Минем яраткан эсэрем сочинение

Обновлено: 05.07.2024

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Минем яраткан укытучым.

Д өн ь яда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик куп укырга, белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп мисаллар китереп була. Халык бу турында бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, - дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.

Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә.

Минем үземнең яраткан укытучым турында сөйләп китәсем килә. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе. Нечкә тавыш белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул – бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә без мәктәп тормышындагы һәрбер эштә бик актив катнашыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә без гел югары урыннар алабыз. Ниниди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Ул безне бик купкә өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес тәрбияләргә бәтен көчен бирде. Ул укытучы гына түгел, ә артист та, язучы да!

Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбзның башында укытучы торганын онытмыйк. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.

Эйтэгез зинхар очень Инша минем яраткан эсэрем 3 класс

Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?

Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок - бесплатно!

  • 18.04.2016 13:56
  • Другие предметы
  • remove_red_eye 17981
  • thumb_up 33
Ответы и объяснения 1

Китап − белем чишмәсе.
Мәкаль.

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без
китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе
тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап
геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.

Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.
Алар миңа кечкенә вакытта бик күп китаплар укыдылар, ә аннары мин үзем укырга
керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая? " дигән китабы. Аны миңа
әнием Яңа ел бәйрәменә бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын
булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә
калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә "Курай малай
маҗаралары" һәм "Кирлемән" дигән әкият-повестьлар ошады. Курай
малай бик яхшы герой, аннан үрнәк алырга була. Курай малай һәм Талсылу белән
хыял канатларында сәяхәт итүе күңелле дә булды соң! "Кирлемән" дигән
өкият-повестьны укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык
белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә
ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә.

Соңыннан "Актәпи ник моңая? " дигән әкиятне укып чыктым. Бу
әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга
теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән
дуслашырга хыялланам

Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!


Таня Масян

Лучший ответ:


Онтонио Веселко

Сочинение / Минем яраткан шөгылем
Мин нәрсә эшләргә яратам соң? Китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам.
Әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. Әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде.
Беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. Ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. Безнең камыр табага ябышып көйде. Крем артык сыек булып агып бетте. Никадәр ризыкны гына әрәм иттек. Ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. Щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым.
Икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. Аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. Килеп чыкты бит! Тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән.
Әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. Мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. И, әнинең мине мактаганын күрсәгез!
Мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. Ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. Шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. Әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. Хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем.




Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.

Читайте также: