Туган нигез турында сочинение
Обновлено: 02.07.2024
Минем нигез сочинение
Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?
Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок - бесплатно!
- 13.05.2015 19:28
- Другие предметы
- remove_red_eye 11150
- thumb_up 15
Ответы и объяснения 1
Авылның һавасы да башка шул инде. Кайтып керешкә үк гадилек, күңелемә тынычлык кереп оялый. Тынычлыкны әллә туган нигез, әллә туган тел, әллә туганнар барыбыз бергә җыелу тудыра. Без кайткач, әбиемнең ничек шатланганын күрсәгез.
Чәйләр эчеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, күпмедер утырганнан соң, өстәл өстендәге альбомга күзем төште. Таушалганрак кына альбом иде ул. Фотосурәтләр, билгеле, төссез. Төссез булсалар да, фотоларның сыйфаты яхшы икәне күренеп тора. Битләрне актара-актара күңелем белән еракка, тарихка барып кайтам.
Кызганычка каршы, бабамның фотосы сакланмаган. Әбием сөйли: бабам Фатыйх Гарифулла улы Сафиуллин сугыш бетеп 3 ел үткәч, армиягә алына, Красноярск якларында, аннары Мәскәү янында 4 ел да 2 ай шофер булып хезмәт итә.
Ә менә монысы инде әтиемнең фотолары. Кара, нинди яшь булган. Формасы бигрәк килешә үзенә. Аңа Монголия якларында 1982-1984 елларда хезмәт итәргә туры килә. Әтием Фәрхәт шулай ук шофер була. Солдат фотоларын карый башлагач, сүз үзеннән-үзе бүген армиядә хезмәт иткән абыема барып тоташа. Менә абыем Рәзил фотолары! Ул Чита шәһәрендә хезмәт итә, Урал машинасын йөртә.
Горурланыр өчен сәбәпләрем күп икән минем. Татар булуым белән горурланам. Татарча сөйләшә белүем белән горурланам. Безнең нәселдәге ир-егетләрнең куркак булмавы белән дә горурланам. Туган илеңне ярату, гаиләдән, туган нигездән башлана, диләр. Бу, һичшиксез, дөрестер.
Знаете ответ? Поделитесь им!
Как написать хороший ответ?
Чтобы добавить хороший ответ необходимо:
- Отвечать достоверно на те вопросы, на которые знаете правильный ответ;
- Писать подробно, чтобы ответ был исчерпывающий и не побуждал на дополнительные вопросы к нему;
- Писать без грамматических, орфографических и пунктуационных ошибок.
Этого делать не стоит:
Есть сомнения?
Не нашли подходящего ответа на вопрос или ответ отсутствует? Воспользуйтесь поиском по сайту, чтобы найти все ответы на похожие вопросы в разделе Другие предметы.
Трудности с домашними заданиями? Не стесняйтесь попросить о помощи - смело задавайте вопросы!
В данном разделе публикуются вопросы и ответы на них к непопулярным предметам.
Минем туган көнем булды. Анда минем дусларым,классташларым һәм туганнарым килде. Без күңелле ял итек.
Минем туган көн торты.Аны миңа абыем белэн туган апа бүләк итте.
Бик зур рәхмәт әтием белән эниемә минем Туган көнне шулай зурлап уздырганга.
Бик зур рэхмэт.Барыбызда БЭХЕТЛЕ булыйк.КОЯШ гел елмаеп торсын.
Копирование материалов и статей с сайта Культурный дневник школьника возможно только при размещении обратной активной ссылки на источник.
© 2022 АНО "ТДИ" © Разработано ООО "Татармультфильм"
Читайте также: