Тозуче хонэре турында сочинение

Обновлено: 07.07.2024

Укытучы - изге һөнәр иясе ,укытучы, укучы, мәктәп, бала

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.

Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – аның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керәләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтәләр.

Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. “Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем” дигән рус шагыйре Н.А.Некрасов.

Укытучы – ул мәктәптә генә түгел, ул урамда булса да, кибеткә керсә дә, укытучы булып кала. Каникул вакытларында һәм, гомумән, һәрвакыт урамда балаларны күреп, алар белән сөйләшми йөрәге түзми. Балаларны мәктәп стеналарында гына түгел, алардан тыш та балага тәрбия, әдәп, әхлак кануннарын аңлатучы ул – чын укытучы.

Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, үзенең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат. Башкача мөмкин дә түгел, минемчә, чөнки ул ШӘХЕС тәрбияли. Укытучының үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер.

Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне балаларга бирергә, күңел җылыңны өләшә белергә кирәк. Шул чакта чәчкән игелек, шәфкатьлелек орлыклары да тигез шытымнар бирә, үсә, тик алар корымасыннар гына иде! Аларны саклап калу – укытучыларның изге бурычы!

Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!


Пармезан Черница

Лучший ответ:


Онтонио Веселко

Менэ ямле жэй дэ килеп житте .кешелэр бик жинел кимгэ кучтелэр. Эллбэттэ без дусларыбыз кошлар да кайтып житэрлэр.Куп тэ утмэс су коенырга йори башларбыз .можно так начать ну вот это лучше за это мне5 поставили Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме. Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!




Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.

Читайте также: