Туган як козе сочинение на татарском

Обновлено: 28.06.2024

1. Эпиграф.
2. Козге табигать.
3. Кошлар тормышы
4. Козге хайваннар.
5. Козге эшлэр.
6. Син козне яратысынмы? Ни очен?

Быел туган ягыма көз бик иртә килде. Инде августта ук ул үзенең җилләре-яңгырлары, салкыннары белән зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте.

Мин авылымдагы көз турында язасым килә. Шәһәрдә дә алтын көз матур. Ләкин авылдагысы, тагын да матуррак.

Һәр ялдагыча-без авылда. Яктырып кояш елмайды да, “Әбиләр чуагы” икәнен белдереп, битне пәрәвез җепләре иркәләде. Бакча эшләрен тиз генә төгәлләп, урманга юл тотам. Зәңгәр күктә зур ак пароходлар кебек болытлар, узыша-узыша каядыр чабалар. Әкрен генә тирән тынлыкны тыңлап, урман түренә үтәм. Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә. Ә агачлар!? Берсен-берсе уздыра-уздыра җәйге киемнәрен көзгегә алмаштырганнар. Һәрберсе күз явын алырлык. Урталыктагы миләш агачының кып-кызыл җимешләре, ялкындай яфракларына соклану мөмкин түгел. Зифа каеннар, нәзек усаклар купшы алтынсу шәл ябынып, баһадир имән агачын кунакка көтәләрдер кебек.

Ара-тирә чыпчык, карга тавышлары тирән тынлыкка җан өргәндәй була. Төз нарат агачлары гына, башларын югары күтәреп, яшеллеккә күмелеп басып торалар кебек. ”-Безгә көз куркыныч түгел”- ди алар.

Рәхәт тә соң көзге урманда
Көз­ге ур­ман­ның ма­тур­лы­гын­нан кү­ңел­гә рә­хәт.. .Ур­ман­ны би­зәп, алан­нар­да ба­лан, ми­ләш ку­ак­ла­ры бал­кып уты­ра. Күч­мә кош­лар очып кит­кән, ур­ман моң­су­ла­нып кал­ган, тын­лык­ка чум­ган.. .Яң­гыр­лар­дан соң үсеп чык­кан төр­ле-төр­ле гөм­бә­ләр, ми­не күр­мә­сә­ләр ярар иде, ди­гән­дәй, яф­рак ас­ты­на кач­кан­нар. Яңа гы­на явып үт­кән яң­гыр­дан соң там­чы­лар бө­тен җир­гә саф­лык өс­тәп, са­ран гы­на як­тырт­кан ко­яш ну­рын­да җе­мел­ди­ләр.. .Агач­лар да, төр­ле­дән-төр­ле күл­мәк­лә­рен ки­гән­нәр дә, бәй­рәм­гә әзер­лән­гән ши­кел­ле, те­зе­ле­шеп то­ра­лар. Ара­да иң ма­ту­ры – ак, төз кәү­сә­ле сап-са­ры яф­рак­лы ка­ен кы­зы. Аның янә­шә­сен­дә – ка­ра­су кыз­гылт яф­рак­лы го­рур имән еге­те. Ту­лы­шып пеш­кән кып -кы­зыл тәл­гәш­ле ми­ләш, ба­лан ку­ак­ла­ры ку­нак кыз­ла­рын хә­тер­лә­тә­ләр.. .Ямь-яшел на­рат­лар­га, чыр­шы­лар­га гы­на көз ка­гыл­ма­ган. Алар бер­ни бул­ма­ган­дай, та­гын да куп­шы­ла­нып, гамь­сез ге­нә уты­ра­лар.. .Рә­хәт тә ин­де көз­ге ур­ман­да.. .

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Туган ягыма алтын көз килде.

Әле кичә генә җәйне көтеп алган идек. Матур, кызу, күңелле көннәре белән җәйнең үтеп киткәнен сизми дә калдык. Ә бүген инде көз! Бакчадагы тулып бешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Минемчә, көзне сары төсе өчен генә түгел, ә көзге байлык, муллык өчен дә алтын көз дип атыйлар. Көз җиткәч, көннәр кыскара, төннәр озыная башлый. Укучылар белем алырга дип мәктәпләргә юл тоталар.

Табигать үзенчә матурая башлый. Тирә-яктагы яшеллек, күзгә күренеп, төсен сарыга үзгәртә. Бакчаларга күз салсаң, кып-кызыл, алсу, сары алмаларны, кызарып пешкән миләш, баланнарны күреп хәйран каласың. Иген кырларына карасаң, әйтерсең аларны алтын төсенә буяп куйганнар, сап-сары булып, кояшта күзләрне камаштырып утыралар. Нинди матурлык һәм байлык!

Көз җиткәч, күк йөзе дә үзгәрә. Әле генә кояш балкыган булса, күп тә үтми болытлар барлыкка килә, яңгыр ява башлый. Яңгырсыз көннәрдә көндезләрен бик салкын булмаган һава торышы күзәтелә, ә кичләрен суыта. Иртән тышка чыксаң, җирдәге үләннәргә матур итеп чык төшкән була. Ә әбиләр чуагы дип аталган көннәрдә бигрәк тә җылы һава торышы саклана. Минем өчен бу көннәр ямьле җәй айлары белән саубуллашу көннәре.

Көзге урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң, матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый, төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Үзләренең хуш исләре белән башны әйләндергән аллы-гөлле урман чәчәкләре соңгы таҗларын коеп утыралар. Агачларга күз салсаң, сары, яшел, кызыл, алтынсу төсләрне күрәсең. Каен агачлары үзләренә бер төрле матур. Ап-ак каеннар сап-сары шәл ябынганнар. Ара-тирә матур, куе яшел төсләре белән җәйне хәтерләтеп, озын нарат агачлары күренә. Урманда да көзге уңыш бик күп була. Гөмбә, чикләвек, балан, алма, миләшләрне кышка җитәрлек итеп җыярга була.

Көз көне җәйге яллар тәмамланса да, мин көзне яратам. Чөнки көз җиткәч, без җәй буена күрмәгән сыйныфташлар белән очрашабыз. Озак күрешми торгач, инде сагынырга да өлгергән дуслар белән төрле хәлләр турында сөйләшәбез, серләшәбез.

Шулай ук мин көз көне һавада кыр казларының, торналарның җылы якка очып киткәннәрен күзәтергә яратам. Шундый матур, тигез итеп тезелеп очалар алар, әйтерсең, бер-берсенә җеп белән бәйләп куйганнар.

Табигаттә бар да бик тиз үзгәрүчән шул. Күп тә үтмәс, бераз вакыт үткәч, агачлардан яфраклар коелып бетәр, иген басулары буш булып калыр, бертуктаусыз яңгырлар ява башлар. Кояш сирәк кенә безгә якты нурлларын бүләк итәр. Беренче кар да явып үтәр. Елга-күлләр ялтырап торган, матур боз белән капланыр. Җир үзенең ап-ак, йомшак юрганын ябынып, татлы йокыга китәр.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган ил, туган жир, туган туфрак , сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр, елгалар. Барысы да туган якта үз, якын , кадерле, сокландыргыч ! Урал тауларының киң итәгендә туган ягым Башкортостан урынлашкан.


Башкортстан- таулар иле,

Монда алсу, тын таңнар,

Шул таңнарга уй-хисләрем

Яшьтән үк манчылганнан.

Башкортстан - күлләр иле,

Күлләре зәңгәр күзле.

Чишмәләре ачык йөзле,

Каршылар жырлап сезне.( М.Сиражи)

Шушы зәңгәр күзле күлләр, ачык йөзле чишмәләр , тын таңнар бөтенесе туган жиремдә. Чишмәләр жырын тыңлый-тыңлый хәтфә үләннәр келәме өстеннән ялан аяк йөгерәм. Ә искән жылы назлы жил битемнән иркәли. Каршыга очраган зифа каеннар серемне саклый, киңәш бирә сыман .Нинди ләззәтлек, рәхәтлек ! Һәркемгә шушы бәхет тияме соң!? Юктыр, чөнки кемдер үз туган жирен, нигезен корыта, оныта ; туган теле һәм тарихыннан баш тарта. Халык акылы : " Илен белмәгән - тиле", - ди . Фаиль Шәфигуллинның "Каеннар " шигыре юллары күңел сагышыннан язылган :

Серләшеп туймый каеннар

Яшел хәтфә аланда.

Каен телендә сөйләшү

Рәхәт, ахры, аларга.

Яфраксыз бер каен гына

Сүзсез, кайгыга чумган.

Ана телен белми торган

Кызганыч кеше сыман.

Телсез халык булмый, ил булмый. Телебезне онытсак, тарихыбыз мәңгелеккә гасырларда югалыр. Башка милләтне хөрмәт итик, телен , мәдәниятен өйрәник, әмма үз тамырларыбызны онытмыйк.

Күренекле шагыйрь Мостай Кәримнен шигырь юллары кечкенәдән йөрәгемә жуелмас хәрефләр белән язылган:


Жир Шарының картасына

Карасан яхшы гына,

Башкортостан шул картада

Бер яфрак хәтле генә.

Бер яфрак хәтле генә. Кем генә базнат итмәгән, кара кулларын сузмаган , ләкин өзеп алырга көче житмәгән.Чөнки шушы яфрак үскән агачның тамыры нык , гасырлар буе кара туфрак куенында ныгыган, үскән. Туган ягымның ныклы тамыры - халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуваш һәм башка милләтләр бер кан туганнар кебек дуслыкта, татулыкта яши. Барысы очен дә Башкортстан газиз, сөекле , якын . Халыклар татулыгы, хезмәте, тарихы, ижаты, күренекле шәхесләре туган жиребезгә дан китерә. Батырлар эзе жыр, шигырь ,хикәя , әсәрләрдә язылган. Герой - шагыйрь Муса Жәлилнең ялкынлы шигырь юллары туган илгә чын сөю хисләре булып яңгырый:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар жырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Халкымның күренекле зыялылары , шәхесләре күп : М.Кәрим, З. Биишева, М.Гафури, Р.Хәсәнов, М.Акмулла , И.Тасимов, Зәки Вәлиди , С.Юлаев һәм башкалар. Аларның тормыш юллары , халыкка хезмәте үрнәк булып тора. Туган як, халкыбызның үткәнен данлап, якты киләчәге өчен хезмәт итү үзе бер шатлык, горурлык. Уй-фикерләремне Салават Юлаевның шигырь юллары белән тамамлыйсы килә:

Минем туган кырларым,

Балдай татлы суларым,

Күккә ашкан Уралым -

Минең изге төягем,

Сезне сөя йөрәгем.

Туган ягымны сөям, тарихын өйрәнәм, халкыбыз белән горурланам , туган телемдә дан жырлыйм !

Текст песни

­ Туган якка юл тотамын
Туган як, туган як
Иң гүзәл газиз якка
Туган як, туган як
Җир җиләкләре пешкән чак
Туган як, туган як
Ашыгам каенлыкка
Туган як, туган як

Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә

Чәчәкләрнең ниндие юк
Туган як, туган як
Хуш исле аллы-гөлле
Туган як, туган як
Бу якларга беркайда да
Туган як, туган як
Һич тиңнәр булмас төсле
Туган як, туган як

Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә

Каенлыкта сайрый кошлар
Сайрый – сайрый кошлар
Бер туктамый өздереп
Өздереп- өздереп
Озакламам кайтырмын мин
Кайтырмын – кайтырмын
Торып булмас көттереп
Көттереп –көттереп

[Вәсилә Фәттахова]:
Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генә
Каенлыкта җиләк пешкән
Тиз үрелеп өз генә


Перевод песни на русский:

Направляюсь в Родные края

Родные края, Родные края

В самые красивые и близкие края

Родные края, Родные края

До созревания лесной клубники

Родные края, Родные края

Спешу в березовый лес

Родные края, Родные края

Поднимается настроение, поднимается, спешит

В березовом лесу поспела лесная клубника

Терпи и только терпи

Хоть достань и сорви

Каких только нет цветов

Родные края, Родные края

Розовые цветы, ароматные

Родные края, Родные края

Такие края, как эта

Родные края, Родные края

Словно нет ничего для сравнения

Родные края, Родные края


Поднимается настроение, поднимается, спешит

В березовом лесу поспела лесная клубника

Терпи и только терпи

Хоть достань и сорви

В березовом лесу поют соловьи

Поют, поют соловьи

Жить невозможно в ожидании

В ожидании, в ожидании


Поднимается настроение, поднимается, спешит

Читайте также: