Нэсимэнен беренче эш коне краткое содержание

Обновлено: 05.07.2024

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Кави Нәҗми иҗатында революция темасы

Кави Нәҗми – милләтебезнең Бөтенрәсәй күләмендә танылган язучыларыбызның берсе һәм сизгер күңелле шагыйрь дә. Революция җырчысы Кави Нәҗми үзенең беренче иҗади адымнарыннан ук эшче-крестьяннар власте ягында. Ул социалистик идеяларга чын күңелдән ышанган кеше буларак, үзен әлбәттә, халык бәхете өчен көрәшүчеләр ягына куя. Ул халыкның тарихи язмышын киң колач белән күрә һәм күрсәтә ала. Язучының бөтен иҗатында татар халкының азатлык һәм социализм өчен көрәш тарихы төп тема булып тора. Кави Нәҗми – гомере буе революция казанышларын үстерүгә хезмәт иткән шәхес. “ Утта яну – тын яшәүдән изгерәк! ” 1 – ди Кави Нәҗми һәм шушы сүзләр белән ул үзенең төп иҗат девизын билгели.

Ярдәмче сүзләр: Кави Нәҗми иҗаты, революция, көрәш, шәхес, азатлык, халык бәхете, яңа идеяләр, гади кеше.

“ Язгы җилләр” исемле тарихи-революцион роман Кави Нәҗминең бик озак һәм күп көч салып эшләнгән иң төп әсәре булып тора. Татар халкының инкыйлаби үзгәрешләр чорындагы тарихи язмышы, халык массаларының патша империясенә каршы алып барган көрәше совет хакимиятенең рәсми идеологиясе таләпләре һәм заманның сәяси вәзгыяте яссылыгында анализланса да, тарихи чынбарлыкның төп күренешләрен, вакыйгаларын, халыкның тормышын, гореф-гадәтләрен, әсәрдәге төп каһарманнарның холык үзенчәлекләрен, эш-гамәлләрен сәнгатьчә сурәтләгән 2 .

Романда вакыйгаларның төп өлеше 1905 – 1907 еллардагы Беренче рус революциясе белән 1917 елгы Бөек Октябрь социалистик революциясе арасындагы Казан пролетариаты алып барган революцион көрәш тарихына бәйле 3 . Романда татар халкының революцион аңы үсүе, егерменче йөз башы җәмгыятенең катлаулы сыйнфый каршылыклары, татар һәм рус пролетариатының патша самодержавиесенә һәм буржуазиягә каршы бер сафта торып көрәшүе төп проблемалар булып тора 4 .

Әдип сурәтләнгән чорга хас нечкә детальләрне дә оста итеп язган һәм романның сюжет сызыкларын, шулар ярдәмендә төп образларны көрәш вакыйгалары белән тыгыз бәйли. Мостафа, Нәсимә, Саимә, Гәрәй шикелле эшчеләрнең иң уңай булган сыйфатлары революцион вакыйгаларда ачылыш таба. Шушы зур тарихи чорны, иҗтимагый-политик тормышын, революцион хәрәкәт тарихын бик озак еллар дәвамында игътибар белән өйрәнү әдипне илдәге төрле милләт хезмәт ияләренең туганнарча дуслыгын дөрес чагылдыруга китерә. Чынлыкта да, романда халыклар дуслыгы идеясе һәм аның дөрес чагылышы революцион хәрәкәт белән тыгыз бәйләнгән.

“ Язгы җилләр” романында төп образ булып – Мостафа образы тора. Мостафа образы аша автор яңа гына пролетариатлашкан крестьян вәкиленең революциягә килү юлын күрсәтә. Мостафа – Кави Нәҗми иҗатында булган төп теманы – татар халкының социалистик революциягә килүе темасын ачуда иң көчле итеп эшләнгән реалистик образ булып тора.

Искә алырга кирәк, В.И. Ленин 1905 елгы революция чорының политик шартлары турында: “Изелгән, урта гасыр торгынлыгында кыргыйланган йөз миллионнарча халык яңа тормышка, кешелекнең иң гади хокуклары өчен, демократия өчен көрәшкә уянды” 5 , - дип язды.

1917 елның Октябрь көннәрендә Казан Кремлен штурмлау вакытында үлем җәрәхәте алган Мостафаның кызыл байракны малае Гәрәйгә тапшырырга теләве бик символик. Аның үлем алдыннан булган бу соңгы үтенече “Сәүбәновлар нәселенең революцион намусын кер кундырмый сакларлык улы барлыкка горурлану тойгысы” 6 булып яңгырый.

Мостафа образы гади кешенең матур, кешеләргә үрнәк булырдай образын тудыруда зур адым булды. Аны, һич икеләнүсез, К. Нәҗми әсәрләрендә бирелгән художестволы образларның иң көчлесе дип атарга мөмкин.

Романда, язучы хатын-кызларны да мөһим вазыйфалар үтәүче образ буларак сурәтләп чыга. Ягъни, пролетариат хатын-кызлары, мәсәлән, Нәсимә, Саимә, Ксения, Раушана, Серафима – характер ягыннан да, тормыш тәҗрибәләре ягыннан да төрле типтагы кешеләр буларак билгеле. Әмма дә ләкин, аларның бердәм булу максаты – азатлык өчен көрәш. Болар барчасы да – туган-тумачаларының, ирләренең, якыннарының авыр көрәшләрендә тугрылыклы ярдәмчеләре. Әлбәттә, алар үзләре дә бик актив көрәшчеләр. Эчтән янсалар да, курыксалар да, аны тыштан күрсәтмиләр. Үз эшләрен намус белән башкаралар. Ягъни, бу образлар, зур художестволылык белән, көчле, горур кешеләр буларак сурәтләнәләр.

Романда, гади кеше – эшче тормышы мөһим урын алып тора. Алда әйтелгәнчә, татар, рус кешеләре бергә укмашып яшиләр, көн күрәләр. Әлбәттә, Кави Нәҗми чор таләпләренә туры китереп, эшчеләр, хезмәтчеләр тормышын күңелсез тасвирлый, ягъни, интернациональ дуслыкка басым ясый. Гади кеше – киң күңелле, кешелекле, рухи бай кеше итеп тәкъдим ителә. Мостафа белән Андрей, Гәрәй белән Гриша, Саимә исә, чуваш Егорны ярата. Ягъни, милли түгел, сыйнфый аерымлык, яки сыйнфый бердәмлек шәхесара мөнәсәбәтләрне билгеләп тора.

“ Язгы җилләр” романында сурәтләнгән буржуазия вәкилләре арасында – Юныс бай образы нык итеп эшләнгән. Фабрикант, эре сәүдәгәр – Юныс Вәлишин үзенең байлыгын үстерү юлында бернинди пычраклыклар алдында да тукталмый. Аның милләт өчен “борчылулары” да үзенең максатларына ирешү өчен генә: “ Бу байлыкның, әлбәттә, милләткә дә файдасы тиде. Зәкят өлешеннән милләт өчен бер мәчет, бер мәдрәсә һәм мөселманнар өчен бер кечкенә шифаханә ачтык. Сәүдәбезнең бәрәкәтле булуы һәр даим милләтне кайгыртуга баглы икәнен мин бер сәгатькә дә онытмадым. ” 7 – ди ул.

“ Язгы җилләр” язылу вакытының бер таләбе шундый чагылыш таба – язучы әледән-әле Ленинның иң якын ярдәмчесе, юлдашы буларак Сталинны искә ала. Чынлыкта исә, ул вакытларда Ленин бик күренекле кеше булган. Сталинны искә алсак, ул күбесенчә “уголовник” буларак билгеле. Кави Нәҗми язуына ышансаң, инкыйлабны ике генә кеше ясаган – Ленин һәм Сталин 8 .

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк, татар язучысының романы, үз вакытында, үзе сурәтләгән эпохасы һәм романдагы геройлары белән дә, күтәрелгән идеяләр һәм аларның сәнгатьчә чишелеше ягыннан да күп милләтле совет әдәбиятында инкыйлаби теманы ачу, халыклар дуслыгы идеяләрен тагын да киңрәк чагылдыру кирәк икәнлеген, ачык итеп күрсәткән яңача әсәр итеп кабул ителде.

1 Нәҗми К. Әдәбият дөньясында. – Казан: Татар. кит. нәшр,. 1976. – Б. 96.

2 Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б. 190.

3 Гыйззәтуллин Н. Революция җырчысы // Нәҗми К. Әсәрләр. Дүрт томда. I том. Хикәяләр һәм повест ь лар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – Б. 18.

4 Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Том 5: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 - 1960). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б. 335 – 336.

5 Печерникова И.А. Күңел җылысы: Ульяновлар гаиләсендә бала тәрбияләү турында (төзәтелгән һәм тулыландырылган 4 нче басмадан тәрҗемә). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – Б. 95.


15 декабря 1901 г., деревня Красный Остров Курмышского уезда Симбирской губернии – 24 марта 1957 г., Казань.

В 1919 г. окончил педагогические курсы в городе Симбирск, в 1922 г.– Московский высший военно-педагогический институт.

К.Наджми – участник Гражданской войны.

Один из организаторов и руководителей ТАПП.

В 1932 г. состоял в организационном комитете по созданию писательской организации Татарской Автономной Советской Социалистической Республики (ТАССР), в работе которой впоследствии принимал активное участие.

В 1934 г. выступил с докладом на I Всесоюзном съезде писателей, был избран в состав правления Союза писателей СССР. В 1934–1937 гг. возглавлял Союз писателей ТАССР.

В 1937 г. был обвинен в подготовке военного контрреволюционного мятежа, необоснованно репрессирован; в декабре 1939 г. освобожден и реабилитирован.

В 1954 г. на II Всесоюзном съезде писателей выступил с докладом о состоянии татарской литературы.

Депутат Верховного Совета ТАССР в 1947–1957 гг.

Творчество

Анализируя сложные и противоречивые общественные процессы, связанные со сменой социально-экономической формации, писатель выходит на вечные темы – борьбы старого и нового, добра и зла.

Его произведения отличают динамичные и экспрессивные сюжетные линии, яркие, запоминающиеся характеры, умелое использование выразительных средств татарского языка. В то же время проза К.Наджми не избежала и некоторого влияния господствовавшего в литературе того времени вульгарного социологизма.

В центре повествования – история большой татарской семьи. Судьбы героев показаны на широком историческом фоне; они принимают участие в революционных событиях и последующем переустройстве жизни на социальных основах.

Роман был признан крупным достижением многонациональной советской литературы, переведен на 26 языков. Наряду с бесспорными художественными достоинствами (изображение быта простых рабочих, раскрытие их психологии, трудового героизма, темы классовой борьбы, интернационализма), произведению присущи некоторая иллюстративность и схематизм.

К.Наджми писал стихи для детей, пронизанные мягким лиризмом и тонким психологизмом.

Перевел на татарский язык произведения А.С.Пушкина, М.Ю.Лермонтова, И.А.Крылова, А.А.Блока, С.Я.Маршака, А.И.Безыменского и др.

Владимир Путин, президент Франции Франсуа Олланд, канцлер Германии Ангела Меркель и президент Украины Петр Порошенко (слева направо)

Какие меры закрепили минские соглашения. Краткое содержание

Как исполнялись минские соглашения

По факту за семь лет сторонам после долгих переговоров удалось лишь добиться обмена насильно удерживаемых лиц (по факту пленных). ДНР и ЛНР, а также МИД России неоднократно обвиняли Киев в незаконном занятии населенных пунктов в буферной зоне и появлении там тяжелой техники.

Не были амнистированы участники событий 2014–2015 годов. И хотя Верховная рада приняла в 2015 году закон об особом статусе Донбасса, однако увязала вступление его в силу с проведением местных выборов. При этом в Киеве настаивали на том, что сначала должны восстановить контроль над границей, а уже потом проводить выборы. В Москве с этим категорически не соглашались.

В 2019 году участники Контактной группы приняли так называемую формулу Штайнмайера (по имени ее автора, главы МИД Германии Франка Штайнмайера), в соответствии с которой закон об особом статусе должен был вступить в силу после признания местных выборов в Донецкой и Луганской областях соответствующими стандартами ОБСЕ. Помимо этого, предполагалось вновь отвести вооруженные формирования на прежние позиции. Принятие этой поправки вызвало недовольство оппозиции в Киеве. Согласовать порядок проведения выборов сторонам так и не удалось.

Камилә Вәлиева:

Фигуралы шууга карата битараф булмаган һәр кешенең күңеленә үтен кергән Камилә Вәлиева үзенең мөгаллимнәренә рәхмәт сүзләре белән пост урнаштырды.

"Минем беренче Олимпиадам, ниһаять, тәмамланды. Мине әлеге мөһим спорт вакыйгасында терәк баручы тренерларымы рәхмәт белдерәсем килә: Этери Георгиевна, Сергей Викторович, Даниил Маркович", - дип яза Камилә.

Спортчы мөгалимнәре биргән белем, киңәшләр фигуралы шууда гына түгел, ә тормышта да зур этәргеч булып килүен азсызыклый.

Камилә өчен барлык татар халкы, алай гына да түгел, бөтен дөнья җан атты. Дөньяның иң талантлы спортсменнарының берсе допинг җәнҗалы, имеш-мимешләре аркасында үз башыннан күпне уздырды.

Россия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева аңа карата булган басымга түзә алмады. 15 яшьлек кыз дүрт тапкыр егылды. Хөкемдәрлар аңа дүртенче урынны гына бирде.

Читайте также: