Сочинение шушы яктан шушы туфрактан без

Обновлено: 06.07.2024

Дәреснең темасы . Сыйфатларны кабатлау.
Максатлары : -сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне гомумиләштерү,
-җөмләдән сыйфатларны танып белү күнекмәсен камилләштерү,
-укытучы һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне кабатлау-ныгыту.
Дәреснең төре: уен-дәрес.
Җиһазлау : 1)Дәреслек.
2)Биремле карточкалар.
3)”Синонимнарын билгелә” уены өчен кәгазь тасмалар.
4) Компьютер.
5)”Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле папка.
6) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәрес барышы.
Оештыру өлеше: уңай психологик халәт тудыру,
дәреснең максаты белән таныштыру.


Белем һәм күнекмәләрне тикшерү, ныгыту һәм гомумиләштерү:
1. Бирелгән карточкалардагы шигырь юллары белән танышып чыгыгыз.
Сыйфатларны табып әйтегез. 1-2 укучыдан сәнгатьле укыту.

Мамык карлар ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга.
Сез атлыйсыз көртле тыкрыклардан,
Чумган килеш тирән уйларга.
Уйларыгыз изге. Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга?!
Рәшит Гәрәй

2.Якташ шагыйрь – Рәшит Гәрәй турында белешмә бирү.
Шигырь юлларында күрсәтелгән төп фикер буенча фикер алышу.


3. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язарга һәм, дәреслектәге үрнәктән файдаланып, морфологик анализ ясарга.

4.Тестларны язып эшләргә.

1. Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
а)эшне, хәрәкәтне һәм хәлне белдерүче,
б)затны һәм предметны белдерүче,
в)предметның билгесен белдерүче.
2. Сыйфат ачыклап килгән исем
а)аныклагыч,
б)сыйфатланмыш,
в)саналмыш була.
3. Татар телендә сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 6
б) 3
в) 4
4. Ясалышлары буенча сыйфатлар түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а) тамыр, ясалма
б) тамыр, кушма,тезмә
в) тамыр, ясалма,кушма,парлы, тезмә
5. Исемләшкән сыйфатлар җөмләдә
а) аергыч,
б) ия, хәбәр, аергыч,
в)җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып киләләр.

5. Ә хәзер "Синонимнарны билгелә” уенын башкарырбыз.
Синоним сыйфатлар язылган кәгазь тасмалар белән танышып чыккач, тактада беркетелгән сүзләргә мәгънәдәш булганнарын бер ояга туплыйбыз, ягъни магнитлы тактага беркетәбез.

1 нче оя – батыр ,
2 нче оя – куркыныч ,
3 нче оя – киң,
4нче оя – матур,
5 нче оя – саран,
6 нчы оя – юаш,
7 нче оя – сихри.

Синоним тасмалар: каһарман, тәвәккәл, кыю, йөрәкле, хәтәр, хәвефле, шомлы, дәһшәтле, имәнеч, аяусыз, коточкыч, иркен, бушаган, гүзәл, чибәр, күркәм, сөйкемле, нәзакәтле, нәфис, ямьле, килешле, комсыз, карун, кысмыр, ач күз, сабыр, басынкы, күндәм, карусыз, тыныч, басымчак, тылсымлы, сихерле.

6.Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.

7. Ә хәзер кайбер сыйфатларны кулланып, укытучылар турында җөмләләр төзеп әйтербез.
Тәвәккәл, кыю, гүзәл, күркәм, сөйкемле, нәзакәтле, нәфис,сабыр, тыныч, тылсымлы.

8. Өй эшен яздыру. БСҮ дәресенә әзерләнергә.
Ирекле темага караламада сочинение язып килергә.
1) Яраткан укытучым.
2) Беренче укытучым.
3) Укытучым – киңәшчем һәм остазым.

9. Сүзлек диктанты яздыру.
Халыкара, тиз йөрешле, искиткеч, гадәттән тыш, коточкыч, күз ачкысыз, орфографик, алмачуар, унберьеллык, куе яшел, дөм сукыр.

10. Компьютерда эшләү.”Татар теле-5”. – Уку-укыту электрон дискын куллану.
1. Бирелгән табышмакларда сыйфатны билгеләү.
2.Сыйфатларны синонимик ояга урнаштыру.
3. Текстка кирәкле сыйфатларны кую.
4. Сыйфатларны тиешле дәрәҗәләргә кую.
5.Исемләшкән сыйфатларны аерып алу.
6. Сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләү.
7. Кроссвордның җавапларын табу.


Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.
Дәрескә йомгак ясау.


Полный текст материала 6 нчы сыйныф, сыйфатларны кабатлау. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Шушы яктан, шушы

туфрактан без…

(Сыйныф сәгате)

Тукай муниципаль районы

Мусабай-Завод урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф

укытучысы Хайруллина Р.Ф.

Сыйныф сәгате. Шушы яктан, шушы туфрактан без…

Максат: Укучыларда туган авылга, туган җиргә, аның халкына мәхәббәт, горурлык, соклану хисләре тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру; укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү.

Материал: туган авыл күренешләре (рәсемнәрдә), шартлы билгеләр таблицасы, карточкалар, магнитофон, А.Яхин. Әдәбият дәреслеге, укучылар чыгарган газета.

I . Оештыру моменты.

II . Уку мәсьәләсен кую. Магнитофоннан " Шушы яктан, шушы

туфрактан без" дигән җыр яңгырый. Рәис Нәгыймов көе, Клара Булатова

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Китә калсак, үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

3. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

-Җыр сезгә ошадымы?

-Кайсы ягы белән?

-Кайсы юлны сез истә калдырдыгыз? Ул җөмлә берничә тапкыр кабатлана.

-Әйе. Шушы яктан, шушы туфрактан без…

-Газетабызның исеме дә ничек атала?

-Бу җөмләләр нинди мәгънәне аңлата?

- Шушы яктан, шушы туфрактан без… Бу безнең сыйныф сәгатебезнең төп юнәлеш бирүче көче-эпиграфы булыр. Ә хәзер гадирәк әйткәндә, нәрсә турында сөйләшербез соң ? ( Укучыны ң сөйләгәнен тыңлау.)

Хәерле көн. В.Хәйруллина сүзләре.

Саумы, кояш! Саумы, елга!

Саумысез, кошлар, чишмәләр,

Исәнмесез, таулар, кырлар,

Саумысез, җәнлек, бөҗәкләр,

Хәерле көн, туган авылым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт

Куандыр әле безне.

Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.

-Шигырь нәрсә турында? ( Туган авыл)

-Туган авылны икенче төрле ничек әйтеп була? ( Туган җир, туып үскән җир)

-Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак? (Туган авыл, туган җир)

Магнитлы тактага "Туган авыл", "Туган җир" дигән сүзләр куела.

III . Уку мәсьәләсен чишү. Укучыларның сөйләгән шигырьләре аша.

-Шигырьдә туган авылның нинди күренешләре сурәтләнә? ( Урманнар, чишмәләр һ.б. ) Шулай ук рәсемнәр дә магнитлы тактага куела.

-Шигырьдә төп катнашучы кем? (Автор)

-Автор бу күренешләрне ничек итеп сурәтли? (Матур итеп)

-Автор туган авылын яратамы? Ни өчен? (Исәнләшә, сагынып кайткан)

-Автор безгә туган авылны нәрсә аша яратырга өйрәтә? ( Матурлык аша )

-Туган авылда нәрсәне куймадык әле? (Өй)

-Камышлар сүзен кая урнаштырабыз? Кошлар? һ.б. сүзләрне.

-Кемнәр белән исәнләшә? (Авылым халкы)

-Туган авыл күренеше безнең авылга ошадымы?

-Тагын нәрсә җитми әле?

-Сез анда еш барасыз? Группа тәрбиячесе белән дә, укытучы белән дә. (Алмагачлык)

-Әйе, хәзер аның алмалары кыргыйланган? Ашап караганыгыз бар бит. Тәме нинди?

-Элек анда алма бакчасы булган. Сез дә бәлки зур үскәч, анда шаулап торган бакча үстерерсез.

а) Хәзер үзебезнең авыл шагыйрәсе Рәйсә апа Фахразиева язган шигырьне тыңлап үтик.

Авылым-Мусабаем.

1.Арыш исе кырларыңда

Күгеңдә тулган аең.

Җыр булып төшләргә кердең

2.Сиңа дигән сагыну сүзем

Тургайлар җыры саен.

Сабый чакның ал бишеге

Җыр язамдыр, мөгаен.

Син бит минем илһам чишмәм

4.Кырлар тулы зәңгәр томан

Юл читләрең-ак каен.

Зәңгәр томан-минем сагыш

-Рәйсә апаның шигырендә дә нәрсә сурәтләнә?

-Ярату, сагыну хисләре бармы?

-Автор үзенең туган авылын ничек ярата? (Матурлык, моң аша?)

б) Укучы башкаруында Ш.Маннурның "Яхшы бел" шигыре тыңлана.

Татар теле-туган тел,

Безгә газиз булган тел,

Атаң, анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

-Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Туган телне автор нинди тел ди?

в) Укучылар башкаруында Б. Рәхмәтнең "Сабан туенда" шигыре тыңлана.

1.Безнең авыл янында,

Бик зур Сабан туе була,

Һәр ел июнь аенда.

2.Без бу Сабан туена

Барган идек быел да.

Бик күп халык җыелган.

3.Казаннан да килгәннәр,

Мәскәүдән дә килгәннәр.

Бик күп, бик күп җирләрдән.

4.У-у-у… малай, анда халык!

Бер миллион әллә тагын.

Санап карамагач, аның

Кайдан беләсең санын.

5.Әтиләр дә бар анда,

Әниләр дә бар анда.

Бабайлар да, әбиләр дә,

Бәбиләр дә бар анда.

6.Бөтен дөнья төялеп

Күчеп килгән диярлек.

Әхмиләрнең Акбае да

Килгән безгә ияреп.

-Нәрсә турында? Ни өчен бик күп халык җыелган?

-Сабан туе-нинди бәйрәм? һ. б.

-Тагын нинди милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр беләсез?

г) Укучы башкаруында шигырь ."Барысын да яратам" (Р. Вәлиев)

1.Кинога барган чакта,

2.Ә абыем ачуланса,

Мин апамны яратам.

Дәрес әзерләгән чакта

3.Күрше малайлар кыйнаса,

Әкият сөйләгән чагында

Мин бабамны яратам.

4.Җиләкләр пешкән вакытта

Мин урманны яратам.

Ә бик кызу булса,

Инеш буен яратам.

-Бала әтисен яратамы? Әнисен яратамы? Ә туган авылын яратамы? (Бөтен вариантлар да тыңлана)

-Әйе, әти-әнисен, туганнарын яратмаган бала туган авылын яратмый. Ул үз-үзен генә ярата, тирә-ягында башка кешеләрне күрми. Безгә нинди булып үсәргә кирәк? (Безгә хас сыйфатлар)

д) Китаптан (А.Яхин. Әдәбият. 2нче класс) Һ.Такташның "Пи-би-би-бип"

-Шагыйрьнең авылда ни өчен каласы килә? (Авылның табигатенә, аның уңган кешеләренә соклана)

е) Безнең авылда да шундый уңган, булган кешеләр яши. Әйдәгез әле, алар белән дә танышып китик.

Ш.Зәйтүнә апага сүз бирү. Ул сугыш чоры вакытында авылдагы кешеләрнең хезмәте турында сөйли. Аннары сыйныф сәгатенә Әссәр абый да чакырылган иде. Ул балаларга үзенең тальянында уйнап күрсәтә һәм туган телебезне, татар халкының моңын онытмаска чакыра.

IV . Нәтиҗә.

Без үзебезнең авыл, аның уңган, күренекле кешеләре белән горурланырга тиешбез. (Горурлык) Шушы якта, шушы җирдә туып үскән балалар буларак, без аларның йөзенә, әти-әниләргә, әбиләргә, бабайларга кызыллык китермәскә тиешбез.

Кабатлау. Шартлы билгеләр аша.

V . Балаларга бәя бирү. Альбом битеннән җөмләләр укыту. (Рәхмәт сезгә, укучылар!)


Бик тә мәгънәле әлеге сүзләр астында соңгы дистә елның һәр февралендә — патрион-шагыйрь Муса Җәлилнең туган аенда — Сарман районы Җәлил бистәсендәге 2 нче номерлы урта мәктәптә (директоры — Айдар Илдаров) Республика фәнни-гамәли (мәдәни-мәгърифәти, әдәби-иҗади) чаралар уздырылып килә. Алар Татарстан мәгариф министрлыгы, Республика Язучылар Берлеге һәм югары уку йортлары, Сарман район хакимияте, шулай ук аерым җәмәгатьчелек оешмалары теләктәшлегендә үткәрелә. Укучылар һәм укытучылар, галимнәр, шагыйрь-әдипләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашып килгән бу чаралар инде ун ел дәвамында мөһим бер традициягә әверелде, халкыбызның рухи тормышында күркәм урын алды. Аларда төп тема итеп Сарман җирлеге белән бәйләнешле күренекле затлар, иҗат әһелләре алына, шуларга мөнәсәбәттә туган төбәккә, аның тарихына, сүз сәнгатенә кагылышлы мәсьәләләр яктыртыла. Аерым елларда Муса Җәлилнең шәхесе һәм иҗаты да конференция темасы итеп куела. Әмма төп урынны Сарман төбәгеннән чыккан якташ каләм әһелләрен өйрәнү тәшкил итә. Болар арасында Аяз Гыйлаҗев, Мәдинә Маликова, Хатыйп Миңнегулов, Дамир Гарифуллин,, Рәфкать Кәрами кебек билгеле әдип-галимнәр бар. “Шушы яктан, шушы туфрактан” дип исемләнгән конференция-кичәләр электрон чараларда, гәҗит-журналларда шактый чагылып килә. Хәтта ка йбер проектларның материаллары махсус җыентык рәвешендә дә дөнья күрә. Татар һәм урыс телләрендә нәшер ителгән “Милләткә багышланган гомер (Хатыйп Миңнегуловка — 75 яшь). ” китабы (К.: Ихлас, 2015. — 400 б.) — шуның күркәм бер мисалы. Җәлил бистәсендә үткәрелеп килүче чараларга багышлап 2 нче мәктәпнең зур гына бер кабинетында әле яңарак кына музей да ачылган. Анда шактый бай, кызыклы материаллар тупланган. Конференцияләр багышланган күренекле затлар хакында витрина-стендлар да бар.

26 нчы февральдә уздырылган чара, башка еллардан аермалы буларак, бер генә шәхескә түгел, ә дүрт иҗат әһеленә, аларның гомер бәйрәмнәренә, юбилейларына нисбәтән оештырылган иде. Боһларның, мөгаен, иң күренеклесе, Г. Тукай бүләге иясе, күренекле шагыйрә Клара Булатовадыр. 85 яшьлек бу мөхтәрәм затыбыз үзенең хәтерле булуы, чичәнлеге, күпләгән шигырьләрен яттан сөйләве белән тамашачыларны шаккатырды. Бу чара традицион рәвештә генә түгел, онлайн форматында да барды. Шуңа күрә аның кысалары шактый киң булды]. Әле яңарак кына 60 яшен тутырган Фәрит Яхин галим, шагыйрь, прозаик буларак укучыларга билгеле. Якташлары, бигрәк тә Җәлил бистәсе янындарак кына урнашкан Дүсем авылы вәкилләре аны бик тә зурладылар, бүләкләр дә бирделәр. Кызганыч ки, быелгы конференция программасына кертелгән дүрт шәхеснең инде икесе бакыйлыкка күчкән. Әгәр дә исән булсалар, талантлы прозаик, журналист Хәниф Хәйруллинга 90, 6 бала тәрбияләп үстергән, шагыйрь Әзһәр Габидигә 95 яшь тулган булыр иде. Алар хакында уллары полковник Линар Хәйруллин, укытучы Маннур Габидуллин, якташлары бик тә җылы сүзләр әйттеләр, әсәрләренең бүгенге көнгә аваздаш булуын искәрттеләр.

Быелгы проектта 23 район-шәһәрдән 647 укучы һәм укытучы катнашкан. Мәртәбәле конкурс комисссиясе шулардан 300 дән артыгын сайлап алган, 46 сын бүләккә тәкъдим иткән. Бу хакта жюри рәисе, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов тәфсилләп сөйләде. Быелгы чара да, узган еллардагы кебек, укучыларның җыр-биюләре, нәфис сүзләре белән аралаштырып барылды. Мәгълүм ки, Җәлил бистәсендәге бу чараларның фәнни консультанты һәм даими катнашучысы — КФУ профессоры, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов. Аның быелгы чыгышы да конференциядә катнашучылар тарафыннан игътибар белән тыңланды. Әлеге чарада дистәләгән галим, иҗат әһеле, рәсми һәм җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында Сарман районы хакимият башлыгы урынбасары Индира Сәхапова, мәгариф бүлеге мөдире Әлфәт Сабиров, “Ак калфак” оешмасының Сарман һәм Әлмәт бүлеге җитәкчеләре Зәния Вафина, Гөлия Җамалиева һ. б. бар иде.ю Чыгыш ясаучылар Җәлил бистәсендәге бу чараның бик тә эчтәлекле, милләт өчен файдалы булуын искәрттеләр, инде дистә еллар буе бу конференция-кичәләрне оештыручы, 2 нче мәктәпнең директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллинаның нәтиҗәле эшчәнлеген дә уңай бәяләделәр.

Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №1
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №2
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №3
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №4
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №5
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №6
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №7
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №8
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №9
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №10
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №11
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №12
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №13
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №14
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №15
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №16
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №17
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №18
Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №19

 Шушы яктан,шушы туфрактан без!

Слайд 1

 Шушы яктан,шушы туфрактан без!

Слайд 2

 Чалманарат авыл җирлеге 5 авылны берләштерә

Слайд 3

 Чалманарат исеме чалмага охшап үскән нарат исеменнән алынган. Авыл өлкәннәренең буыннан - буынга килгән исәпләүләре буенча, авылга 300 еллар элек нигез салынган.

Слайд 4

Чалманарат исеме чалмага охшап үскән нарат исеменнән алынган. Авыл өлкәннәренең буыннан - буынга килгән исәпләүләре буенча, авылга 300 еллар элек нигез салынган.

Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №5

Слайд 5

 Туган авылым урамын кабат – кабат урадым.

Слайд 6

 Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе

Слайд 7

 Авылда мәчет манарасын күтәрү.

Слайд 8

 2014 елның 6 июнендә авылда яңа модулле фельдшерлык пункты һәм мәчет ачылды

Слайд 9

 Иман йортында җомга намазлары укыла һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә

Слайд 10

 Авылыбызның Ак әбиләре.

Слайд 11

 Каһарманнар даны мәңгелек!

Слайд 12

Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №13

Слайд 13

Шушы яктан,шушы туфрактан без, слайд №14

Слайд 14

 Түбән Гәрәй авылында “ Тәкәрлек ” чишмәсе яңартылды.

Слайд 15

 Асфальт юл ачу тантанасы

Слайд 16

 Мәдәни чаралар

Слайд 17

 Бездә Сабантуй

Слайд 18

 Чалманаратым Илдар Шәмсемөхәммәтов сүзләре һәм көе Яз көнендә Шәбез тулып, Елгадан бозлар акты. Без малайлар җыйнаулашып, Ярларда учак яктык. Кушымта: Гүзәл җирем Чалманарат Кайтырбыз сине сагынып. Яланнарда бер уйнарбыз, Яшь малайларың кебек Учакларда безнең һәрчак Көчле очкыннар иде. Боз өстендә агып киткән Хыяллар зурдан иде. Кушымта: Боз өстендә янып үтте Безнең яккан учаклар. Хәзер инде без сагынып Сиңа кайткан кунаклар.

Слайд 19

Чалманаратым Илдар Шәмсемөхәммәтов сүзләре һәм көе Яз көнендә Шәбез тулып, Елгадан бозлар акты. Без малайлар җыйнаулашып, Ярларда учак яктык. Кушымта: Гүзәл җирем Чалманарат Кайтырбыз сине сагынып. Яланнарда бер уйнарбыз, Яшь малайларың кебек Учакларда безнең һәрчак Көчле очкыннар иде. Боз өстендә агып киткән Хыяллар зурдан иде. Кушымта: Боз өстендә янып үтте Безнең яккан учаклар. Хәзер инде без сагынып Сиңа кайткан кунаклар.

Читайте также: