Без кырык беренче ел балалары краткое содержание на татарском языке

Обновлено: 30.06.2024

Ресурс не предоставляет электронные версии произведений, а занимается лишь коллекционированием и каталогизацией ссылок, присылаемых и публикуемых на форуме нашими читателями. Если вы являетесь правообладателем какого-либо представленного материала и не желаете чтобы ссылка на него находилась в нашем каталоге, свяжитесь с нами и мы незамедлительно удалим её. Файлы для обмена на трекере предоставлены пользователями сайта, и администрация не несёт ответственности за их содержание. Просьба не заливать файлы, защищенные авторскими правами, а также файлы нелегального содержания!

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

“ Без – 41 нче ел балалары” повестен укыгач.

Көннең кичкә авышкан вакыты. Сәгать бишләр-алтылар тирәсендә, өйгә кайтып, әни пешергән ризыкларны ашарга дип, өстәл артына җыелабыз. Тамак ялгап алгач, әти белән әни безнең бүгенге көннең ничек үткәнен, укуыбыздагы уңышлар турында сорашалар. Без – игезәк сеңелләрем һәм мин – бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйли башлыйбыз. Аннары, үз бүлмәләребезгә таралышып, өй эшләренә тотынабыз.

Беркөнне әнинең китап укыганда бер көлгәнен, бер елаганын күреп калдым. Үземнең кызыксынуымны баса алмыйча аннан:

Нинди китап укыйсың? - дип сорадым.

- Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” повестен укыйм, - диде һәм: - Тиздән татар әдәбияты дәресендә бу әсәр белән танышачакбыз, - дип өстәп куйды.

Әнием мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мин киләсе дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне алдан белеп торам. Бу әсәр дә мине кызыксындырмый калмады һәм мин аны укый башладым. Укыдым да уйларыма бирелдем.

“ Без – 41 нче ел балалары” повестенда, яңа мәктәпне тәмамлап, педагогия училищесына укырга килгән яшүсмерләрнең көндәлек тормышы тасвирланса да, әсәр башыннан азагына кадәр Бөек Ватан сугышы китергән ачы кайгылары, авырлыклары белән истә калган. Укучылар арасында кызлар да, малайлар да бар. Алар төрле яклардан укырга килгәннәр: Карадуганнан, Кенәдән, Мөрәледән. Укырга килүчеләрнең инде күбесе ятим, караучысыз. Бирегә килгәнче, туган якларында бу балалар әтиләрсез, абыйларсыз тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргәннәр: җирне сукалаганнар, ат җигеп ашлык, бәрәңге ташыганнар, көлтә бәйләгәннәр. Бу яшьләр, Арча педагогия училищесына укырга килгәч тә, күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре булганнар. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкарганнар, чыдамлыгы, тырышлыгы белән аерылып торганнар. Ләкин араларында бераз тәртипсезрәк, шуграк балалар да булган. Шулай булса да, алар белем алу өчен бар тырышлыкларын салганнар. Авыр сугыш еллары бу үсмерләрне көннән-көн ныграк чыныктыра барган, алар училищеда дүрт ел уку дәверендә, үз максатларына ирешеп, чын укытучы булып өлгергәннәр.

Әсәрдә уен-көлке дә күп урынны алып тора. Булачак укытучылар төшенкелеккә бирешмәгәннәр. Җыр-моңга бай концертлар, сәхнә эшләре белән авыл халкын сөендергәннәр. Авыр сугыш чорында, шул тамашаларны карап, авыл кешеләре, күңелләренә бетмәс-төкәнмәс рухи азык алып, өйләренә таралышканнар.

“ Без – 41 нче ел балалары” повестен мин бер тында укып чыктым. Минемчә, Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә тормышның каршылыкларына һәм кыенлыкларына карамыйча көрәшергә, гомернең һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яшәргә, куйган максатларга ирешергә, туган якны яратырга чакыра кебек.

Әгәр дә автор, әле дә исән булып, “Без – XXI гасыр балалары” дигән повесть язса. Бүгенге көн геройлары кемнәр булырлар иде икән? Аларны нинди уй-ниятләр кызыксындырыр, алларында нинди теләк-максатлар торыр иде икән? Китапны укыгач, мин әнә шулар турында уйладым.


Әркәшә Пермяков — рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: русча бер авыз сүз белми — чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме дә татарча: өстендә брезент тышлы бишмәт, аягында кызыл буяулары чыккан олтанлы манган итек. Бөтен булган аермасы — фамилиясендә һәм… су коенганда гына күренә.

Икенче дәрестә без инде ия белән хәбәр табу, җөмлә турында кагыйдә әйтү кебек эчпошыргыч эшләр булыр дип тора идек. Бөтенләй башкача булып чыкты. – Сез — колхозчы крестьян балалары, – дип сүзен башлады Мәскәү татары, – һәм киләчәктә дә күбегез авыл балаларын укытыр. Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле. Исегездә тотыгыз, мин яздырачак сүзләрнең бик күбесен руслар үзләре дә белми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәгәннәре. Йә, татарда кызыл ат буламы?

Безнең өчен бу сорау сорау да түгел.

– Кызыл туры, – дип кычкырабыз. – Ә сары ат? – Була! – Кара ат? – Кара туры! – Менә хәзер шуларны русча әйтегез. Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи миңа борылып пышылдап кына болай диде: – Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел. Ләкин мин аңа җавап бирергә өлгермәдем. Укытучы безне яңа сораулар белән күмде:

– Ә атның бәкәле русча ничек булыр? Ә бәкәл өстендәге ялы ничек? Ә? Менә монысын руслардан да бик сирәк кеше белә…

Мы – дети сорок первого. Мухаммет Магдеев

Кровообращение чёрного таракана.

Аркаша Пермяков – русский мальчик. Его церковным именем, наверное, было Аркадий. Но, с рождения живя в татарской деревне, он превратился в Аркашу. Впрочем, он, как и мы: не знает ни одного слова на русском – потому что его родители, из-за того, что всю жизнь прожили в татарской деревне, всё время говорят на татарском языке. Одежда у него тоже как у татар: брезентовый бешмет, а на ногах сапоги с красной окантовкой. Все его различия – в фамилии и… видно, только когда купается.

На втором уроке мы думали, что будет скучная работа, к примеру: поиск подлежащего и сказуемого, или правила о написании предложений. А вышло совсем по-другому.

-Вы – дети колхозников и крестьян – начал говорить Московский татарин – и в будущем, многие из вас, будут учить деревенских детей. Поэтому сейчас мы с вами познакомимся с некоторыми словами, которые пригодятся вам в народе. А ещё запомните, многие слова, которые мы запишем, знают не все русские люди. Даже те, которые живут в городах. Ну-ка, бывают ли в татарской деревне красные лошади?

Для нас этот вопрос даже не показался вопросом.

-Красная!- кричим мы – А жёлтая лошадь? – Бывает! – Чёрная лошадь? – Чёрная! – а теперь скажите это на русском языке.

Мы замолкли. Мальчик из Муралей, по имени Альтафи, повернулся ко мне и начал шептать: — Конец, парень, тут, оказывается, конюхи учат, не учителя.

Но я ничего не успел ему ответить. Так как учитель завалил нас новыми вопросами:

— А как на русском языке будет лошадиная кость? А как называется грива над копытом лошади? А? Вот это, кроме русских , знает очень мало людей…


Магдеев Мухаммет Сунгатович .Биография. родился 1 января 1930 года в с. Губурчак Арского района Республики Татарстан.
Закончив Арское педагогическое училище, преподает историю в школе с. Кренни Сабинского района.
После окончания военной службы на Балтийском флоте в 1950–1954 гг., он заочно оканчивает Казанский педагогический институт.
Затем учится в аспирантуре Казанского государственного университета,
защищает диссертацию на степень кандидата филологических наук.
М.Магдеев пришел в литературу как критик и литературовед.
Он интересуется историей развития татарской общественной мысли, татарской литературы, вопросами научного изучения народного
творчества и активно участвует в периодической печати со своими критическими и публицистическими статьями.

Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән “Без – кырык беренче ел балалары” повесте 1968 нче елда языла.
1969 нчы елда “Казан утлары” журналында басыла, аннан өч тапкыр җыентыкларда,
ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) дөнья күрә. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле,
җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына.
Һәм шушы әсәре белән (“Атадан бала яшь кала”, Казан, 1969) М.Мәһдиев СССР Язучылар Союзына әгъза итеп кабул ителә.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презинтация о жизни и творчестве Мухаммат Магдиева на татарском языке. Для учителей татарского языка и литературы. Слайды всего 9.Есть фотографии студенческих годов, семейная фотография. Его книги, так же фотография книго о Мухаммата Магдиева, которые написал Т. Галиуллин. Фотография из отрывок спектаклей "Без кырык беренче ел балалары", автором является М. Магдиев

Мөхәммәт Мәһдиев

1930 нчы елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туа

1930 нчы елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туа

Сиректән авылы мәктәбендә, аннан Арча педагогия училищесында укый

Сиректән авылы мәктәбендә, аннан Арча педагогия училищесында укый

Читайте также: