит. Ни өчен мин бу максатка ирешергә телим? Үз эшемә күзәтү ясауны шушы төшенчәләрдән башлыйсым килә.

Минем шәхси сайтым

Сочинение - рассуждение "Жить - значит мыслить и творить".

Наша жизнь – следствие наших мыслей;
она рождается в нашем сердце, она творится
нашею мыслью…
Дхаммапада

Что такое жизнь? Биология говорит, что жизнь – это способ существования белковых организмов. Несомненно, спорить с данным утверждением представляется глупым. Но человек – не просто белковое существо. В человеке неразрывно связаны сознательное, творческое и духовное. Человек должен жить, не просто повинуясь безусловным рефлексам (которых у него, даже по сравнению с другими гоминидами не так много), но жить полной жизнью.
Человек получил от природы особые дары – речь, мышление, способность к созиданию, творческое начало. Использовать эти дары во благо – вот что значит по-настоящему жить.

Описание опыта работы

Профессия учителя уникальна. В его руках будущее. И будущее будет таким, каким его сделают сегодняшние мальчишки и девчонки. Поэтому образование, как никакая другая сфера человеческой деятельности, призвано гибко и мобильно реагировать на вызовы времени, ориентироваться на перспективный прогноз устойчивого развития. Актуальность и значимость задач, стоящих перед образованием, побуждает учителя к поиску новых технологий, форм и методов обучения.

Шәхси сайтыма рәхим итегез!

20181121_222016_edited

Мой сайт

png

Сочинение-фикерләмә.

Укытучы – олы юл башың,
Күзләреңне ачкан кояшың.

Табигатьнең кышкы йокыдан соң яңа тормыш башлаган, әле бер тузан бөртеге дә кунарга өлгермәгән ямь-яшел яфракларга төренгән, хуш исле нәфис чәчәкләргә күмелгән иң матур вакытында илебезнең барлык төбәкләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләре белән хушлашалар. Киләчәккә өмет-хыялларын шигырь юлларында, җыр сүзләрендә табып, сәхнәләрдә: “Алда юллар, кайсын сайларга? Юллар чакыра әллә кайларга. ” – дип, уйлары белән уртаклашалар. Аларның җырлары төрле телләрдә, төрлечә, заманча башкарылырга мөмкин, ләкин мәгънәсе, әйтергә теләгән фикерләре бер үк. Алар алдында юллар, һөнәр сайларга, дөньяда үз урыныңны табарга кирәк. Һәркемнең үз юлы. Ә ул юлларның башы – мәктәп һәм мәктәпкә җан өрүче укытучы. Тормыш дигән олы юлга озатучы остаз да, җир йөзендәге барлык тереклекне уятучы кояш кебек бик күп нәрсәләргә баланың күзен ачучы да – укытучы!

Описание опыта работы

FullSizeRender-17-01-19-09-34

Сочинение на тему: Жить - значит мыслить и творить

Читайте также: