Сэламэтлек зур байлык сочинение

Обновлено: 05.07.2024

Сәламәтлек – зур байлык
Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.
Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын су белән коену бик файдалы.
Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.
Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска. Стрессларга бирешмәскә кирәк.
Сәламәтлек – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.

Здоровье - большое богатство. Чтобы быть здоровым, каждый должен стараться. Если хочешь быть здоровым, в первую очередь нужно хорошо питаться. Очень важно наличие витаминов в еде. Поэтому люди должны есть и мясные, и молочные продукты, и овощи и фрукты. Но нужно знать норму каждой еды. Так же важно соблюдать ежедневную гигиену: утром делать физические упражнения, после еды чистить зубы, следить за чистотой одежды и обуви, 2-3 раза в неделю заниматься физкультурой или спортом, побольше быть на свежем воздухе. Закалять себя тоже считается важным делом. Например, обливаться холодной водой.
И летом и зимой бег или ходьба (прогулка)на свежем воздухе приносит пользу организму. Летом можно обливаться, плавать, ходить в лес, играть в футбол или бадминтон. А зимой полезно кататься на коньках, на лыжах, на санках, играть в хоккей.
Помните так же: если хотите сохранить свое здоровье, не нужно курить, пить и общаться с плохой компанией. Не поддавайтесь стрессам.
Здоровье - большое богатство. Говорят в здоровом теле здоровый ум. (Видимо хотели сказать "дух")

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Сәламәтлек- иң зур байлык

Башкаручылар:

Кукмара районы К.Ф. Шакиров исемендәге “Зур Сәрдек гимназиясе муниципаль белемү бирү учреждениесенең

5а сыйныфы укучылары Әминова Диана, Шәймәрданов Нәфис,Шәрипов Ислам, Шәфигуллин Самат һәм аларның әти-әниләре

Җитәкчесе: 5а сыйныфы җитәкчесе Каюмова Нурфия Миннефәрит кызы

hello_html_m11194056.jpg

Проектның актуал ь леге

Без бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәламәт булу өчен без сәламәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланып, ялкаулыкка урын калдырмыйчы тормышта дөрес яшәү алып барырга, сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга һәм ныгыту өстендә эшләргә тиеш.

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән кәнәгатьлек ала.

Балаларыбызның сәламәтлеге – киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Шуңа күрә дә без әлеге теманы актуаль дип уйлыйбыз.

Проектның этаплары

Әзерлек этабы (5сыйныфның беренче ярты еллыгы)

Планлаштыру (5сыйныфның беренче ярты еллыгы)

Информацияне туплау, һәм аның өстендә эшләү.(5 сыйныф -6 сыйныф )

Барлык ин формацияне гомумиләштерү.(6 сыйныф)

Проектны яклауга әзерлек (презентацияэшләү)(6 сыйныф )

Проектны тәк ъ дим итү (презент ация )-( 6 сыйныф)

Рефлексия (эшләнгән эшкә үзанализ)-(6 сыйныф)

Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлы, сак караш тәрбияләү.

hello_html_43e2bbda.jpg

Сәламәтлекне ныгыту максатыннан укучыларның спорт түгәрәкләренә йөрүләренә ирешү;

Әти-әниләр белән берлектә хәрәкәтле ярышлар оештыру;

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган сыйныфтан тыш чаралар оештыру;

Дөрес туклану

Дөрес туклану бүгенге көндә шулай ук бик актуаль тема булып тора. Чөнки сәламәт булу безнең ничек һәм нәрсә белән туклануыбызга бәйле. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Барыбыз да яратып ашый торган кибет киштәләрендәге ялтырауыклы савыт эченә яшерелгән бик күп продукцияне без өй шартларында җитештергән натураль продукциядән үзебез әзерли алабыз. Сәламәтлегебезгә бер нинди файдасы булмаган хаттә ки зыян китерүче чипсы, төрледән төрле эчемлекләрне без үзебез әзерләгән сөт ризыклары: эремчек, йогырт, сыр белән алыштыра алыр идек. Шулай ук җәй көннәрендә балалар белән бергә бакчада җиләк –җимеш, яшелчәләр үстерсәк организмны витаминнарга баетырга һәм балаларыбызны эшкә өйрәтергә дә зур мөмкинлек булыр иде дип уйлыйбыз.

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

hello_html_177a928e.jpg
hello_html_m734c2271.jpg

Физкультура-спорт эшчәнлеге

Спорт белән шөгыльләнү, безнең гәүдәбезне матур, үзебезне сәламәт итү өчен кирәк. Балачактан физкультура белән шөгыльләнеп, чыныктырган кеше сирәк авырый. Һәр көн даими гимнастика ясаган кешенең гәүдәсе дә матур була.

Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Без урамда чаңгы, чана шуган баланы сирәк күрәбез. Бүгенге көндә балалар вакыт булуга урамга чыгу өчен түгел ә, телевизор, компьютер каршында утыру өчен ашыга. Озак вакыт телевизор, компьютер каршында утыру сәламәтлеккә төрле яклап зыян сала. Әлеге тема шул ягы белән бик актуаль. Балаларның сәламәтлеген беренче урынга куеп без аларга үзебез үрнәк күрсәтергә, үзебезнең арттан ияртергә кирәк. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балалар белән бергә вакытны саф һавада уздырырга тырышырга кирәк.

Без, балаларның сәламәтлеге үзебездән тора дигән темага әңгәмә оештырганнан соң киләчәктә балалар белән берлектә төрле хәрәкәтле ярышлар оештырырга планлаштырабыз. Сәламәтлекнең кыйммәтен аңлап, аны ныгыту өстендә даими шогыльләнеп тору безнең бурыч.

Гигиена кагыйдәләрен үтәү

Һәркемнең – кечкенәме ул, өлкән яшьтәге кешеме – сәламәт буласы, матур күренәсе килә. Ләкин моның өчен үз өстеңдә күп эшләргә, тырышырга кирәклеген барысы да аңлап бетерми, бигрәк тә үсмер чакта моңа игътибар ителми. Тешләрне карау, чәчне, аяк-кулларны һәм тән тиресен тәрбияләү тырышлык, хезмәт таләп итә.

Көн саен юыну, чисталыкны саклау күп кенә йогышлы авырулардан котылырга мөмкинлек бирә. Организмга тире, зур булмаган җәрәхәтләр, борын, авыз, күз һ. б. әгъзалар аша төрле микроблар эләгә. Алар кул биреп күрешкәндә, йөткергәндә һәм көндәлек куллану әйберләре (сөлге, сабын, тарак һ. б.) аркылы да бер кешедән икенчесенә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә чисталыкны саклау, организмны чыныктыру бик әһәмиятле. Гади һәм шул ук вакытта безнең организмга бик әһәмиятле таләпләрне һәрберебез үти ала. Һәркөн кесәдә чиста кулъяулык, тарак йөртү, чәчләрнең җыелган,тырнакларның киселгән, киемнең чиста булу шуларның берсе булып тора. Сәламәт булу өчен өскә кигән киемнең уңайлы һәм тән сулый торган тукымадан булуы да шарт. Шулай ук кигән киемебез урамдагы һава торышына туры килергә тиеш чөнки бу да сәламәт булуга бер адым.

Балаларыбызга “чисталык-сәламәтлекнең нигезе” икәнен аңлату максатыннан киләчәктә балалар белән берлектә табигатькә төрле походлар оештырып, табигатьне чистарту аша да гигиена таләпләрен камил үтәүгә ирешергә уйлыйбыз.

- Нәрсә соң ул режим? Бөек педагог А.С.Макаренко аны тәрбиянең бер чарасы дип билгели. Режимнан башка гаилә тормышын оештырып булмый. Үзебезнең, ягъни олыларның, тормышына күз салсак, барысы да режим белән эшләнә. Без билгеле бер сәгатьтә торырга күнеккәнбез, билгеле сәгатьтә эшкә барабыз, ашарга әзерлибез, йокларга ятабыз. Болар барысы да үзеннән-үзе эшләнә. Беркайда язылмаган, үтәлергә тиешле кануннар болар. Күп нәрсәне без - ата-аналар, укытучылар, контрольдә тотарга тиеш булабыз. Шулай булганда гына баланың билгеле бер режимы барлыкка килә. Режим мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләр системасы түгел. Вакыт-вакыт кайбер үзгәртүләр,читкә тайпылулар булырга мөмкин.

Көндәлек режимны төгәл үтәү – балаларның яхшы укуы өчен дә бик әһәмиятле. Бала вакытында йокыдан тора, вакытында ашый -эчә, вакытында мәктәпкә китә, уйный, ял итә, дәрес әзерли, йоклый. Мәктәп баласының көндәлек режимын дөрес оештыру аның эшкә һәм укуга сәләтен арттыра, өлгерешенә, физик үсешенә уңай йогынты ясый. Режим белән бала тәртипкә, вакытын бүләргә, эшен планлаштырырга өйрәнә.

Көндәлек режимга күнеккән баланы тор, дәресеңне кара, уйнарга чык , ашарга утыр , йокларга вакыт дип исенә төшереп торасы калмый. Ул һәр эшне үз вакытында эшләргә гадәтләнә. Бу исә ата- ананың да, укытучының да эшен җиңеләйтә. Көндәлек режимны гадәткә кертеп җибәрү өчен ата-ананың да гаиләдә режим булдыруы кирәк. Бу исә сәламәт яшәү рәвешенең бер төре дип уйлыйбыз.

Әлеге проектны эшләгәндә без сәламәтлеккә файдалы булган гамәлләр белән таныштык.

Файдалы һәм дөрес туклануның сәламәтлек өчен әһәмиятле икәнен аңладык.

Вакытны саф һавада үткәрү, хәрәкәтле уеннарның сәламәтлеккә файдалы икәненә инандык.


Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше дип әйтү дөрес түгел.

Кеше бары тик сау - сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә.

Хөкүмәт табигатьне саклауга, хезмәт шартларын, куркынычсызлык техникасын яхшыртуга зур чыгымнар тота.

Сәламәтлекне саклау даими рәвештә камилләшә.

Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек.

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

Кызганычка каршы, күпләр сәламәтлек турында аңа куркыныч янаганда гына исләренә төшерәләр.

Ләкин инде бу вакытта сүз авыруны дәвалау турында барырга тиеш.

Ә бит югыйсә, организмыңны балачактан укдаими саклап һәм күзәтеп тору җиңелрәк тә,

Акылга җиңел режим, көн тәртибе, җитәрлек дәрәҗәдә хәрәкәт активлыгы, хис - тойгыларыңа хуҗа булу – ягъни физик культура, сәламәт тән культурасы төшенчәсенә керә торган шартларны гына үтәргә кирәк, юкса.

Чын - чынлап сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк.

Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк.

Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый.

Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел.

Ул эшчәнлекнең көчәюенә, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә.

Ул кешегә картайганчы сау - сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә.

Халыкның сәламәтлеген ныгыту, масса төсендәге спорт төрләрен популяштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, яшьләр арасында асоциаль күренешләрне кисәтү, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү Иң мөһиме – озак яшәүгә газаплар белән түгел, ә шатлыклар белән барырга кирәк.


Мотивация Сәламәт булырга. Яхшы билгеләр алырга. Дуслар табарга телим.


СИТУАЦИЯ №1 Вы с другом записываетесь в спортивную секцию. Тренер хочет узнать, делаете ли вы утром зарядку. Как он спросит?


СИТУАЦИЯ №2 Тренер хочет узнать у Айдара , бегает ли он по утрам.


СИТУАЦИЯ №3 Тренер хочет узнать у Саши, катается ли он зимой на лыжах.


СИТУАЦИЯ №4 Тренер у Тани спрашивает, умеет ли она плавать?


СИТУАЦИЯ №5 Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга, скажи ему, что сегодня хорошая погода.


СИТУАЦИЯ №6 Предложи другу пойти на стадион.


СИТУАЦИЯ №7 Костя 11 раз подтягивается. Как ты скажешь, что он очень сильный.


СИТУАЦИЯ №8 Допустим, ты не играешь в домино, а играешь в шахматы. Как ты об этом скажешь?


СИТУАЦИЯ №9 Ты прекрасно знаешь о том, что, чтобы быть здоровым, надо заниматься спортом. Посоветуй другу, чтобы он делал зарядку, гулял на свежем воздухе, катался на лыжах.


“Көмеш су” йөзү бассейнда


Спорт сәламәтләндерү үзәге


Актүбәдә спорт белән кайда шөгыльләнергә була?



Безнең гаилә спорт ярата.




- 2013 елда Казанда XXVIIнче Бөтендөнья җәйге универсиада үтәчәк - 2014 елда Сочида XXIIнче Кышкы Олимпия уеннары булачак.


Сүзләрне искә төшерик Исерткеч эчемлекләр - алкогольные напитки Кыздырылган-жареный Кызынырга -загорать Җаваплы -ответственный Аралаштырырга -чередовать Су коенырга -купаться


Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез. Тормышын яхшырта- һәр кеше- үзе җаваплы- беренче чиратта- дөрес туклану- йокы алдыннан- бик мөһим- яланбаш йөрү- исерткеч эчемлекләр- тәмәке тартмау-


Сәламәт булу өчен, . .


Сорауларга җавап бирегез. -Дөньяда иң зур байлык нәрсә ? -Нинди кеше эшли дә,тормышын да яхшырта, ял да итә? -Сәламәт булу өчен, беренче чиратта нишләргә кирәк ? -Кышын нәрсәдә шуарга була? Ә җәен? -Дөрес туклану организм өчен файдалымы? -Сәламәтлекне саклау өчен иң беренче шартлар нинди?


Ял итү Башны иябез алга Ә аннары – артка Уңга, сулга борабыз Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез Кулларны биетәбез. Бер алга, бер – артка сузып Күңелле ял итәбез.


Как скажете о том, что -надо бегать по утрам; -надо умываться холодной водой; -надо утром делать зарядку; -надо заниматься спортом. Димәк, нинди киңәшләр бирәбез? -не курить; -долго не смотреть телевизор; -не употреблять спиртные напитки; -долго не спать;


Сәламәтлек-зур байлык. Сәламәт булу-үзе бер бәхет. Сәламәт булу өчен, мин . .


Җәен футбол яратсагыз, Кышын хоккей уйнагыз. Хәрәкәтле уеннардан Беркайчан да туймагыз. Чаңгыда да шуыгыз сез, Чабыгыз, узышыгыз. Таза булгач, якты булыр Киләчәк тормышыгыз!


Өй эше. “5”, “4” - “Сәламәтлек зур байлык” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга (15 җөмлә); “3”- Текстка карата 5 сорау төзергә;

Читайте также: