Экология буенча конспект балалар бакчасында

Обновлено: 05.07.2024

1 .Ознакомить детей с новыми словами, с названиями птиц, такими как:

2. Прочное закрепление, запоминание и четкое произношение новых слов.

3. Закреплять представления о птицах живущих на природе.

4. Учить отвечать на вопросы в краткой и распространённой форме.

5. Воспитание интереса и желания изучать татарский язык.

Предшествующая работа:

1. Показать по картинкам уже знакомых, но ещё не изученных птиц.

2. Назвать их на татарском языке.

3. Задавать наводящие вопросы, чтобы сформировать у детей представления о птицах.

4. Небольшая игра с детьми по закреплению нового материала.

План занятия:

2.Работа с картинками.

3. Живой диалог с детьми.

4. Игра с детьми.

Ход занятия

Вводная часть (З-5 мин.)

Цель: создать эмоциональный настрой у детей

(дети хором здороваются на татарском языке)

- Хэллэрегэз ничек? Готовы сегодня знакомиться с новыми словами на татарском языке ? (дети хором отвечают)

- К нам в гости сегодня прилетят три птички, с которыми вы может уже виделись, а может и нет.

Основная часть: (8 мин)

- как вы думаете кто к нам сегодня прилетел. давайте посмотрим на картинку. Кто там нарисован? Вадим скажи всем громко кто там нарисован.

Вадим: воробей, сова, утка

- Правильно. А теперь я вам назову названия этих птичек на татарском языке. Вы сначало послушайте, а потом громко повторите за мной.

Воробей - чыпчык чьи - чык

Утка - ябалак я - ба - лак

(воспитатель называет любого ребёнка из группы и он повторяет названия птиц как запомнил)

- А знаете где живут эти птицы? Кто назовёт, кто знает их домики? (дети поднимают руки и говорят)

- Молодцы! Правильно сказали. Воробьи живут на улице. Вот если сейчас посмотрим в окошко и увидим их. Утки - домашние птицы их держут в деревне ваши бабушки и дедушки. Бывают они ещё и дикими, живут в лесу. Совы живут в лесу, они ночные птицы. Они летают только ночью, а днём спят.

- А как разговаривают наши гости? Кто скажет? (дети поднимают руки)

- Алёна, покажи нам как они разговаривают. Молодец! Теперь ещё раз повторим.

Чыпчык говорит чик - чирик

Ябалак, говорит уху -уху и громко хлопает крылышками.

Урдек, говорит кря -кря - кря и ходит с таким видом, смотрите на меня.

- Теперь ребята мы с вами встанем и повторим всё что увидели. Я буду показывать на птичку, а вы все вместе показываете как она ходит и говорит. Итак, воробей - чыпчык, что он делает? (дети изображают)

Урдек утка как ходит, как говорит? (дети показывают)

Ябалак сова как машет крыльями , что кричит?

Заключительная часть: (2 мин.)

Цель. Подведение итогов занятия.

- Ну всё ребята, вот наше занятие подошло к концу. Что нового мы сегодня узнали? (воспитатель показывает на ребёнка, он должен ещё раз назвать названия птиц на татарском языке).

- Правильно, молодцы. Всем за активное участие на занятии даю по красному кружочку, положите в свои конвертики в конце недели мы с вами посчитаем у кого больше.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Балалар бакчасында экологик тәрбия бирү

Кеше белән табигать арасындагы төрле бәйләнеше аркасында туган экологик проблемалар барлык кешеләрдә, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге балаларда, экологик караш формалаштыру һәм аларның экологик белемнәрен күтәрү шартларында гына хәл ителергә мөмкин. Экологик проблемаларның кискен торуы педагоглар алдына яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы карашта, табигать байлыкларын акыл белән файдаланып, аларның яңаруын тәэмин итүчеләр итеп тәрбияләү бурычын куя.

Бу юнәлештә Теләче 2нче балалар бакчасында инде берничә ел дәвамында максатчан эш алып барыла. Балаларга экологик тәрбия бирү көндәлек аралашу, саф һавада йөрү вакытында, төрле уеннар, әңгәмәләр, балалар бакчасында балаларга тәрбия һәм белем бирүнең төп формасы булган эшчәнлекләр аша алып барыла. Һәрбер төркемдә балаларны табигать белән таныштыру, төрле тәҗрибәләр үткәрү өчен табигать почмаклары булдырылган. Бу почмакларда балалар гөлләр үсешен күзәтә: төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, кайсы гөлгә күпме яктылык һәм су кирәклегенә төшенәләр. Шушы күзәтүләрдән чыгып, балалар төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр һәм үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрен баеталар. Төрле тәҗрибәләр үткәрүдә дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән уткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә; аларның уйлау, экологик фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә, иҗади хыял сәләтләрен үстерә.

Шулай үк кышын төркем тәрәзә төпләрендә “яшелчә бакчалары” оештырыла: балалар суган, укроп, хайваннар һәм кошлар өчен яшел азык (солы), фасоль, ногыт борчагы үстерәләр, аларның үсешен күзәтеп көндәлекләргә билгеләп баралар. Яз һәм җәй айларында балалар тәрбияче апаларына чәчәклекләрне тәртиптә тотарга: тутәлләр әзерләргә, үсентеләр утыртырга, су сибәргә, чүп утарга һәм балалар бакчасы тирәсен чүп-чардан чистартырга ярдәм итәләр. Бу башкарылган күмәк хезмәт аша балалар үзләрен әйләндереп алган мөхитне тәртиптә тотарка кирәклегенә практик рәвештә төшенәләр, башкарылган эшләре нәтиҗәсен күреп сөенәләр .

Саф һавада йөрү вакытында уздырыла торган күзәтүләр аша да, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигатьне саклау турындагы белемнәре киңәйтелә. Кыш айларында “Кошлар – безнең дуслар”, “Кошларга ярдәм итик” һәм башка охшаш темаларга уздырылган әңгәмәләр аша, балалар кошларның табигать, кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булуларын аңлыйлар, аларга кыш айларында ярдәм итәргә кирәклегенә төшенәләр. Ел саен, 12нче ноябрь көнне, балалар бакчасында “Песнәк көне” исемле табигатьне саклау акциясе билгеләп үтелә. Бу көнне балалар, әти-әниләр ярдәме белән ясалган, җимлекләр алып килеп балалар бакчасы тирәсендәге агачларга элеп куялар, шул рәвешле “Кошлар ашханәсенәсе” ачып җибәрелә. Яз айларында исә гаилә белән берлектә “ Сыерчыклар килде!” фотобәйгесе һәм “Иң кызыклы сыерчык оясы” бәйгесе уздырыла. Бәйгеләргә нәтиҗә ясалгач, алып килгән сыерчык ояларын балалар, әти-әниләре белән бергәләп, агач башларына урнаштыралар.

Җәй айларында балалар экологик белемнәрен, табигатьтә үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен экскурсияләрдә үзләштерәләр. Экскурсияләрнең өстенлеге шунда, алар балаларны табигать объектлары һәм күренешләре белән якыннан таныштырырга һәм балаларның туган як табигате турында билгеле бер күзаллау формалаштырырга мөмкинлек бирә. Экскурсия барышында балалар экологик күзаллаулар системасын һәм табигать турында гади (предметлы) төшенчәләрне үзләштерәләр: үсемлекләр, хайваннар һәм аларның яшәү шартлары белән танышалар, аларга карата җаваплылык тоярга өйрәнәләр. Мисал өчен, чишмә буена уздырылган сәяхәт вакытында тәрбиячеләр балаларда сулыкларга карата сакчыл караш тәрбиялиләр, суның кеше тормышында токан урыны турында аңлаталар һәм чишмәләрне пычратмаска кирәклегенә төшендерәләр.

Кызганычка каршы, кайвакыт экскурсияләр барышында балаларның игътибарын тискәре күренешләргә дә юнәлтергә туры килә: җыеп ташлаган бер кочак кыр чәчәкләре бәйләменә, юл кырыена ташлап калдырылган чүп-чарга, чокырларга түгелгән тирес һәм көн-күреш калдыкларына. Бу күренешләрне бетерү һәм киләчәктә булдырмау максатыннан, балалар бакчасында “Макулатура җый-агачны саклап кал!”, “Батарейка җыеп керпеләрне саклап калырга булышыйк!”, “Планетабызны саклап калыйк!” һәм башка төрле экологик акцияләр, флешмоблар оештырыла. Балалар бик теләп бу чараларда катнашалар һәм әти-әниләрен дә җәлеп итәләр. Шулай ук балалар бакчасында экологик бәйгеләр, бәйрәмнәр һәм атналыклар оештырыла. Мәсәлән, һәр елны 1 апрель-кошлар көне уңаеннан Теләче 2нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күчмә кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм әйлән-тирә мөхитне саклауга юнәлтелгән, “Кошлар-безнең дусларыбыз!” исемле атналык уза. Атналык барышында әти-әниләр берлектә “Шаян сыерчыкка оя!” исемле акция үткәрелә, шулай ук “Кошлар-безнең дусларыбыз!” исеме астында рәсем күргәзмәсе оештырыла. Атналык ахырында, йомгаклау чарасы буларак, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тырышлыгы белән әзерләнгән ”Карга боткасы” бәйрәме үтә.

Балалар бакчасында гына балаларга экологик тәрбия бирүдә, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, унай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде, шуңа Теләче балалар бакчасында әти-әниләр өчен “ЭКОгаилә” клубы эшләп килә. “ЭКОгаилә” клубы эшчәнлеге барышында ата-аналар белән экология проблемаларына игътибарын җәлеп итү өчен һәм аларның экологик күзаллауны киңәйтү өчен әңгәмәләр, төрле акцияләр, балалар белән бергәләп табигатькә чыгулар, Теләче авылын яшелләндерү һәм чистартуда катнашу һәм башка төрле чаралар башкарыла. Шул рәвешле балаларда әти-әниләре мисалында туган якларына мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә һәм бала белән әти-әниләр арасы якынайтыла.

Балалар бакчасында һәм көндәлек тормышта экологик тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү буенча эшләнгән бу комплекслы чараларның төп максаты киләчәктә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү. Шушы чараларны үтәү дәверендә иң мөһим максатларның берсе: балаларда туган якларына карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләнә. Бөек рус язучысы М.М. Пришвин да: “Балыкка-су, кошка – һава, җәнлеккә – урман, дала, таулар. Ә кешегә Ватан кирәк. Һәм табигатьне саклау-ул Ватанны саклау",- дип язып калдырган.

Кулланылган әдәбият:

ТУГАННАН АЛЫП МӘКТӘПКӘЧӘ. Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы. Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редакциясендә. -К.: ХӘТЕР, 2016;

Туган як табигате белән таныштыру: б алалар бакчары тәрбиячеләре өчен кулланма. I кисәк/ Р.А.Борһанова.-Казан: ИУУ РТ, 1997.-172 б.;

Табигатьне саклыйк балалар!Дүртенче китап./Кашапова М.Ф.-Казан: “Школа” редакция-нәшрият үзәге, 2017.-168 б.;

Выступление на родительском собрании на тему "Экологическое воспитание в детском саду". Воспитание у детей экологических начал, любви к природе, к родным местам, сочувствия ко всему живому в природе. Ребенок должен понимать, что надо беречь природу.

Оценить 4976 0

Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче Тамак авылы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“ Акчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе

Батталова Эльза Сәгыйть кызы.

Балалар бакчаында экологик тәрбия

(ата-аналар җыелышында чыгыш)

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Экологик тәрбия бирүнең максаты булып түбәндәгеләр тора:

-тере һәм тере булмаган табигать, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белем бирү;

-табигатькә мәһәббәт, үсемлекләргә , төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү;

-табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.

Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Һәр төркемдә экологик почмак булдырдык. Анда яшьүзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр: бегония, алоэ, герань, традесканция утырттык. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр.Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра. Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.(Чиста һәм пычрак суның үсемлекләргә йогынтысы; яхшы ашлы туфрак һәм чүпле туфракта үсемлекләрнең ничек үсүе; суның төрле халәтләре -пар, су, боз белән танышу һ.б.) Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә яраталар. Балалар нечкә күңеллеләр. Алар кошларны кызганалар. Ярдәм итәргә ашыгалар. Ә матур язлар җиткәч, “Кошлар көне” үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була. Сыерчык ояларын агач башларына урнаштырабыз. Сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ниек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Матур итеп сайрауларын тыңлыйбыз. Урамнан кергәч, балалар күзәтүләрен рәсемгә төшерергә яраталар. Бакча тирәли бик күп агач , куаклар үсә. Ел әйләнәсе агачларны күзәтәбез. Ничек яфрак яралар, чәчәк ату, яфрак коелу, кышын бөреләре нинди, язга чыккач ничек үзгәрәләр, кышын җимешләренең кошларга азык булуын. Шул күзәтүләрдән чыгып, балалар табигатьтә бар нәрсәнең бер-берсенә бәйле булуын аңлыйлар. Язын балалар түбәдән тамчы тамуын, боз сөңгеләренең иртән һәм кичен ничек үзгәрүен, кардан ясалган фигураларның кояшта ничек эрүен, беренче кара җирнең чыгуын күзәтергә яраталар. Экскурсияләр вакытында балалар турыдан-туры табигать белән “аралашалар”: үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакланырга тиешле терлек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр. Шуннан алар үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар. Матур әдәбият әсәрләре , татар халык авыз иҗаты туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә. Табышмаклар, әкиятләр,тизәйткечләр, мәкаль, әйтемнәр куллану экологик тәрбия бирүдә бик отышлы. Бала уйлый , фикер йөртә, сөйләм телен баета, белем ала.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм, алар белән аңлашып эшләү булмаса, үңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуның өчен иң беренче чиратта табигатьне саклау , яклау үрнәкләрен без- зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. Безнең үрнәктә, алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үссеннәр иде.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Читайте также: