Язмышнын туган коне краткое содержание

Обновлено: 05.07.2024

Реферат по теме Язмышнын туган көне : балалар hэм яшусмерлэр өчен повестьлар, хикэялэр, парчалар, экиятлэр = День рождения судьбы

Курсовая по теме Язмышнын туган көне : балалар hэм яшусмерлэр өчен повестьлар, хикэялэр, парчалар, экиятлэр = День рождения судьбы

ВКР/Диплом по теме Язмышнын туган көне : балалар hэм яшусмерлэр өчен повестьлар, хикэялэр, парчалар, экиятлэр = День рождения судьбы

Диссертация по теме Язмышнын туган көне : балалар hэм яшусмерлэр өчен повестьлар, хикэялэр, парчалар, экиятлэр = День рождения судьбы

Заработать на знаниях по теме Язмышнын туган көне : балалар hэм яшусмерлэр өчен повестьлар, хикэялэр, парчалар, экиятлэр = День рождения судьбы

Помогите сайту стать лучше, ответьте на несколько вопросов про книгу:
Язмышнын туган көне : балалар hэм яшусмерлэр өчен повестьлар, хикэялэр, парчалар, экиятлэр = День рождения судьбы

  • Объявление о покупке
  • Книги этих же авторов
  • Наличие в библиотеках
  • Рецензии и отзывы
  • Похожие книги
  • Наличие в магазинах
  • Информация от пользователей
  • Книга находится в категориях

санитарный день: последний чт месяца
Пн: 10:00-18:00
Вт: 10:00-18:00
Ср: 10:00-18:00
Чт: 10:00-18:00
Пт: 10:00-18:00
Вс: 10:00-18:00

--> --> Республика Татарстан, Нижнекамский район, Нижнекамск
Шинников проспект, 9
Расположение на карте

сентябрь-май: пн-сб 10:00-19:00; санитарный день: последний день месяца
Пн: 10:00-19:00
Вт: 10:00-19:00
Ср: 10:00-19:00
Чт: 10:00-19:00
Пт: 10:00-19:00

--> --> Воронежская область, Воронеж городской округ, Воронеж, Советский район
Южно-Моравская, 74
Расположение на карте

санитарный день: последний чт месяца
Вт: 10:00-19:00
Ср: 10:00-19:00
Чт: 10:00-19:00
Пт: 10:00-19:00
Сб: 10:00-19:00
Вс: 10:00-19:00
















санитарный день: последний чт месяца
Пн: 10:00-18:00
Вт: 10:00-18:00
Ср: 10:00-18:00
Чт: 10:00-18:00
Пт: 10:00-18:00
Вс: 10:00-18:00

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Сыйныф: 7. Туган ел әдәбияты

Тема: Г.Гыйльмановның тормышюлы һәм иҗаты. “Язмышның туган көне” хикәясе. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.

Дәреснең тибы : Яңа теманы үзләштерү

Шәхескә кагылышлы – яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү; иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү: тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; төрле мәгълүмат чралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

Коммуникатив: тыңлый белү; диалог төзүдә һәм коллектив белән фикер алышуда катнашу; сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

Регулятив: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; үз эшчәнлегеңә анализ биреп, нәтиҗә чыгара алу.

Предмет нәтиҗәләре: Г. Гыйльманов турында мәгълүматлы булу, хикәя жанрына хас үзенчәлекләр, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү.

Өйрәтү методлары: өлешчә тикшеренү, күрсәтмәлелек, анализ, сөйләү, әңгәмә, дәреслек белән эшләү.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Дәрес барышына игътибарларын юнәлтү.

Исәнмесез, балалар. Утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз.

Өй эшен тикшерү. Актуальләштерү

Әсәрнең вакыйгалар барышын искә төшерү (бер укучы сөйләп чыга)

Зөһрәнең әтисе юк. Әнисе белән генә яши. Ул быел беренче сыйныфка укырга керә. Укытучысын бик ярата.Әтисез булуына ул беркемне дә гаепләми. Әнисен бик ярата. Ял көннәрендә әнисе тәмле коймаклар белән сыйлый. Әнисе Гүзәлия исемле. Аларга Ясир исемле абый килеп йөри башлый. Ул минем әниемне алып китәр дип куркып, әнисеннән бу абыйның бүтән килеп йөрмәвен үтенә.

Сыйныфташлары кемнең баерак булуын ачыклыйлар. Зөһрәнең алай мактанырлык байлыклары булмаса да, әнисенең иң зур байлык булуын аңлый. Шулай да әнисеннән “видик” сорый. Әнисенең акчасы булмый. Ләкин икенче көнне аларга видик белән посылка килеп төшә. Анда хат та була. Имзасы синең Я. диелгән. Икенче көнне тәрәзә төбендә зәңгәр чәчәкләр утыра. Боларны да Язмыш җибәргән була. Зөһрә дә Язмышка җавап хаты яза.

Зөһрә бик яхшы укый. Ләкин ул математикадан “2” ле ала. Аңламый башлый. Кайткач, тагын хат күрә. Ул хатта аңа киңәшләр бирелә. Шул киңәшләрне тоткач, яңадан яхшы укый башлый.

Күрше под ъ езддагы Руслан исемле малай аны кыерсыта. Ул, ярдәм сорап, Язмышка хат яза. Икенче көнне Руслан аннан гафу үтенә. Алар дуслашалар.

Бервакыт алар мәктәбенә абыстай килә. Бу очрашудан соң, Зөһрәдә дога китабы уку теләге туа.Ул Язмышка хат яза. Беркөнне аңа төргәк бирәләр. Аннан дога китабы, хат килеп чыга. Бу шулай ук Язмыштан килгән була. Буранлы төндә дә аны Язмыш коткара. Язмыш һаман үзен сиздереп тора. Яңа чаңгы, яңа елга бүләк. Укытучысы Гөлсинә апасын ялганлагач, Язмыш хат язып, киңәшләрен бирә.

Зөһрәнең туган көне якынлаша. Аңа тагын хат килеп төшә. Нинди бүләк кирәклеген сорый. Кыз аптырап кала, аңа әйберләр күп кирәк. Ләкин ул җавап хатында Язмышның үзен килүне үтенә. Бу көнне бик күп кеше килә. Иң ахырдан, зур чәчәк букеты күтәреп, Язмыш абыйсы килеп керә. Ул Ясир абыйсы булып чыга. Зөһрә аңа китмәскә куша.

Үзбилгеләнү. Дәрескә проблемалы ситуа ция тудыру

Язучының портреты күрсәтелә . 1 нче слайд.

Бу рәсемдә кем дип уйлыйсыз? Бу шәхес турында нәрсәләр беләсез? (Бу – Галимҗан Гыйлманов. Ул язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече. Безнең мәктәптә очрашуда булган иде)

3. Дәреснең темасы өстендә эшләү

2 слайд. Язучының тормыш юлы белән кыскача танышып үтәбез Укытучы таныштыра.

Презентация күрсәтү. Г. Гыйлманов.

Г.Гыйлманов 1957 елның 1 нче февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туа.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйлманов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның “Әллүки” әдәби түгәрәгендә иҗади мөмкинлекләрен сыный.

1983 елларда профессор Х. Госман җитәкчелегендә “Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый

1993 елда “Тозлы яңгыр” исемле беренче проза китабын бастырып чыгара.1995 елда Галим Әсәнов псевдонимы астында аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган “Гөрләвек-ручеек” исемле китабы дөнья күрә.

Г. Гыйлманов – Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарсан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши һәм иҗат итә

4. Салават Фәтхетдиновның “Язмыш” җырын тыңлау.

- Бу җыр нәрсә турында?

- Җырның эчтәлеге без өйрәнгән әсәрнең эчтәлегенә туры киләме?

- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

4. Дәреснең темасы өстендә эшләү

1) Зөһрә нинди кыз булып үсә. Аңа хас сыйфатларны тасвирлаган урыннарны табып укыгыз. (119 нчы бит. 2 нче абзац)

2) Язмыш турында кызның уйлануларын табып укыгыз.Язмыш турында Зөһрә ничек уйлый. Язмыш сүзенә үзегез нинди билгеләмә бирә аласыз? (119-120 нче битләр. Соңгы һәм беренче абзац))

3) Икенче бүлектә Зөһрә күңеленең нинди сыйфатлары тасвирланган? Үз күңелегезне тыңлап карагыз әле: сездә ул сыйфатлар (сизгерлек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек) бармы?

4) “Язмыш бүләге” дигән бүлекне укыйбыз. “Видик” һәм хатны кем җибәргән дип уйлыйсыз? Зөһрә өчен шатлана алсагыз, бу сезнең нинди сыйфатларыгызны күрсәтә”

5) “Календарь битләре нинди төстә?” бүлегенең беренче абзацын укыгыз. Анда Зөһрәнең нинди гадәте турында язылган? Ни өчен кыз календарь битләрен кызыл төскә буйый?

6) Зөһрә начар билгеләр ала башлаганнан соң, Язмыш җибәргән хатны укыгыз әле. Аның киңәшләре белән килешәсезме? Сез бу киңәшләрне үтисезме? Зөһрәгә тагын нинди киңәш-тәкъдимнәр әйтер идегез?

7) “Буранлы төн” бүлеген укып, Зөһрәнең иң зур хаталарын санап чыгыгыз. Кыз ни өчен бәхетсезлеккә очрый?

8) Сезгә өй эше итеп Үзегезнең Язмышыгызга хат язарга кушылган иде. Я, үзегезнең хатларны укып китик әле.

9) Хәзер, әйдәгез Зөһрәнең язмышка язган хатын укып китик. Ул туган көненә нинди бүләк сорады икән һәм ни өчен? Аның теләге кабул булдымы?.

10) Ничек уйлыйсыз, Зөһрәнең киләчәге бәхетле булырмы? Ни өчен?

11) Язучының тормыш юлына бәйле тест эшләү

Галимҗан Гыйлманов кайсы республикада туа?

2) Галимҗан Гыйлманов кайчан туа?

А) 1 нче феврал ь 1957 ел.

Ә) 1 нче апрел ь 1950 ел

Б) 1 нче май 1952 ел

3) Ул нинди университетта укый?

А) Казан дәүләт педагогия университеты

Ә) Казан дәүләт университеты

Б) Казан федерал ь университеты

4) Ул университетка ни чәнче елда укырга керә?

5) Галимҗан Гыйлманов ничәнче елда кандидатлык диссерта ц иясе яклый

6) Беренче “Тозлы яңгыр” дигән проза китабы ничәнче елда басыла?

7) “Гөрләвек – ручеек” дип аталган балалар өчен шигырьләр җыентыгы ничәнче елда басылып чыга?

8) Галимҗан Гыйлмановның мактаулы исемнәрен билгеләгез

А) Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе

Ә) Татарстан Республикасының атказанган сәнгат ь эшлеклесе

Б) Г.Тукай исеменд әге дәүләт премиясе лауреаты

Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. Сезнең өчен нәрсә авыр булды? Нинди биремнәр сезгә җиңелрәк тоелды?

Әйдәгез, хәзер кроссвордны чишик. Үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләгез

Йомгаклау өлеше.

Зөһрә сезгә ошадымы? Ни өчен? Сез аннан, үрнәк итеп, нинди сыйфатларны алыр идегез?

Г. Гыйлмановның иҗаты турында күбрәк мәгълүмат тупларга. “Соңгы сүз” бүлегеннән автор теләкләрен укыгыз. Ничек уйлыйсыз, бу теләкләр тормышка ашармы? Язып килергә

Вы можете добавить книгу в избранное после того, как авторизуетесь на портале. Если у вас еще нет учетной записи, то зарегистрируйтесь.

Ссылка скопирована в буфер обмена

Вы запросили доступ к охраняемому произведению.

Это издание охраняется авторским правом. Доступ к нему может быть предоставлен в помещении библиотек — участников НЭБ, имеющих электронный читальный зал НЭБ (ЭЧЗ).

Если вы являетесь правообладателем этого документа, сообщите нам об этом. Заполните форму.

"воздушные замки" признаны одним из лучших произведений лермонтова. в этом замечательном и трагичном по своей сути стихотворении, лермонтов использует образ наполеона, который был одним из его любимых героев. наполеон больше всего на свете любил францию, посвятил ей свои победы и годы своей жизни. но после ярчайших и поистине грандиозных побед, был вынужден был закончить остаток жизни на крошечном острове, в далеке от любимой страны. в основе произведения лежит скорбь. скорбь о том, что время безжалостно - оно забирает с собой любовь и переживания, родных и близких, даже славу о великих победах.

несмотря на огромные человеческие жертвы, в которых повинен великий полководец, лермонтов рисует образ наполеона как любящего, одинокого и человека, которого предали многие его соратники, но который даже после смерти привязан своей любовью к свому сыну и к любимой франции.

когда же дети вовсе останавливали юшку или делали ему слишком больно, он говорил им:

— чего вы, родные мои, чего вы, вы, должно быть, любите отчего я вам всем обождите, не надо меня трогать, вы мне в глаза землей попали, я не вижу.

дети не слышали и не понимали его. они
по-прежнему толкали юшку и смеялись над ним. они радовались тому, что с ним можно все делать, что хочешь, а он им ничего не делает.

юшка тоже радовался.

что значит быть цивилизованным и культурным человеком? я думаю, что претендовать на определение "культурного и цивилизованного" может лишь тот человек, кто с уважением относится к своему родному языку, кто знает своей страны, кто может ориентироваться в , музыке и искусстве. это все не просто слова. это "культурный багаж", который с течением жизни только увеличивается, поднимая повседневную жизнь своего носителя на высокий духовный человек и детей своих обязательно приобщит к культурному наследию прошлого и настоящего, он сможет показать, как прекрасна может быть жизнь, если в ней присутствует музыка, , живопись и многое другое, что мы называем страшно представить, как бедна и убога будет наша жизнь, если все вышеперечисленное перестанет иметь значение, или более того, будет объявлено ненужным и , что как раз "культурные и цивилизованные" представители нашего общества и уберегут нас всех от этой духовной катастрофы!

Читайте также: