Х туфан ижатында мэхэббэт лирикасы сочинение

Обновлено: 17.05.2024

Аксубай волосте Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә.

Авылындагы яңа мәктәпкә укырга керә, күрше чуваш авылында русча да укый.

Тобол губернасының Ахман авылына абыйлары янына китә. Бакыр мәгъдәне чыгару эшенә керешә. Соңрак аны Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә, анда ул слесарь, токарь булып эшли.

Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта.

Үзлегеннән укып белемен тирәнәйтү белән шөгыльләнә, халык аваз иҗатын өйрәнә.

Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары “Совет әдәбияты” журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

“ Урал эскизлары” исемле атаклы шигырьләр бәйләме һәм поэмалары туа.

“ Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” исемле поэмалары чагарыла.

Сәяхәттә йөри. Кавказда һәм Урта Азия республикаларында була. “Узып барышлый” дигән шигырен яза.

“ Ак каен”, “Озату” шигырьләрен яза.

Язучалар союзыннан чыгарыла.

Кулга алына һәм Казан төрмәсенә ябыла.

Үтерүгә хөкем ителә. Соңрак үлем карары ун еллык төрмә белән алыштырыла. Төрмәдә сугышка кирәк-яраклары эшләүче бригадада эшли. “Каеннар сары иде”, “ Авырган минутларда”, “Хәят” шигырьләре языла.

Төрмәдән чыгу белән сөргенгә җибәрелә.

“ Кырда ике ак канат ята”, “Алмаз” шигырьләре языла.

Казанга кайтып төшә.

Татарстан прокуратурасы аңа ташланган барлык гаепләренең нигезсез булуын раслый.

Хәсән Туфан үлә.

Агыла да болыт агыла

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла.

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән.
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә,
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен.
Яланаяк килдем дөньяга,
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул сабантуй түгел,
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.

Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
. Агыла да болыт агыла.

Оценить 1113 0

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

(Дәрес-презентация)

Укытучы: Фатыйхова Резидә М.

2014 нче ел

Тема: Хәсән Туфан иҗатының тормышчан-биографик нигезләре.

Эпиграф: “Шагыйрьнең үзе турында белергә теләсәгез, аның шигырьләрен укыгыз”, дигән гыйбәрә бар.

Ничек икән синең йөрәк?- дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә минем йөрәгем.

(Хәсән Туфан)

-Әмма шагыйрь йөрәген тулырак аңлар өчен, аның биографиясен, ул кичергән әһәмиятле вакыйгаларны, ул яшәгән урыннарны, аның тормышына кагылып үткән төбәкләрне дә белергә кирәк. Чөнки шигырьләрендә һәр сүзнең, һәр детальнең әһәмияте бар.

Максат: шагыйрьнең тормышчан-биографик нигезләре белән таныштыру, анализ ясый белүне камилләштерү, фикер йөртү сәләтен үстерү, якыннарыңа, туганнарыңа ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Метод, алым: укытучы сүзе, эзләнү-тикшеренү, сорау-җавап, укучылар сөйләве.

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, аның китаплары, Хәтер китабы 2 томда, хронологик таблица, компьютер, магнитофон, “Мәйдан” журналы.

Дәрес барышы

Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

Без бүгенге дәрестә поэзиябезнең бөеклеге, тирәнлеге, горурлыгы булган Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты белән танышырбыз.Шигъриятебезнең якты йолдызлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил дисәк, алар янында яктыларның берсе булып Х.Туфан балкый.

-Дәресебезнең эпиграфы итеп Х.Туфанның үзенең сүзләрен алдым.

-Ни өчен шул юллар икәнен дәрес ахырында әйтерсез.

2. Хәзер безне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән укучылар үзләре таныштырып китә.

(1 укучы 20-30 нчы еллар, 2 нче укучы 40-50 нче еллар, 3 нче укучы 60-70 нче еллар иҗаты белән таныштыралар)

Әйе, укучылар, ил күләмендә барган репрессия афәте беркемне дә читләтеп үтми . Безнең Чуаш Кичүе авылыннан да бер гаепсезгә кулга алынып, репрессия корбаннары булган авылдашларыбыз бар. Менә алар:

Ибраһимов Зариф (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Мияссәр (1989 нчы елда акланган)

Исхаков Галимҗан (кирәкле документлары булмау сәбәпле акланмаган)

Гомәров Мөбәракша (1989 нче елда акланган)

3 кешенең документларын тикшергәннән соң, аларны гаепсез дип табып, исемнәре яңадан аклана.

Укучылар, хәзер мин сезгә Х.Туфан шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар таратам. Ә сез шул шигырьләреннән тормышын чагылдырган юлларны билгеләгез.

(Әдәбият дәфтәрләрендә эшләү. Индивидуаль эш).

Х.Туфанны шигырьләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

-Укучылар, сезгә аның күңелегезгә якын шигырьләрен ятларга кушылган иде.

Агыла да болыт агыла”, “Ромашка”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Каеннар сары иде”,

-Үзегезнең алдыгызга шундый сорау куегыз.

-Сез сөйләгән шигырьләрдә тормышчан-биографик нигезләре чагыламы?

Нәтиҗә ясау.

Аның шигырьләре турында сез уйландыгызмы? Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре сөекле хатынына багышлана. Х.Туфан шигырьләрен лирик-герой исеменән яза. Димәк, ул үзен күз алдында тота. Хис-кичерешләрен лирик герой аша әйтеп бирергә тырыша.

Слайд ачыла.

2000 нче елның ямьле май аенда Әлки районы татар теле укытучылары Аксубай районы Иске Кармәт авылында Х.Туфан музеенда булдык. Эченә килеп кергәч тә,шагыйрьнең магнитофон язмасында үзе сөйләгәннәрне ишеттек.

Музейда аның күп кенә китаплары, рәсеме, хатынының рәсеме, эш өстәле, утырып эшләгән урындыгы, хатынына бүләк иткән радикюле, Сөргеннән тотып кайткан чемоданы, токынлыкта булганда үзе теккән күлмәге, чалбары һ.б. экспонатларын күрү бәхетенә ирештек.

Шигырь юлларында язып калдырганча, музей эчендә барысы да “аны хәтерләтә”. Без бу сәяхәттән бик зур онытылмас тәэсирләр белән кайттык. Шагыйрьнең үзе белән якыннан күреп сөйләшкән кебек булдык.

Ә хәзер, әйдәгез әле без дә яшь шагыйрьләр булып карыйк. Мин сезгә 2 сүз бирәм, сез шулар ярдәмендә шигырь язып карарсыз.

Туфрак, яфрак

Кире информа ц ия.

-Ни өчен дәреснең темасы шулай аталды?

-Укучылар,әйтегез әле Х.Туфанның иҗаты сезне кызыксындырдымы?

Нәтиҗә. Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. Әйтергә кирәк, Туфан – Сталин төрмәсенең бөтен газабын кичергән, 16 ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигырьләрендә моң, сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе яраткан хатыныннан, кызы Гөлгенә белән улы Идегәйдән аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын үзе генә белгәндер.

Ә хәзер дәресебезне Х.Туфан сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Казан кичләре” дигән җыр белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

Детство и юность

Хасан родился в Татарстане, в селе Старая Киреметь, зимой 1900 года, его точная национальность неизвестна. Образовательных учреждений там не было, а потому первым учителем в биографии мальчика стал его отец, который научил сына читать и писать. Когда в селе открылась школа, он пошел учиться туда.

Личная жизнь

Туфану удалось построить счастливую личную жизнь. Будучи человеком скромным и застенчивым (это видно и на его фото, где мужчина выглядит сдержанным и задумчивым), ему удалось познакомиться с Луизой Салиаскаровой, которая впоследствии стала его женой. Она подарила мужу двоих детей — дочь Гульгину и сына Идегая (он рано умер от болезни).

Луиза стала для Хасана музой в творчестве и опорой в трудные моменты жизни. Когда писателя отправили в ссылку, его жену выгнали с работы, лишив денег и карточек на продукты. В ту пору во многих казанских школах работали госпитали, куда завозили раненых. Им требовалось много крови для переливания, а тем, кто приходил ее сдавать, платили продуктами, чтобы восстановить организм. Несмотря на нужду, женщина отправляла их мужу, понимая, как ему тяжело. Как заключенному ему приходилось выполнять самые тяжелые и вредные работы. А когда после болезни Туфан не мог выполнять норму, паек сокращали вдвое, выдавая на день лишь небольшой кусок хлеба.

Каждый новый день, проведенный в лагере, делал его еще более худым. Мужчина терял желание жить, перестал испытывать хоть какие-то эмоции, кроме смертельной усталости. А вскоре Хасан стал замечать, что полнеет. Только это была голодная отечность, не предвещавшая ничего хорошего. Однажды его вызвали к лагерному коменданту — никаких хороших эмоций по этому поводу поэт не испытывал. Поэтому, когда человек в форме протянул передачу от жены, изумлению заключенного не было предела. Теперь он хоть немного мог утолить голод.

Несмотря на огромную любовь, супруга не дождалась Хасана: она умерла до его возвращения в родную Казань.

Книги

В 1930 году Туфан получил должность редактора в Татарской радиовещательной компании, и одновременно начался новый период и в творческой жизни автора. Он решает перейти от эпоса к лирике, впоследствии его стихи тех лет превратились в популярные народные песни, которые часто звучали у татарского народа во время гуляний и праздников.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.Х?с?н Туфан и?атында гуманизм м?сь?л?л?рен ачыклау.

2. Шагыйрь лирикасында м?гън? эчт?леген символик образлар бел?н баету ?зенч?лекл?рен тикшер?.Х?с?н Туфан поэзиясенд? ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларыны? ?h?миятен ачыклау. Х?с?н Туфан и?атында ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларын ?йр?н?.

Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивлары

Хәсән Туфан иҗатында фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивлары

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты: Хәсән Туфан поэзиясендә фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивларының әhәмиятен ачыклау.

Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты:

Хәсән Туфан поэзиясендә фәлсәфи фикер hәм кешелеклелек мотивларының әhәмиятен ачыклау.

Бурычлар: 1.Хәсән Туфан иҗатында гуманизм мәсьәләләрен ачыклау. 2. Шагыйрь лирикасында мәгънә эчтәлеген символик образлар белән баету үзенчәлекләрен тикшерү.

1.Хәсән Туфан иҗатында гуманизм мәсьәләләрен ачыклау.

2. Шагыйрь лирикасында мәгънә эчтәлеген символик образлар белән баету үзенчәлекләрен тикшерү.

Хәсән Туфан иҗаты – тирән кешелеклелек хисләре, дәртле фикер поэзиясе.

Хәсән Туфан иҗаты – тирән кешелеклелек хисләре, дәртле фикер поэзиясе.

Хәсән Туфанның лирик герое, нинди генә драматик шартларга эләкмәсен, hәрвакыт чын кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы Кеше булып кала. Кеше hәм заман проблемасын шагыйрь гуманистик рухта хәл итә.

Хәсән Туфанның лирик герое, нинди генә драматик шартларга эләкмәсен, hәрвакыт чын кеше, нык рухлы, югары идеаллы, корыч ихтыярлы Кеше булып кала.

Кеше hәм заман проблемасын шагыйрь гуманистик рухта хәл итә.

Хәсән Туфан иҗатында чынбарлыкка фәлсәфи караш елдан-ел тирәнәя бара. Ул дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтыла.

Хәсән Туфан иҗатында чынбарлыкка фәлсәфи караш елдан-ел тирәнәя бара.

Ул дөньяга фәлсәфи күзлектән карарга омтыла.

Мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналган “Сиңа”, “Тургай нигә дәшми?”, “Әйткән идең” шигырьләре сөекле хатыны Луиза Салиаскаровага багышлана.

Мәхәббәт лирикасының энҗеләре булып саналган “Сиңа”, “Тургай нигә дәшми?”, “Әйткән идең” шигырьләре сөекле хатыны Луиза Салиаскаровага багышлана.

Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы Туфан иҗатында аерым урын тота. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга, сиземләргә өйрәтә.

Кеше белән Табигать арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе, пейзаж лирикасы Туфан иҗатында аерым урын тота. Шагыйрә йөрәкле әнисе аны матурлыкны аңларга, сиземләргә өйрәтә.

Туфан кеше белән табигать арасындагы рухи якынлыкны гына түгел, матди туганлыкны да ачып бирү дәрте белән яши. Кеше - табигатьнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы, “сөйли, җырлый, сагына” (“Сөйли торган материя”) торган бер кисәге генә түгел, ул хәзер галәмнең башка бернинди зат белән дә бүлешми торган хуҗасы да.

Туфан кеше белән табигать арасындагы рухи якынлыкны гына түгел, матди туганлыкны да ачып бирү дәрте белән яши. Кеше - табигатьнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы, “сөйли, җырлый, сагына” (“Сөйли торган материя”) торган бер кисәге генә түгел, ул хәзер галәмнең башка бернинди зат белән дә бүлешми торган хуҗасы да.

Кешене тагын да бәхетлерәк, рухи яктан баерак итү өчен, олы мәңгелекне, табигатьне тирәнрәк аңлап өйрәнергә кирәк. Бу проблема Туфанның бик күп фәлсәфи шигырьләренең нигезендә ята.

Кешене тагын да бәхетлерәк, рухи яктан баерак итү өчен, олы мәңгелекне, табигатьне тирәнрәк аңлап өйрәнергә кирәк. Бу проблема Туфанның бик күп фәлсәфи шигырьләренең нигезендә ята.

Туфан табигать күренешләре аша кешенең фикерләү рәвешен чагылдыра, аның интеллектына үтеп керә.

Туфан табигать күренешләре аша кешенең фикерләү рәвешен чагылдыра, аның интеллектына үтеп керә.

Хәсән Туфанның саф милли рухта иҗат ителгән әсәрләре дә фәлсәфи тирәнлектә, патриотик, гуманистик фикерләр яктылыгында язылганнар. Хәсән Туфан иҗаты игътибарга, хуплауга hәм өйрәнүгә лаеклы.

Хәсән Туфанның саф милли рухта иҗат ителгән әсәрләре дә фәлсәфи тирәнлектә, патриотик, гуманистик фикерләр яктылыгында язылганнар. Хәсән Туфан иҗаты игътибарга, хуплауга hәм өйрәнүгә лаеклы.

Презентацияне әзерләде: татар теле hәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

Презентацияне әзерләде:

татар теле hәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

Читайте также: