Надан кеше турында сочинение

Обновлено: 05.07.2024

Помагите написать сочинение, Кеше хэр яктан гузэл булырга тиеш на татарском пж . В интернете не смог найти

Трудности с пониманием предмета? Готовишься к экзаменам, ОГЭ или ЕГЭ?

Воспользуйся формой подбора репетитора и занимайся онлайн. Пробный урок - бесплатно!

  • 23.03.2017 18:01
  • Другие предметы
  • remove_red_eye 8075
  • thumb_up 5
Ответы и объяснения 1

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.

Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп. Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә. Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе. Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як. Ул күп милләтле республика. Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган. Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша. Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

Татарстанда буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме. Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана. Элек-электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә. Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела. Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый. Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар. Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле. Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра. Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.



Прочие вопросы


2

Напишите сочинение на тему ''кеше үзе яши торшан чорны сайлап ала алмый, әмма без кешелекнн

Ответы

Сочинение / Кешеләрдәге матур сыйфатлар
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
дип яза үзенең "Бер үгет" шигырендә.
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, кыйммәтле урындагы бассейны һәм теннис кортлары булган зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Син, бу очракта, көтмәгәндә баеп киткән һәм үзен бик акыллы дип санаган бер хайван, ә дөресрәге мактанчык маймыл гына.
Кыйммәтле җиһаз җыю, байлык артыннан куу белән шөгыльләнмәскә, ә үзеңнең эчке дөньяңны баетырга, белемеңне һәм уңай сыйфатларыңны арттырырга, ихтыяр көчен ныгытырга, чын дуслар табу һәм үзең дә чын дус булырга өйрәнергә кирәк. Шулай булса, вакыт узу белән барысы да килер: матди байлык та, тормышның төрле шартларына бәйле булмау да, үз-үзеңне яклый белү дә.
Әлбәттә, минем уй-фикерләрем бераз буталган. Хәзергә үземнең акылымны һәм характерымның уңай сыйфатларын камилләштерергә һәм үстерергә икәнлеген, ә калган нәрсәләрнең аннары килерен аңласам да, мин бит юллар чатында торам. Ләкин шунысы бәхәссез: күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар!

Нажмите, чтобы узнать подробности

?ир й?зенд? кошларны? бик к?п т?рл?ре бар. Аларны? к?бесе табигатьт? ?зл?ре кыргый булып яшил?р. ? кеше кулына иял?штерг?н кошлар кеше ярд?менн?н башка яши алмыйлар ??лак булалар. ??рбер кошны? яш?? урыны була. Кайбер кошлар авыл тир?сенд?, ш. рд?, басуда ??м урманнарда гына яшил?р. Л?кин алар азыкны кайдан таба алалар шуннан эзлил?р ??м тукланалар. Кошлар табигатьк? бик зур ?лешл?рен керт?л?р. Алар табигатьне, агачларны, ?семлекл?рне саклауда булышалар ??м алар табигатьне? матур мо?ы да булып тора.Кошлар булмаса урманнарда корткыч б. кл?р агачларны ??м ?семлекл?рне ашап табигатьне? ?сешен? бик зур йогынты ясарлар иде ??м табигатьт? ?семлекл?рне? ?сеше бик к?пк? кимер иде. Шулай булгач табигатьт? ?семлекл?р ким? кеше тормышына да начар йогынты ясый. Без кошларга булышырга тиеш. Ч?нки кыш ?ит? бел?н кошларга бик авыр, аларга азык табуы кыенлаша. Шуны? ?чен к?п кен? кошлар к?чм? тормышка ?йр?нг?нн?р. Алар ?ылы якларга, азык булган якларга очып кит?л?р. Л?кин к?п кошлар безне? кырыйда кыш к?не д? яшил?р. Аларга булышу ?чен без ?имлекл?р ясап элдек. ? кайбер кошлар ?чен оялар да ясадык. Без кошларны сакларга ??м якларга тиеш.

Кошлар – безнең дуслар.

Җир йөзендә кошларның бик күп төрләре бар. Аларның күбесе табигатьтә үзләре кыргый булып яшиләр. Ә кеше кулына ияләштергән кошлар кеше ярдәменнән башка яши алмыйлар һәлак булалар. Һәрбер кошның яшәү урыны була. Кайбер кошлар авыл тирәсендә, шәһәрдә, басуда һәм урманнарда гына яшиләр. Ләкин алар азыкны кайдан таба алалар шуннан эзлиләр һәм тукланалар. Кошлар табигатькә бик зур өлешләрен кертәләр. Алар табигатьне, агачларны , үсемлекләрне саклауда булышалар һәм алар табигатьнең матур моңы да булып тора.Кошлар булмаса урманнарда корткыч бөҗәкләр агачларны һәм үсемлекләрне ашап табигатьнең үсешенә бик зур йогынты ясарлар иде һәм табигатьтә үсемлекләрнең үсеше бик күпкә кимер иде. Шулай булгач табигатьтә үсемлекләр кимү кеше тормышына да начар йогынты ясый. Без кошларга булышырга тиеш. Чөнки кыш җитү белән кошларга бик авыр, аларга азык табуы кыенлаша. Шуның өчен күп кенә кошлар күчмә тормышка өйрәнгәннәр. Алар җылы якларга, азык булган якларга очып китәләр. Ләкин күп кошлар безнең кырыйда кыш көне дә яшиләр. Аларга булышу өчен без җимлекләр ясап элдек. Ә кайбер кошлар өчен оялар да ясадык. Без кошларны сакларга һәм якларга тиеш.

Помагите написать сочинение, Кеше хэр яктан гузэл булырга тиеш на татарском пж .

В интернете не смог найти.


Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле.

Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта.

Безнең чиксез киң илебездә матур шәһәрләр һәм авыллар бик күп.

Тик бөек татар телендә аңлашып, сөйләшеп, татар халкының гореф - гадәтләренә буйсынып яшәгән кешеләр, әлбәтта, Татарстан республикасында гомер кичерә.

Татарстан республикасы экономик яктан һәм кеше саны буенча Русиянең иң зур республикалыраның берсе.

Шулай ук хәзерге Татарстан йөздән артык милләткә туган йорт, туган як.

Ул күп милләтле республика.

Татарстан үзенең бай тарихы һәм уникаль табигать ресурслары белән халкында горурлык хисе уята, шуңа күрә дә бу табигать почмагы туристларның игътибарын яулап алган.

Зур уңыш бирә торган киң басулар, күп миллионлы шәһәрләр зәңгәр сулы Кама, Идел елгалары һәм яшел урманнар белән алмаша.

Республика җир асты байлыклары белән дә горурлана ала.

Татарстан республикасында татар мөселман һәм рус православие мәдәниятенең үзара бәйләнеп яшәвенең үрнәге күрсәтелгән.

Тарихының авыр вакыйгаларына карамастан, татар һәм рус халкы татулыкта һәм бердәмлектә яши.

Татарстанда буыннан - буынга күчеп килгән гореф - гадәтләр, бәйрәмнәр бик күп.

Шуларның берсе - Сабантуй бәйрәме.

Бу милли бәйрәм язгы чәчу тәмамлануга багышлана.

Элек - электән Сабантуйның күрке - ат чабышлары, әлеге Татарстанда да бу спорт төренә бик әһәмиятле урын бирелә.

Сабантуй бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә татарлар яшәгән барлык регионнарда да, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән бергә республикада яшәүче башка милләтләрнең дә бәйрәмнәренә дә зур игътибар салынган.

Татар көйләре бигрәк тә моңлы булып тоела.

Башка телләргә тәрҗемә ителми торган моң сүзе татар халкының күңелен сыйфатлый.

Татар шигырьяте һәм җыр иҗаты белән бер рәттә татар мәдәниятендә традицион һөнәрләр дә зур урын алып тора, алар татар халкының рухи дөньясын чагылдыралар.

Мәсәлән, татар халкының ювелир сәнгате бөтен дөньяга билгеле.

Шулай итеп, татар сәнгате безнең – татарларның - борынгы буыннарыбызның яшәү рәвешен, мәдәниятен чагылдыра.

Без, егерме беренче гасыр кешеләре, үз халкыбызның, үз туган ягыбызның гореф - гадәтләрен ихтирам итеп яшәргә тиешбез.

Читайте также: