Туган ил кайдан башлана сочинение

Обновлено: 30.06.2024

кайдан сон башлана туган жир?
Беренче тамылган каныннан.
Э кайдан эз ала озын юл?
Беренче атлаган адымнан.

Керерме кунелгэ назлы суз
Беренче ишелгэн аваздан?
Булырмы карашта якты йоз,
Беренче сулаган хавадан?

А кайчан килер сон мэхэббэт?
Бэлки ул керэдэр язлардан.
Беренче йорэктэ чын сою,
Нигэ сон харкэмгэ язмаган?

Булмый шул кадерле туган ил,
А канын туфракка таммаса.
Булмас ул гел туры борма юл,
Аягын сукмакка басмаса.

Назлы суз синнэн кем ишетер,
Булмаса кунелдэ жырга мон?
Мэхэббэт язларга тиештер,
Чын сою килергэ инде сон.

Портал Стихи.ру предоставляет авторам возможность свободной публикации своих литературных произведений в сети Интернет на основании пользовательского договора. Все авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице. Ответственность за тексты произведений авторы несут самостоятельно на основании правил публикации и законодательства Российской Федерации. Данные пользователей обрабатываются на основании Политики обработки персональных данных. Вы также можете посмотреть более подробную информацию о портале и связаться с администрацией.

© Все права принадлежат авторам, 2000-2022. Портал работает под эгидой Российского союза писателей. 18+

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган ил, туган жир, туган туфрак , сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр, елгалар. Барысы да туган якта үз, якын , кадерле, сокландыргыч ! Урал тауларының киң итәгендә туган ягым Башкортостан урынлашкан.


Башкортстан- таулар иле,

Монда алсу, тын таңнар,

Шул таңнарга уй-хисләрем

Яшьтән үк манчылганнан.

Башкортстан - күлләр иле,

Күлләре зәңгәр күзле.

Чишмәләре ачык йөзле,

Каршылар жырлап сезне.( М.Сиражи)

Шушы зәңгәр күзле күлләр, ачык йөзле чишмәләр , тын таңнар бөтенесе туган жиремдә. Чишмәләр жырын тыңлый-тыңлый хәтфә үләннәр келәме өстеннән ялан аяк йөгерәм. Ә искән жылы назлы жил битемнән иркәли. Каршыга очраган зифа каеннар серемне саклый, киңәш бирә сыман .Нинди ләззәтлек, рәхәтлек ! Һәркемгә шушы бәхет тияме соң!? Юктыр, чөнки кемдер үз туган жирен, нигезен корыта, оныта ; туган теле һәм тарихыннан баш тарта. Халык акылы : " Илен белмәгән - тиле", - ди . Фаиль Шәфигуллинның "Каеннар " шигыре юллары күңел сагышыннан язылган :

Серләшеп туймый каеннар

Яшел хәтфә аланда.

Каен телендә сөйләшү

Рәхәт, ахры, аларга.

Яфраксыз бер каен гына

Сүзсез, кайгыга чумган.

Ана телен белми торган

Кызганыч кеше сыман.

Телсез халык булмый, ил булмый. Телебезне онытсак, тарихыбыз мәңгелеккә гасырларда югалыр. Башка милләтне хөрмәт итик, телен , мәдәниятен өйрәник, әмма үз тамырларыбызны онытмыйк.

Күренекле шагыйрь Мостай Кәримнен шигырь юллары кечкенәдән йөрәгемә жуелмас хәрефләр белән язылган:


Жир Шарының картасына

Карасан яхшы гына,

Башкортостан шул картада

Бер яфрак хәтле генә.

Бер яфрак хәтле генә. Кем генә базнат итмәгән, кара кулларын сузмаган , ләкин өзеп алырга көче житмәгән.Чөнки шушы яфрак үскән агачның тамыры нык , гасырлар буе кара туфрак куенында ныгыган, үскән. Туган ягымның ныклы тамыры - халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуваш һәм башка милләтләр бер кан туганнар кебек дуслыкта, татулыкта яши. Барысы очен дә Башкортстан газиз, сөекле , якын . Халыклар татулыгы, хезмәте, тарихы, ижаты, күренекле шәхесләре туган жиребезгә дан китерә. Батырлар эзе жыр, шигырь ,хикәя , әсәрләрдә язылган. Герой - шагыйрь Муса Жәлилнең ялкынлы шигырь юллары туган илгә чын сөю хисләре булып яңгырый:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар жырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Халкымның күренекле зыялылары , шәхесләре күп : М.Кәрим, З. Биишева, М.Гафури, Р.Хәсәнов, М.Акмулла , И.Тасимов, Зәки Вәлиди , С.Юлаев һәм башкалар. Аларның тормыш юллары , халыкка хезмәте үрнәк булып тора. Туган як, халкыбызның үткәнен данлап, якты киләчәге өчен хезмәт итү үзе бер шатлык, горурлык. Уй-фикерләремне Салават Юлаевның шигырь юллары белән тамамлыйсы килә:

Минем туган кырларым,

Балдай татлы суларым,

Күккә ашкан Уралым -

Минең изге төягем,

Сезне сөя йөрәгем.

Туган ягымны сөям, тарихын өйрәнәм, халкыбыз белән горурланам , туган телемдә дан жырлыйм !

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә.

Туган телем – назлы гөлем.

Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

И туган тел, и матур тел,

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел - иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.

Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:

Туган җирең – Идел буе

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле дип: телең йотма!

Туган телне онытма!

Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, - диләр бит.

Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.

Читайте также: