Сочинение туган ягым на русском

Обновлено: 05.07.2024

Минем туган ягым Башкортостан. Безнең республикабыз бөек Рәсәй киңлекләрендә урнашкан. Монда бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның уникаль гореф-гадәтләре, борынгы культуралары туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы.
Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булмасаң да, нинди генә матур җирләрне күрмәсәң дә күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Безнең өчен зур горурлык шулдыр – кем генә Башкортостанга кунак булып килмәсен, барсында мондагы яшел куе урманнар, саф чиста сулы елгалар, бөек Урал таулары һәм кунакчыл, нечкә күңелле башкорт һалкы таң калдыра. Туган як – ул минем яраткан гаиләм һәм туган йортым гына түгел, туган ягым минем бөтен Башкортостан.
Эссе җәй көннәрендә урманда олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү иң рәхәтедер. Кайдадыр якында гына җитез чишмә үзенең моңлы җырын җырлап йөгерә, ул бер дә арымый: кышын да, җәен дә, язын да, көзен дә каядыр ашыга да ашыга. Минем туган ягым урманнары төрле-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәләргә, дару ясый торган үләннәргә бай. Аларны барсында курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. Бу бөтен байлыкны безнең яхшы һәм миһербанлы мөнәсәбәтебез генә саклап киләчәк буыннарыбызга да җиткерер.
Минем өчен кадерле һәм якын булган як ул минем туган авылым. Туган авылым зур түгел, кечкенә, ул ике калкулык астында урнашкан. Бу ике калкулык кышны салкын җилләрдән саклый безне, а җәйне монда авыл халкы урман җиләге җыеп мәш килә. Кечкенә тауларыбызны җитез елга уратып алган. Бала-чагага җәй көнендә иң зур шатлык иртәннән кичкә чаклы шушы елгада ташбаш яки зур булмаган табан балыкларын тотып утыру. Ерак түгел генә безнең урманыбыз да бар, анда без җәй көннәрендә җиләк һәм гөмбә җыеп вакытыбызны уздарабыз. Урал таулары безнең туган авылыбыздан ерак урнашкан. Минем туган ягым – чиксез калкулыклы дала, кайсебер җирдә аны зәңгәр сулы елагалар кисеп чыга.
Башкортостанда уникаль табигать һәм мәдәният байлыклары бик күп. Монда булган сәяхәтчеләрнең күңелендә Башкортостанда күргән матурлыклар озакка саклана һәм тагын да шушы тылсымлы җиргә борылып кайтасы килеп торадыр.
Безнең бурычыбыз - шушы табигый байлыкларны, туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. Шулай булса гына монда килүче кунакларбыз да безнең туган ягыбызга, туган җиребезгә ихтирам белән карарлар һәм аңа зыянлык ясамаслар.

Природа русского обряда: "Обряд" - слово русское и происходит от корня "ряд". Рядить или обряжать значило: обсудить, договориться о чем-либо, установить то или иное житейское правило, провести праздник. В широком смысле слова - это строй, порядок, уклад жизни семьи, общины, трудовых коллективов. С помощью обрядов определялись и регулировались все отношения, вся деятельность людей, их досуг и развлечения. На обрядовой основе возникало и развивалось национальное самобытное искусство, создавались народные песни и танцы, художественные символы и орнаменты, народный эпос. Возникая на основе производственной деятельности, обряды являлись и средством общения, и средством выражения коллективных эмоций. Именно праздники всегда составляли основу ритма народной жизни. Разумеется "праздники" не в нынешнем их значении сплошного отдыха, а праздники как дни "страшные" или "страстные", посвященные богам, которые регулируют жизнь в природе и человеческом обществе. Большинство славянских обрядов сложилось в доисторические времена. Жизнь племен и народов носила относительно демократический характер, эти племена не знали рабства, подневольного труда и долговой кабалы. Только с развитием частной собственности начался процесс разделения земель, т. е. процесс закрепощения, появились феодальные государства, нуждающиеся в новой религии. Такой религией стало христианство. Православные миссионеры все больше вторгались в жизнь народа, всячески способствуя его духовному закрепощениою. Духовенство с помощью княжеских дружин насильно загоняло людей в реки и крестило, превращая их единым взмахом меча и креста в рабов господ небесных и земных.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Туган ягым-нефт ь төбәге .

Һәркемнең туган ягы ,торган җире була . Минем туган җирем Татарстанның

иң матур җиренә урнашкан Әлмәт районы Чупай авылы . Авылымны төрле

яклап таулар , урманнар уратып алган . Бу тауларда җәен кызарып тәмле җиләкләр пешә.Урманнарында төрле- төрле гөмбәләр , хуш исле чәчәкләр

үсә . Иксез – чиксез кырларында күкрәп икмәк өлгерә.

Туган ягымның байлыгы моның белән генә бетми әле .Безнең як нефтькә дә

бай. Авылның тирә - ягында нефть качалкалары көне – төне эшли. Әтием әйтә , Кара алтынны бабаң да чыгарган, мин дә чыгарам , ди .Әйе,

минем әти нефт ь че. Менә инде 23 ел Елховнефт ь оешмасында оператор хезмәтен башкара. Әтиемнең нефтьче булуы белән горурланам. Чөнки безнең тормышка кирәкле булган бензин,газ,солярка ,май кебек чималлар

Әле күптән түгел генә Татарстанда 3 миллиард тонна нефть чыгарылган. Бу эш җиңелләрдән түгел.Ныклы белем,күп көч,җаваплылык таләп итә торган хезмәтләрнең берсе.Әлмәт шәһәрендә нефть чыгару белән бәйле булган һөнәрләргә укыту өчен югары уку йорты да бар.

Нефтьчеләр ярдәме белән авылыбызда чишмәләр яңартылды , буа төзекләндерелә. Узган ел яңа фельдшер акушерлык пункты ачылды.Юллар салына,йортлар төзекләндерелә .Әле менә мин йөргән балалар бакчасына да

өр яңа койма койдылар. Мин укый торган мәктәпкә дә матур тәрәзәләр куябыз диделәр. 1 сентябрьдән яхшы тәрәзәле матур бүлмәдә 3 нче сыйныфны укый башларбыз дип өметләнәбез.

Әлмәт шәһәре дә елдан ел матурлана, чәчәк ата.Иң матур ял паркы,нефтьче мәдәният сарае,мәчет-чиркәүләр,сату үзәге - болар барысы аларның тырышлыгы.Саный китсәң бик күп инде алар.

Нефтьчеләр табигатьне саклау буенча да күп өлеш кертәләр. Агач утырту,тирә- якны чүпләрдән арындыруда да алар күп эш башкаралар.

Туган ягымның уңган, булган ,яхшы,данлыклы кешеләре белән горурланам.

Мин дә әти – әниемә , туган җиремә изгелек эшләүче әйбәт кеше булып үсәрмен.

Нажмите, чтобы узнать подробности

??ркемг? д? ?з туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер к??еле бел?н ?зене? газиз туган авылына, туган ш. рен? ашкынып кайта.

Безне? чиксез ки? илебезд? матур ш. рл?р ??м авыллар бик к?п. Тик б?ек татар теленд? а?лашып, с?йл?шеп, татар халкыны? гореф-гад?тл?рен? буйсынып яш?г?н кешел?р, ?лб?тт?, Татарстан республикасында гомер кичер?. Татарстан республикасы экономик яктан ??м кеше саны буенча Русияне? и? зур республикаларыны? берсе. Шулай ук х?зерге Татарстан- й?зд?н артык милл?тк? туган йорт, туган як. Ул к?п милл?тле республика. Татарстан ?зене? бай тарихы ??м уникаль табигать ресурслары бел?н халкында горурлык хисе уята, шу?а к?р? д? бу табигать почмагы туристларны? игътибарын яулап алган. Зур у?ыш бир? торган ки? басулар, к?п миллионлы ш. рл?р з??г?р сулы Кама, Идел елгалары ??м яшел урманнар бел?н алмаша. Республика ?ир асты байлыклары бел?н д? горурлана ала.

Татарстан – минем туган ягым

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.

Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәттә, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикаларының берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан- йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчү тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигърияте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган ил, туган жир, туган туфрак , сулаган саф һава, челтерәп аккан шифалы чишмәләр, елгалар. Барысы да туган якта үз, якын , кадерле, сокландыргыч ! Урал тауларының киң итәгендә туган ягым Башкортостан урынлашкан.


Башкортстан- таулар иле,

Монда алсу, тын таңнар,

Шул таңнарга уй-хисләрем

Яшьтән үк манчылганнан.

Башкортстан - күлләр иле,

Күлләре зәңгәр күзле.

Чишмәләре ачык йөзле,

Каршылар жырлап сезне.( М.Сиражи)

Шушы зәңгәр күзле күлләр, ачык йөзле чишмәләр , тын таңнар бөтенесе туган жиремдә. Чишмәләр жырын тыңлый-тыңлый хәтфә үләннәр келәме өстеннән ялан аяк йөгерәм. Ә искән жылы назлы жил битемнән иркәли. Каршыга очраган зифа каеннар серемне саклый, киңәш бирә сыман .Нинди ләззәтлек, рәхәтлек ! Һәркемгә шушы бәхет тияме соң!? Юктыр, чөнки кемдер үз туган жирен, нигезен корыта, оныта ; туган теле һәм тарихыннан баш тарта. Халык акылы : " Илен белмәгән - тиле", - ди . Фаиль Шәфигуллинның "Каеннар " шигыре юллары күңел сагышыннан язылган :

Серләшеп туймый каеннар

Яшел хәтфә аланда.

Каен телендә сөйләшү

Рәхәт, ахры, аларга.

Яфраксыз бер каен гына

Сүзсез, кайгыга чумган.

Ана телен белми торган

Кызганыч кеше сыман.

Телсез халык булмый, ил булмый. Телебезне онытсак, тарихыбыз мәңгелеккә гасырларда югалыр. Башка милләтне хөрмәт итик, телен , мәдәниятен өйрәник, әмма үз тамырларыбызны онытмыйк.

Күренекле шагыйрь Мостай Кәримнен шигырь юллары кечкенәдән йөрәгемә жуелмас хәрефләр белән язылган:


Жир Шарының картасына

Карасан яхшы гына,

Башкортостан шул картада

Бер яфрак хәтле генә.

Бер яфрак хәтле генә. Кем генә базнат итмәгән, кара кулларын сузмаган , ләкин өзеп алырга көче житмәгән.Чөнки шушы яфрак үскән агачның тамыры нык , гасырлар буе кара туфрак куенында ныгыган, үскән. Туган ягымның ныклы тамыры - халкыбыз. Башкортстанда күп милләт халыклары үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Рус, татар, башкорт, мари, мордва, чуваш һәм башка милләтләр бер кан туганнар кебек дуслыкта, татулыкта яши. Барысы очен дә Башкортстан газиз, сөекле , якын . Халыклар татулыгы, хезмәте, тарихы, ижаты, күренекле шәхесләре туган жиребезгә дан китерә. Батырлар эзе жыр, шигырь ,хикәя , әсәрләрдә язылган. Герой - шагыйрь Муса Жәлилнең ялкынлы шигырь юллары туган илгә чын сөю хисләре булып яңгырый:

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антыма.

Бар жырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Халкымның күренекле зыялылары , шәхесләре күп : М.Кәрим, З. Биишева, М.Гафури, Р.Хәсәнов, М.Акмулла , И.Тасимов, Зәки Вәлиди , С.Юлаев һәм башкалар. Аларның тормыш юллары , халыкка хезмәте үрнәк булып тора. Туган як, халкыбызның үткәнен данлап, якты киләчәге өчен хезмәт итү үзе бер шатлык, горурлык. Уй-фикерләремне Салават Юлаевның шигырь юллары белән тамамлыйсы килә:

Минем туган кырларым,

Балдай татлы суларым,

Күккә ашкан Уралым -

Минең изге төягем,

Сезне сөя йөрәгем.

Туган ягымны сөям, тарихын өйрәнәм, халкыбыз белән горурланам , туган телемдә дан жырлыйм !

Читайте также: