Елатырлык кочлэрнен ин куэтлесе яхшылык икэн сочинение

Обновлено: 02.07.2024

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Шәфкатьлелек бизи кешене.

К өч лелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан.

Кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Шәфкатьле кешеләрнең эшләре белән танышу, аларны үзеңә өлге итеп алу.

Киләчәктә үз балаларын шәфкатьле итеп тәрбияләү юнәлешен бирү.

4. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” кебек плакатлар эленә.

Хәерле иртә укучылар.!

Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк . Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде. (Барыбыз да урыннарга утырабыз)

Кояш бар җиһанны яктыртучы , без дә бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз.

Кояш кешеләр өчен нәрсә эшли. ?

Гел яхшылык кына эшли!

Димәк без бүгенге тәрбия сәгатендә яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләшербез. Аларны үзебезнең юлдашыбыз итеп алырбыз.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә яхшылык сүзенең түбәндәге синонимнары бирелгән:

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

Безнең күршедә дә ялгыз әбиләр бик күп бит, балалар. Ялгыз әби - бабайларга сез дә ярдәм итәсез.

- Олыны олы ит, кечене кече ит , дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый.Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк..Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.

Әнә бала- чагалар,

Һәммәсе дә утыра,

Карт- коры басып тора.

Алар шундый кап- картлар:

Сап- сары йөзләре,

Начар күрә күзләре.

Дер - дер килә куллары.

Ерак микән аларның

Бара торган юллары?

Ә балалар япь - яшьләр,

Чем - кара шомырт чәчләр,

Ап - алсу яңаклары

Тулып пешкән чаклары.

Шул балалар урынында

Үзегез дип белегез.

Ничек килер идегез?

-Яле, Шәүкәт, әйт әле,

Син нәрсә кылыр идең?

Укып утырыр идем.

-Ә син, Җәмил, нишләрсең?

Син нәрсә кылыр идең?

Күземне йомыр идем.

-Ә син, Муса, нишләрсең,

Нинди уйга килерсең?

-Тиз - тиз торып урынымны

Карт әбигә бирермен.

-Хәзер ясыйк нәтиҗә:

Нинди булырга кирәк?

-Муса кебек балалар

Булсын иде күбрәк.

Бер матур сүз кеше күңелендәге бозны эретә ала. Татар халкында мондый мәкаль бар:

“ Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә”

Кешеләргә генә түгел, табигтькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк.

Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә, язмыш кимсеткән кешеләргә карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр., кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.

Быел Гөлгенәгә 11 яшь тулды. Башка иптәшләренең уйнаганына, йөгергәненә сокланып һәм кызыгып яши ул. Тумыштан ук бер аягы гарип аның, бер якка кыйшаеп атлавыннан үзе дә уңайсызлана.

Беркөнне гадәттәгечә ул мәктәпкә барырга чыкты. Каршысына очраган этләргә карап, туктап калды, еламсырап артка чигенде. Аның артыннан килеп җиткән Рәшит сызгыра-сызгыра сотовыйдан музыка тыңлап үтеп китте.

Рәшитнең бу адымын ничек бәяләр идегез.?

Гарип ,инвалид кешеләргә, бәлага таручыларга ярдәм итәр

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.

Укучылар , мин сезгә мәкальләр бирәм, ә сез аларның парларын табарсыз.

Яхшылык җирдә ятмый.

Җылы сүз - җан азыгы.

Олыны олы ит, кечене кече ит.

Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр

Кеше холкын күзәт- үзеңнекен төзәт.

Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә.

Аны өйгә кертмиләр,

Перес-перес, кит, диләр.

-Мияу- мияу!- ди мәче,

Һаман өйгә кермәкче.

Ник туган бу чит мәче,

Ник ялгышкан шулай ул?!

Шәһәр хәтле шәһәрдә

Бер мәчегә урын юк.

Акбай белән бик дуслар без.

Мин аның телен беләм.

Ул үзе дә нәкъ кешечә

Сөйләшә минем белән.

Ул миннән берни яшерми,

Сиңа бер сер сөйлим, ди.

Мин бит безнең урамдагы

Малайларны сөймим, ди.

Урамга да чыгып булмый,

Мине рәнҗетәләр, ди.

Я миңа таш аталар, ди,

Я үртәп үтәләр, ди.

Үртәсеннәр әле , әйдә,

Мин әлегә түзәм, ди.

Әгәр тагын үртәсәләр,

Чабуларын өзәм, ди.

Анда да туктамасалар,

Аякларын тешлим, ди.

Алар миңа нишләсәләр,

Мин дә шуны эшлим, ди.

Урамга да чыгармыйм, ди,

Әнә үзеннән сорагыз,

« Мансур тәртипсез бала,

Төрле уеннар таба.

Баса минем койрыкка,

Буйсын, имеш, боерыкка!

Кычкыр, имеш, мыраула,

Сикер артка, я алга.

Баскан саен кычкыр, ди.

Койрык кысылган көйгә?

Мияу, мияу, мияу, дим,

Биткә сөртмә буяу, дим.

Тартма, дим, мыегымны,

Ә ул һаман үчегә,

Күтәрә сырттан тотып,

Ала йонымны йолкып.

Башы җитми уйларга:

Ничек болай уйнарга?

Кыланса һаман шулай,

Мин дә тик кенә калмам!

Аңа соңгы сүз менә:

Үткен минем тырнагым,

Тотармын да тырнармын

Кемнәрнең өйләрендә песиләр, этләр бар? Аларның кушаматлары белән дә безне таныштырып үтәрсез. Сез ул дүртаяклы дусларыгызга нинди мөнәсәбәттә? Аларны кем тәрбияли, ашата? Шуны тыңлап карыйк хәзер.

Мастер класс для учителей татарского языка и литературы.
Тема. Яхшылык!
Максаты: мастер класста катнашучыларда яхшылык турында күзаллау булдыру,тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша яхшылык төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру. Яхшылык эшләп яшәргә омтылыш тәрбияләү.
Бурычлар: проблемалы ситуация аша УУГбулдыру, мастер класста
катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.

Оценить 1735 0

Укытучы:Әбүбәкерова Роза Минзагитовна,

Нурлат шәһәре 3 нче урта гомуми мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема. Яхшылык!

Максаты : мастер класста катнашучыларда яхшылык турында күзаллау булдыру,тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша яхшылык төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру. Яхшылык эшләп яшәргә омтылыш тәрбияләү.

Бурычлар: проблемалы ситуация аша УУГбулдыру, мастер класста

катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.

Хәерле көн, хезмәттәшләрем!

Сезне биредә күрүемә мин бик шат.Сез нинди кәеф белән килдегез?

Кәеф турында әйткәндә без күңел халәтебезне сөйлибез.

Әйдәгез, барыбызда матур итеп басып, кулга кул тотынышыйк, бер – беребезгә елмайыйкта зур итеп кояш ясыйк,куллардан –кулларга җылылык, күңелдән – күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде.Менә шушы җылылык , рәхәтлек көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.Әйдәгез, матур итеп урыннарга утырыгыз!

Бүгенге осталык дәресе кешеләрнең төп сыйфатына бәйләнгән.Ә ниниди сыйфат ул ?Бу турыда сез үзегез әйтерсез. 1.Алларыгызда чәчәк рәсеме. Һәрберегез, чәчәкнең бер таҗын сайлап аласыз һәм шунда кешенең уңай сыйфатларының берсен язасыз. Нинди сыйфатлар яздыгыз ? Укыгыз эле! (Мәрхәмәтлелек, ярдәмлелек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, ихтирамлылык, игелеклелек . намуслылык ). Ә хәзер чәчәк таҗының төсенә туры килгән шарлардагы хәрефләрдән сүз төзисез һәм төзелеп басасыз. Әйтегез әле, безнең осталык дәресенең темасы нинди булды? ЯХШЫЛЫК . Нәрсә соң ул яхшылык?(Укытучыларның фикере)

Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга һәм бер- беребезгә игътибарлы булырга тиешбез.

2.Ә хәзер без дәресебезне дәвам итәбез.Уртада кәрзин, аның эчендә сүзләр.Сез шушы сүзләрне кулланып яхшылык темасына мәкальләр төзисез һәм шушы ак кәгазьләргә ябыштырасыз.

Яхшылык җирдә ятмый.

Җылы сүз - җан азыгы.

Олыны олы ит, кечене кече ит.

Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

Кеше холкын күзәт- үзеңнекен төзәт.

Матурлык эзләмә, яхшылык эзлә.

Яхшы, булдырдыгыз! Дәресебезнең бу өлешендә кәрзин идея технологиясе кулланылды.

Йомгак .Әйе, элек – электән кешеләр яхшылыкка, изге эшләргә омтылганнар, начарлыкны күрә алмаганнар.

3.Осталык дәресен микрофон алымы белән дәвам итәбез .

Нәрсә соң ул яхшылык?Мин сезгә микрофон бирәм, ә сез яхшылыкка хас сыйфатларны атагыз.

Ничек ул күренә?

Нинди зурлыкта ул?

- Аңа тотынгач сез үзегезне ничек хис итәсез?

Яхшылык, яхшылык! Нинди фикерләр яңгырады.

4 . Ә хәзер безгә сезнең белән яхшылык символын ясарга кирәк .Сез анда нәрсәләр кулланыр идегез?Сезнең алдыгызда ярдәмлек материаллар. Шуларны файдаланырга мөмкин, үз вариантыгызда кабул ителә .(Кояш рәсеме, чәчәк, йөрәк, 2 кул)

Өстәлдә ясыйлар, беткәч тактага магнит белән ябыштыралар.

Йөрәк- яхшылык чын йөрәктән эшләнә.

Чәчәк- яхшылык яшәргә көч бирә.

Кояш – яхшылык йөрәккә җылылык, рәхәтлек бирә.

2 кул – Яхшылык кыларга ашык!

Бик әйбәт! Әйе, яхшылык яшәргә көч бирә.

5 .Хәзер дәресебезне дәвам итәбез.Сез минем сорау төсенә карап кәрзиннән җавапны табып ала белергә тиеш һәм тактага магнит белән элеп куясыз.

Гаиләдә яшәсен матурлык,

Сүрелмәсен шатлык.

Ташламасын саулык,

Яшәсен яхшылык! Без сезнең белән тагын бер эш - төсле кәгазь технологиясе кулланып эшләдек.

6 . Ә хәзер менталь карта белән эшләп алабыз .Сезнең алдыгызда төсле конвертлар.Андагы сүзләрне капма- каршыга үзгәртеп менталь карта тутырырга.

Кешелексезлек - кешелеклелек

Шәфкатьсезлек - шәфкатьлелек

Ярдәмсезлек - ярдәмлелек

Ихтирамсызлык - ихтирамлылык

Мәрхәмәтсезлек - мәрхәмәтлелек

Игелексезлек - игелеклелек

Намуссызлык - намуслылык

Яхшылык нинди сыйфатларны үз өченә ала?

Яхшылык агачы

Кешелеклелек

Шәфкатьлелек Ярдәмлелек

Ихтирамлылык Игелеклелек

Мәрхәмәтлелек Намуслылык

Ә хәзер яхшылык сыйфатларын урыннарына куябыз. Яхшы,күрәсезме безнең күңелебездәге яхшылыкны һәм яз сулышын тоеп яхшылык агачыбыз яфрак ярды.Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга тиеш. Яхшылыкның бер өлеше итеп мин шарларны сезгә бирәм.Ә сез башкалар белән бүлешегез.

Сөйләшүебезне Р.Миңнуллин шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

Әйдәгез, яхшылык эшләргә ашыгыйк! Сау булыгыз! Игътиба рыгыз өчен зур рәхмәт!

Читайте также: