Балалар бакчасында икетеллелек доклад

Обновлено: 18.05.2024

Бала тәрбияләү-гаилә, балалар бакчасы,мәктәп, җәмәгатьчелек алдында тора торган иң җитди,мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Оценить 665 0

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

Тема:Гаилә тәрбиясе.

Әти-әниләр җыелышы өчен чыгыш

Тәрбияче:Сунгатуллина Айсинә Ринатовна

Бала тәрбияләү-гаилә, балалар бакчасы,мәктәп, җәмәгатьчелек алдында тора торган иң җитди,мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын,баланың характер үзенчәлекләре,аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин :” Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас “,- дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С.Макаренко:

“ Сезнең үз-үзегезне тотуыгыз иң беренче хәлиткеч фактор.Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз.Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез.Ничек киенәсез, башка кешеләр турында ни сөйлисез ; ничек шатланасыз яки кайгырасыз,үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз-менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте бар”,-дип язып калдырган. Димәк, гаилә тәрбиясе - ул ата-ананың шәхси үрнәге. Гаилә әгъзалары арасындагы җылы, игелекле мөгамәлә, үзара хөрмәт хисе әхлак тәрбиясе өчен мөһим җирлек тудыра. Гаилә тәрбиясенең нигезен тәшкил итә торган гомумкешелек идеаллары, принциплары да Р.Фәхреддиннең педагогик мирасында ачык чагыла. “Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр”,- дип яза ул.

Бала тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк тәрбиячеләрдән, ата-аналардан, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. Телевидение, төрле мәгълүмат чаралары тискәре күренешләрне пропагандалый. Димәк, тәрбия системасына,гаиләгә тагын да югарырак бурычлар йөкләнә.

Һәр баланың да үз холкы, үз теләкләре һәм таләпләре була. Ә әти-әниләрнең исә мәшәкатьләре баштан ашкан: эш, гаилә әгъзаларына хезмәт күрсәтү. Вак-төякләр турында уйланып, тикшереп торырга вакыт та калмый. Проблемаларны җайга салу зарурлыгы килеп чыгу өлкәннәрнең ачуын чыгара һәм бу ачу, җыела килеп, рухи тынычлыкны боза. Үзләрен тыеп кала алмыйча, әти-әниләр балаларына кычкыралар. Ә балалар исә өлкәннәрнең кычкыруына я елый башлыйлар, я булмаса үз эчләренә бикләнәләр. Теләкләре шунда ук үтәлмәсә, балаларның күбесе көйсезләнә башлый. Һәм әнисе яки әтисе белән сөйләшкәндә тавышларын да күтәрәләр. Мондый күренеш күпләргә таныштыр. Әмма ничек итеп аларның горурлыгына тимәскә дә, ничек итеп рәнҗетмәскә икән?
Барыннан да бигрәк тигезлек принцибын сакларга. Балалар белән аралашканда тискәре хисләреңне тыеп торырга, күбрәк аларны яратуыңны белдерергә кирәк. Баланы, моңа сәбәп булганда, мактарга онытмаска, кочаклап, үбеп тә алырга кирәк. Балалар бәяләргә безнең теге яки бу вакыйгаларга нинди бәя бирүебезгә карап өйрәнәләр. Алар безгә нәрсәләрнең көчле тискәре йогынты ясавын аңлый башлыйлар: көндәлектәге начар билгеме, күрше баласына карата тискәре мөнәсәбәтме, обойга карандаш белән сызгалаумы, әллә балалар белән сугышумы? Алар безне кайсы вакыйгаларның күбрәк шатландыруын исләрендә калдыралар.Бала тәрбияләүдә, ата-ана вазифаларын башкарып, өйдә уздырган вакыт зур роль уйный. Замана шартлары, әлбәттә, һәр хатын-кызга да, бала карап, өйдә утыру мөмкинлеге бирми. Эшләүче хатын-кызларга, өйгә кайтып, баласын күргәч, сөенүен белдерергә киңәш ителә. Бала әнисенең аның тормышын яхшырак итү өчен эшләвен, әмма иң мөһиме – баласы һәм аның турында кайгырту булуын белеп яшәргә тиеш. Әни кешегә өй эшләренең аңа авырлык китерүен беркайчан да сиздермәскә кирәк. Баланың һәр яхшы гамәле әти-әнисенең хуплавына лаек. Баланы мактаудан курыкмагыз һәм үрнәк тәртип шулай булырга тиеш дип уйламагыз һәм тәртипсезлекләргә генә игътибар итмәгез. Әгәр дә без, барлык “вак-төякләрне” дә кертеп, балаларыбызның һәр гамәленә игътибар итәргә, җае чыккан саен мактарга өйрәнсәк, мөгаен, бу аларның тәртибен тамырдан үзгәртер. Яхшыга омтылышларын ныгыту өчен уңышлары турында дусларына сөйләвебезне “тыңлатыгыз”. Балалар белән аралашудан килә торган шатлыкның һәр мизгеленең кадерен белегез.

Гаилә- ул бер түбә астында яшәү,тору гына түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган,үз кануннары,традицияләре булган бердәм,дус,тату дәүләт. Һәм ул дәүләтнең киләчәге балалар кулында.Тәрбияле бала – ул ата-ананың бәхетле киләчәге.

Чыгышым ахырында ата- аналар колагына берничә киңәш:

*Баланың кәефе, психологик халәте-аны иртә ничек уятуга да бәйле.Баланы төрткәләп,кычкырып түгел, тыныч тон белән, ашыктырмый гына уятырга кирәк.

*Бала җиңел уянса , димәк аның йокысы туйган.

*Бала белән бергә бакчага бару мөмкинлегеннән һәрчак файдаланырга тырышыгыз.

*Бала белән ешрак булу- ул аралашу һәм киңәшләр бирү мөмкинлеге икәнен дә онытмагыз.

*Баланың һәрбер уңышына шатлана белегез,уңышсызлыклары булса, үзегезне тыныч тотыгыз, артык хафаланмагыз .

* Балагызны игътибар белән тыңлагыз.Ул үзен яратуны һәрвакыт сизәргә тиеш.

Икетеллелек һәм күптеллелек мәсьәләләре буенча журналистлар белән очрашу ,журналистлар белән очрашу

18 июньдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналистлар белән икетеллек һәм күптеллелек, билингваль һәм полилингваль белем бирү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының “Яңа гасыр”, “Татарстан” телерадиокомпанияләре, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Болгар” һәм “Татарстан” радиолары, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” газеталары һәм “Татарстан”, “Идел” журналларыннан вәкилләр катнашты.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов очрашуны ачып җибәреп, республикабызда полилингваль белем бирү мәктәпләрен ачу проекты турында мәгълүмат бирде, бу эштә Казан федераль университетының тоткан урыны белән таныштырды. Теманы дәвам итеп, институтның Л. Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе мөдире Р.Ф. Мөхәммәтшина һәм Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Р.Х. Мирзаһитов ике яки күп телдә белем бирә алырлык белгечләр әзерләү юнәлешләре хакында сөйләделәр.

Очрашуда билингвизм һәм полилингвизмның теоретик һәм гамәли мәсьәләләренә багышланган төп ике чыгыш каралган иде. Беренче чыгышта КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты З.Н. Кириллова икетеллелек һәм күптеллелекнең төп төшенчәләре, төрләре, аспектлары белән таныштырды, шулай ук Татарстанда икетеллелекнең үсеш тарихына күзәтү ясады.

Икенче чыгыш КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Л.Л. Салехова тарафыннан ясалды. Галимә индивидуаль һәм социаль феномен буларак билингвизмның төрле типлары, теорияләре, шәхеснең индивидуаль үсешенә тәэсире, билингвка хас төп сыйфатлар һәм ике телдә белем бирү технологиясе турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар чыгыш темалары белән кызыксынуларын күрсәттеләр, бүгенге көндә ике яки күп телдә укытуның әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Нәтиҗәдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шундый очрашулар ай саен уздырылачак дип билгеләнде.

Мәгълүмат чыганагы: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Зоя Кириллова


Халык яшәешенең нигез ташы булып элек-электән аның туган теле торган. Чөнки тел – аралашу чарасы гына түгел, ә буыннан-буынга бай мәгълүмат җиткерү, күптөрле мәдәни байлыклар тудыру коралы да һәм, гомумән, милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе, халыкның рухын һәм акылын чагылдыручы да. Күренекле педагог К.Д. Ушинский, телнең әһәмиятлелеген ассызыклап: “Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә”, -дип язып калдырган.

Туган телне өйрәнү һәр кешенең рухи үсешен, аның гомумкешелек һәм милли кыйммәтләрен үзләштерүен тәэмин итү чарасы итеп каралырга тиеш. Шуннан башка үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннар, аларның традицияләре, гореф-гадәтләре, фәлсәфәсе, идеаллары арасында дәвамчанлык өзелер иде.

Телләрне саклау һәм аларның кулланыш даирәсен үстерүдә төп урынны мәгариф системасы били. тулырак

Управление | Милли мәгариф һәм этномәдәни белем бирүне оештыру, идарә итү

Содержание, активные формы | Милли һәм этномәдәни белемнең эчтәлеге, актив эш формалары

Дошкольное образование | Мәктәпкәчә белем бирү

Воспитание, доп. образование | Тәрбия һәм сыйныфтан тыш эшчәнлек, өстәмә белем бирү

В номере

Точка зрения


Язык- лучший посредник для установления дружбы и согласия.

Э. Роттердамский


Кто не знает чужих языков, не имеет понятия и о своем.


Богатство языка есть богатство мыслей.

Н.М. Карамзин

Язык - душа нации. Язык - это есть живая плоть идеи, чувства, мысли.


О, как хорош родной язык, отца и матери язык,
Я в мире множество вещей через тебя навек постиг!


Язык – ключ к знанию, ступень к уму.
Без знаний нет богатства, без богатства нет знаний. Иными словами, без знаний нет развития нации, без развития нельзя постигать знания.

Р. Фахретдин


Белем ул (гүя) тезген (йөгән; ияр), әгәр дә кеше аны эләктерсә,
Теләгенә ирешеп, күп максатларын гамәлгә ашырыр

Й. Баласагунлы


Язык народа – это феномен высшего порядка: каждый язык – достояние общечеловеческого гения. Мы не вправе пренебрегать ни одним языком, какому бы народу он ни принадлежал.


Если в человеке естество затмит воспитанность, получится дикарь, а если воспитанность затмит естество, получится знаток писаний. Лишь тот, в ком естество и воспитанность пребывают в равновесии, может считаться достойным мужем.


Доброта спасет мир. Это выражение действительно является правдой. Сострадание и бескорыстная помощь людям всегда помогает в тяжелых жизненных ситуациях, делает людей терпимее друг к другу и поднимает настроение.

Милосердие избавляет нас от жестокости, насилия, враждебности. Люди, которые имеют эти качества, является лучшими на планете. Главное, чтобы поступки были реальными, а не оставались только словами. На словах мы все друг друга любим и всегда готовы помочь, на деле все обстоит совсем не так.

Содержимое разработки

Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!

Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!

Әхлак тукталышы Кросворд биремнэре: Күрешкәндә әйтелә торган сүз Саубуллашканда әйтелә торган сүз Берәр ялгышлык эшләгәндә әйтелә торган сүз Исэнлэшү Иптәшләрегез белән исәнләшү сүзе Исәнләшү сүзе Тәбрикләү сүзе

Кросворд биремнэре:

  • Күрешкәндә әйтелә торган сүз
  • Саубуллашканда әйтелә торган сүз
  • Берәр ялгышлык эшләгәндә әйтелә торган сүз
  • Исэнлэшү
  • Иптәшләрегез белән исәнләшү сүзе
  • Исәнләшү сүзе
  • Тәбрикләү сүзе

Изгелек тукталышы.


Әдәплелек тукталышы.

 Өстәл янына ашар алдыннан кулларынны сабынлап юу!

Өстәл янына ашар алдыннан кулларынны сабынлап юу!

Ризыкны уң кулын белән аша!

Ризыкны уң кулын белән аша!

Авызыңа ризыкны тутырып капма!

Авызыңа ризыкны тутырып капма!

Вакыйгалар тукталышы.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


-75%

Читайте также: