Сочинение рассуждение на татарском языке

Обновлено: 05.07.2024

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Барысы да безнең кулда

"Матурлык дөньяны коткарыр", - диләр. Минемчә, иң матур кешеләр - балалар. Без гаиләдә, мәктәптә тәрбияләнәбез. Ә мәктәп ул - дөнья­га, тормышка караш формалаша торган иң изге урын.

Бала беренче тапкыр мәктәп­кә килгәч үзенә дуслар таба, алар белән аралаша. Еллар уткән саен ул акыл, тәҗрибә туплый.Аның тор­мышка үз карашы, һәр нәрсәгә үз фикере барлыкка килә.

Ләкин кешеләр табигать тара­фыннан шундый төрле итеп яра­тылганнар. Холык-фигыльләре, кы­яфәтләре, социаль хәлләре, дөньяга карашлары белән кешеләр бер-бер­ләреннән шактый аерыла.

Безнең арада да төрлеләре бар. Дин юлына кереп киткән, сәла­мәт яшәү рәвеше алып барган, акыллы, белемле яшьләр белән бер- рәттән начар гадәтләргә ияргәннә­ре дә бик күп.

Күпләр наркотик кармагына бик тиз эләгә. Бу баткаклыкка кереп баткач кына алар аның нинди кур­кыныч икәнен аңлыйлар. Алар инде беркайчан да сәламәт, ирекле була алмыйлар. Кеше үзенең наркоман икәнен аңлаганда бик соң була инде. Ләкин чын наркоманнар да үзләрен наркоман итеп таныр г а тел әмиләр. Алар язмышларына буйсынып, тор­мыш өчен көрәшсәләр, үзләре өчен яхшырак булыр иде .

Энә белән бит әле СПИД вирусы да дус. Күп наркоманнар ВИЧ ин­фекцияле була икән.ВИЧ инфекцияле наркоман ана­лардан зәгыйфь балалар туа, күпме кешеләр наркоман туганнары өчен газап чигә. Бу турыда газеталарда бик күп файдалы материаллар б ар . Бу мәкаләләрдә күп төрле файдалы киңәшләр, гыйбрәтле вакыйгалар белән та­нышырга була.Шушы газеталарда мәкаләләрне,хатларны укыгач ,мин аларның геройлары исәнме,түгелме икәнлеге турында уйлыйм. Алар кайчандыр безнең арада яшәгән кешеләр бит.Аларның язганнары – наркомания дөньясында аяк басканарның уртак язмышы . Мин үземә андый язмыш теләмим .

Берәүләр ләззәтне, рәхәтлекне шул наркотиклардан, тәмәкедән, алкогольле эчемлекләрдән алсалар, яхшы, тәрбияле кешеләр рәхәтлек­не, ләззәтне тормышта, яшәештә күрәләр. Бала үзенең гаиләсендә, янәшәдә әти- әнисе, туганнары. Ул алар белән күңелле сөйләшә, әңгәмә кора. Ял көннәрендә бергәләшеп табигать кочагына чыгып керү, тирә-якны күзәтү, гаилә берлеген дә сакларга ярдәм итә бит. Әйе, хәзер әти-әниләрнең вакыты бик күп түгел, күбесенчә ул юк та әле. Гаилә җылысы һәр кешегә рәхәтлек, ләззәт бирә. Әйтик, бала мәктәптә дуслары белән аралаша, белем ала. Әлеге дустына мөгаләмә кешегә рәхәтлек, ләззәт бирмиме­ни? Әлбәттә, бирә. Бары үзеңнең рухи ныклыгыңны саклаган хәлдә, тормышның һәр мизгеленнән ях­шылык кына эзләргә кирәк.

Тормыш гел рәхәттән, яхшылык­лардан гына тормый. Ләкин бер­нәрсә дә гомерлек түгел, авырлык­лар вакытлыча гына. Аларны ихтыяр көчен саклаган хәлдә, сабыр итеп үткәреп җибәрә белергә кирәк. Әгәр дә кеше үзенә начар гадәт­не юлдаш итә икән, авырлыклар үтәр, ә әлеге начар гадәт кешедә калыр. Тормышның матур, сөенеч­ле мизгелләрен кеше тулысынча кабул итә алмый. Ул инде начар гадәт баткаклыгында. Бары тик әлеге сазга килеп эләккәч кенә кеше үзенең кайда икәнлеген аңлый. Лә­кин соң була. Мондый хәлдә калмас өчен әти-әниләребез, укытучыларыбыз безне тормышка әзерлиләр, зарарлы гадәтләрдән саклыйлар. Алар безгә бәхетле яшәү серләрен өйрәтүче чын дусларыбыз, киңәшчеләребез.

Менә шушындый әти һәм әниләр, укытучы­лар булганда, һәр бала файдалы эшләр белән генә шөгыльләнер, на­чарлыклар, зарарлы гадәтләр без­не читләтеп үтәр, дим мин. Бөтен дөньяда яман чирләрне, зарарлы гадәтләрне бетерү - һәркемнең изге бурычы, һәр бала, һәр өлкән кеше көрәшкә кушылса һәм үзе дә яхшы үрнәк күрсәтсә, без моңа ирешәчәк­без.

Барысы да үзебез нең кулда.

Краткое описание документа:

Примерное сочинение-рассуждение (на татарском языке) на актуальные проблемы в нашей жизни - алкоголь, наркотики.

Читайте также: