Сочинение жыр кешенен юлдашы

Обновлено: 04.07.2024


Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.

Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп.

Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф - гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә.

Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе.

Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як.

Ул күп милләтле республика.

Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган.

Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша.

Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.

Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

Татарстанда буыннан - буынга күчеп килгән гореф - гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп.

Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме.

Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана.

Элек - электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә.

Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела.

Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый.

Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар.

Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле.

Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра.

Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф - гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.

Перевод сочинения на руссский язык : Каждому человеку дорог свой родной край, своя родная земля.

Где бы ни находился человек, он душой будет стремиться к тому месту, где он родился и вырос.

Наша необъятная родина богата величественными городами и самобытными деревушками.

Но те, кто считает своим родным языком татарский язык, кто преклоняется перед традициями татарского народа, несомненно, проживают на территории республики Татарстан.

Республика Татарстан относится к одному из экономически стабильных и густонаселенных регионов нашей страны.

Кроме того, Татарстан – это родной дом для более ста национальностей и народностей, большая многонациональная республика.

Благодаря богатой истории и уникальным природным условиям республика является предметом гордости для своих жителей и приковывает внимание огромного количества туристов.

Необъятные урожайные луга и пашни, города - многомиллионники сменяются полноводными водами крупнейших рек Камы, Волги и других и зелеными могучими лесами.

Богатства недр земли Татарстана даруют её экономике процветание.

Республика представляет собой образец культурного взаимодействия татаров - мусульман и православных русских.

Несмотря на суровые события истории республики, в современном Татарстане русские и татары живут в мире и согласии.

Республика славится многовековыми традициями и обычаями.

Одним из главных среди них является национальный праздник Сабантуй, который отмечается не только в самой республике, но и за её пределами и даже за рубежом, где живут татары.

Главным событием этого праздника, посвященного к окончанию весеннего сева, выступают скачки.

В современном Татарстане также уделяется огромное внимание конному виду спорта.

Наряду с национальными татарскими праздниками активно отмечаются и другие национальные празднества марийцев, удмуртов, русских и так далее.

Очень мелодична татарская музыка.

Это не просто мелодия, это душа народа, нежная и ранимая, тонкая и изящная… Кроме поэзии и песенного творчества, колорит татарской культуры передается через традиционные художественные ремесла, которые отражают душевный мир народа татар.

Например, всемирно известно татарское ювелирное искусство.

Татарское искусство отражает быт и жизнь наших предков, которые, безусловно, требуют уважительного отношения с нашей стороны – современного поколения, проживающего в двадцать первом столетии.

Читайте также: