Гыйлем алу бэхетенэ бару сочинение

Обновлено: 05.07.2024

Имам булуның хикмәте Имам сүзе татар теленә тәрҗемә иткәндә “алда торучы” дигәнне аңлата. Ягъни имам булучы кеше бөтен изге эшләрдә алда, башкаларга үрнәк, адашаканнарны туры юлдан алып баручы, караңгыда яктырткучы, яхшылыкның таралуына сәбәпче, киңәшче, авыр хәлгә калганнарга чыгу юлын күрсәтүче, йөрәгендә хаста булганнарга “рухи табиб”, халыкны берләштерүче, хикмәт иясе булырга тиеш. Имам булган кешедә 3 сыйфат булса, мәхәллә халкына, дингә һәм тирә-якка файдасы күп булыр. 1) Гыйлем. Аллаһы Тәгалә әйтте: Бик белгел: һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә. (“Мөхәммәд” сүрәсе, 19 аять). Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм әйтте: “Гыйлем алу һәр мөселман ир һәм хатын-кызга, бишектән алып ләхеткә кадәр тиешле”. Әлхәмдүлилләһ безнең татар-мөселман тарихында галимнәр күп булган. Аларның даны барлык дөньяга таралган, үзләреннән соң китаплар, шәкертләр, динебезгә, милләтебезгә яхшы эз калдырганнар. Алар арасыннан: Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Зәйнулла Расулев, Әхмәтһади Максуди һәм башкалар. Аларның урыннары җәннәттә булсын. Гыйлем алыр өчен бездә хәзер Аллаһка шөкер мәдрәсәләр, Рәсәй Ислам Университеты, Болгар академиясе бар. 2) Гамәл. Алган гыйлем буенча яшәү. Аллаһы Тәгалә әйтте: Ий мөэминнәр эшләмәгән һәм эшләмәячәк гамәлләрне ник эшләгән булып сөйлисез? (“Әс-саф” сүрәсе, 2 аять). Бер хәдистә җәннәт әһелләре: “Ничек сез монда эләктегез? Сезнең сөйләгән вәгазьләрегезгә ияреп, без җәннәткә ирештек”, -диеп җәһәннәм әһелләренә әйтәчәкләр. Алар җавап кайтарырлар: “Без сезне чакырдык, ләкин сөйләгән буенча яшәмәдек бит”. Шушы нәрсәгә бер мисал китерәсем килә. Әбү Хәнифә хәзрәте янына бер ана үзенең малаен китерә. Бу хатын-кыз:”Ий хәзрәт, минем улымның сәламәтлегенә зыян китерү сәбәпле бал ашамасын”, - дип мөрәҗәгать итә. Хәзрәт аңа 40 көннән соң килергә куша. Инде вакыт үткәч, бу хатын-кыз тагын улы белән килә. Әбү Хәнифә хәзрәтләре: “Улым, бал ашама!” - дип әйтә. Теге малай: “Яхшы, хәзрәт”, - дип, җавап кайтара. Шуннан соң хатын-кыз: “Нишләп әле 40 көн узгач кына әйттегез?” - кызыксынып имамнан сорый. Әбү Ханифә хәзрәтләре: “Мин үзем шәхсән балны бик яратам. Шуның өчен аны 40 көн буена ашамадым”, - дип җавап кайтара. Димәк моннан нинди нәтиҗәне чыгарып була? Кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керсен өчен, Имам кеше үзе халыкка бәян иткән сүзләре буенча яшәсә генә уңай нәтиҗә булыр. 3) Тәкъвалык. Аллаһы Тәгалә әйтте: Алар әйтерләр: Ий Раббыбыз, безгә изге хатыннар вә яхшы балалар бир, аларның Сиңа итагать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез карарланырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә Имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр. (“Әл-Фуркан” сүрәсе, 74 аять). Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә радыйяллаһү ганһәдән: “Иреңнең холкы нинди?” - дип сораганнар. Ә ул радыйяллаһү ганһә җавабында: “Аның холкы Коръән”, - дигән. Бер кеше мөселманнардан: “Кая сезнең китабыгыз? Күрсәтегез әле миңа?” - диеп әйтә. Аңа: “Бу сәхабәгә игътибар бир Аның исеме Әбү Дәрдә радыйяллаһү ганһү. Ул тере Коръән”, - дип җавап кайтара. “Ни өчен ул тере китап булып тора?” - кабат теге кеше сорый. “Чөнки ул Коръән буенча яши”, - аңа җавап кайтаралар. Шуның өчен сәхабәләргә карап, кешеләр әйтерләр иде: “Әгәр сезнең кебек булмасак, без үкенүдә һәм бәхетсез булачакбыз”. Барыбызга да мәгълүм булганча динебездә мәшһүр 4 имам бар. Шулар арасыннан Әбү Хәнифә хәзрәтләре. Әлбәттә без Әбү Хәнифә мәзһәбендә булгач, үзебезнең имамыбызны белергә, аның тормышын өйрәнергә, күркәм сыйфатларын үзебездә булдырга тырышырга тиешлебез. Әгәр кешегә миндә яхшы ислемай бар, дип тәкъдим итсәк. Кайберәүләр сорарлар, ә башкалары теләмәсләр. Ә инде ислемайны үзебезгә сөртсәк, кешеләр үзләре килеп: “Каян бу татлы ис чыга? Без дә телибез мондый хушбуйга ия булырга диячәкләр”. Йә Раббым Аллаһ, безгә тәкъва имамнарны насыйп ит. Алар Ислам динен ныгытуга, халыкны туры юлдан алып баруда, киләчәк буыннарга үрнәк алырдай итеп, үз вазыйфаларын башкарырга насыйп әйләсәң иде. Әмин. "Ибраһим хәзрәтнең хикмәтләре" китабыннан

Прекрасный нрав – это одно из лучших достоинств, которое спасёт его обладателя от огня Ада. «Мы сделали вас общиной, придерживающейся середины, чтобы вы свидетельствовали обо всём человечестве, а Послан.

Чтобы отметить человека, наведите на него курсор и нажмите левую кнопку мыши. Чтобы отметиться на фото, наведите на себя курсор и нажмите левую кнопку мыши.

Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!


Пармезан Черница

Лучший ответ:


Онтонио Веселко

Менэ ямле жэй дэ килеп житте .кешелэр бик жинел кимгэ кучтелэр. Эллбэттэ без дусларыбыз кошлар да кайтып житэрлэр.Куп тэ утмэс су коенырга йори башларбыз .можно так начать ну вот это лучше за это мне5 поставили Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме. Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!




Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.

Нажмите, чтобы узнать подробности

НӘРСӘ СОҢ УЛ БӘХЕТ? Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет? Кем өчендер бәхет - саулыктыр. Сыкранмыйча иртән күзең ачу, Әйтеп бетергесез шатлыктыр. Кем өчендер бәхет- якты көнне Үз күзләрең белән күрүдә. Ни җитә соң җир өстенә басып, Үз аягың белән йөрүгә. Кем өчендер бәхет- ана назы, Тоя алу әни җылысын. Югалткачтын газиз шул кешеңне Җаның әрнеп, сыкрап елыйсың. Кем өчендер бәхет- гаиләң булу, Ялгызлык бит үтә бәгыръгә. Насыйп ярың янәшәңдә икән, Хөрмәтлә син аны, кадерлә. Кем өчендер бәхет- туйганчы бер Җылы ризык авыз итүе. Ай-хай авыр йортсыз-җирсез калып, Сукбайлыкта гомер итүе. Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет, Кем өчендер бала сөюдә. Ана булу дигән- олы бәхет, Бирелми лә бөтен кешегә. Җаның тыныч булу- бәхет диләр, Тынгы тапмый кайчак күңелең. Бер мәгънәсез яшәү рәвешенә Әйләнә дә куя гомерең. Нәрсә соң ул бәхет, дияр берәү, Мин бәхетсез, дияр, зар елап. Син бәхетсез түгел, яле кара Бик тирәннән, төптән бер уйлап? Без бәхетле икән, чын-чынлап! Г. Шәрипова .


-75%

Шайхутдинова Лилия Магфуровна

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән. Бала иң беренче сүзендә “әни” дип, юкка әйтмидер. Һәр әни үзенең баласы турында кайгыртып калмыйча, анда кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын да тәрбияли. Әни безне мөстә – кыйль фикер йөртергә, үзебезнең хаталарны танырга ярдәм итә. Тормышның булачак һәм үткән көннең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ әни безгә кешенең кадерен белергә, туганнарың турында кайгыртырга, өлкәннәрне хөрмәт итергә өйрәтте. Бары әни генә синең уңышларыңа һәм ирешкән дәрәҗәләреңә чын күңелдән куана.

Әни – безнең киңәшче.Ул безгә дөресен әйтүче, хаталарыбызны төзәтеп, туры юлга бастыручы. Хәтта өлкән кешеләр дә еш кына әниләренә мөрәҗәгать итәләр. Һәр кеше үз әнисен үзенчә ярата: кемдер аңа матур сүзләр белән эндәшсә, кемдер өй эшләрен эшләргә ярдәм итә, әнисе турында кайгырта. Начар әниләр булмый. Әни кеше беркайчан да үз баласын алдамый. Җир йөзендә һәр әни баласы өчен хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Әни безнең яратуны таләп итмичә, чын күңеленнән, ихластан ярата.

Әлбәттә, мин үземнең әниемне яратам һәм хөрмәт итәм. Ул минем бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңең серләреңне сөйләп була торган, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкып, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштырга алмый.

Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!

“САМЫЙ ДОРОГОЙ ЧЕЛОВЕК”

Мама – это самый родной, близкий и дорогой человек для каждого из нас. Она дала нам самое ценное, что мы имеем – нашу жизнь. Не зря первое слово, которое произносит ребёнок - “мама”. Каждая мама не только заботится о своём ребёнке, но и старается привить ему самые лучшие человеческие качества. Мама учит нас самостоятельно принимать решения, признавать свои ошибки. Она учит нас ценить жизнь и каждое прожитое мгновенье. Именно она научила нас ценить людей, заботиться о близких и уважать старших. Только мама всегда будет искренне радоваться нашим успехам и достижениям.

Конечно же, я очень люблю и уважаю свою маму. Она у меня очень добрая и справедливая. Какое же это счастье осознавать, что есть человек, которому в любой момент можно рассказать что-либо или поделиться каким-то секретом и быть уверенным в том, что всё это останется между вами. Моя мама, как солнце, светит каждому в нашем доме. Я даже боюсь представить, что бы я без неё делала. Мама научила меня многому, я безумно благодарна ей за это.

Каждый из нас благодарен своей маме за всё, что она делает для нас. Не нужно никогда забывать о своих матерях, ведь никакие друзья, деньги не смогут заменить нам нашу родную маму.

Читайте также: