Татар теле план конспект

Обновлено: 07.07.2024

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат:

1 . Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе,

асыл, нисби булуы турында белемнәрен системалаштыру,

сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру;

2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;

3.Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,мультимедия, презентация, карточкалар, тестлар, сүзлекләр.

Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.(1 мин.)

2.Актуальләштерү. (11 мин.)

Сүзлек диктант(Бер укучы тактада яза).

Яшел, йомшак, йомры, мәхәббәтле, мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, көзге, ямьле, нәфис, тиңсез, ышанычлы, сыек, мәрхәмәтле, оялчан, өлгер.

Тикшерәбез. Слайд №1

- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?

- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?Мисаллар сүзлек диктанттагы сүзләр белән әйтегез.

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?

- Нинди сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала?

- Нинди сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала?

- Күпчелек очракта сыйфат белән белдерелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Җөмләдә аергыч , хәбәр , хәл булып килә ала.
- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

Сыйфат предметның төрле билгесен белдерә алалар.
Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)
Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)
Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)
Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)
Массасын ( җиңел, авыр)
Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)
- Сыйфат нинди ике төргә бүленә? (асыл һәм нисби)

- Дөрес. Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.

(Дәреснең темасы, максаты әйтелә).Слайд №2

3.Яңа теманы аңлату .(13 мин)

Дәрәҗә - степень
Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.

Сыйфатларны чагыштырыгыз. Предметның билгеләре аерыламы?

Яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт (үлән)

Җитез, җитезрәк, үтә җитез (кыз)

Салкын, салкынрак, бик салкын, салкынча (көн)

Димәк, яшел, җитез, салкын - предметның төп билгесе .

ямь-яшел, үтә җитез, бик салкын – предметның билгесе төп билгедән артык булуы

яшелрәк,җитезрәк, салкынрак – бер предметтагы билгенең икенчесенә караганда артыграк яки азрак булуы.

яшькелт,салкынча – предметның билгесе төп билгедән ким булуы .

Ә хәзер слайдка игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Ясалу юллары анлатыла.
1. Гади дәрәҗә ( Основная степень).
2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень).
3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень).
4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень).

4. Дәреснең ял итү өлеше (Физкультминута 2 минут)

5. Яңа теманы ныгыту.(16 мин.)

Сыйфатларны 4 дәрәҗәгә куегыз. Язабыз. Слайд №7.

Салкын, ак , җылы, авыр, матур, тын, усал, хәйләкәр, куркак, зур.

Тикшерәбез. Слайд №8

Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
Матур Матуррак Бик матур ------------
Тын Тынрак Тып-тын -------------
Усал Усалрак Бик усал ------------
Хәйләкәр Хәйләкәррәк Бик хәйләкәр -------------
Куркак Куркаграк Бик куркак ------------
Зур Зуррак Зуп -зур -------------

Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?Авыр,тын, матур, усал, хәйләкәр,куркак ,зур сыйфатларның кимлек дәрәҗәгә куеп булмый.Бу очракта аларның антонимнарын кулланабыз. Нинди сүзләргә антоним дип әйтәбез? Антонимнарын әйтегез. Нинди сүзләргә синонимнар дип әйтәбез? Матур сүзенең синонимнарын әйтегез.

Көчле, урта, йомшак укучыларга биремнәр белән карточкалар бирелә.

Карточка №1 (Көчле укучы)

Текст өстендә эш. Сыйфатларны тап.
Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.
Кешеләр җылы киемнәрен киделәр. Агачлар ак күлмәк кигән кебек
утыралар. Кыш көне кошларга да салкын. Аларга ризык табуы бик
авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, җим салалар.
Менә урман. Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Анда каен, усак,
нарат, чыршы, имән агачлары үсә. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күр-
ренә. Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен,
зур пошилар да яши.
Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиешләр.

Карточка №2 (Көчле укучы )
Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер.
Кышын көн кыска, ә төн . .
Җәен көн аяз, ә көзен . .
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган . .
Китап калын, ә дәфтәр . .
Алма баллы, ә лимон . .
Кар йомшак, ә боз . .
Шикәр ак, ә күмер . .

Карточка №3(Көчле укучы телдән эшли)

Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе.
Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий
дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.

Карточка№4(Урта укучы эшли)

Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз.
Җилсез . чәчәк
Хуш исле . иртә
Көчле . дәрес
Кызыклы . бала
Уңайлы . тавыш
Тәмле . өстәл
Матур . аш

Карточка №5(Урта укучы эшли)

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.
. . көн. Болында . , . чәчәкләр үсә. . күктә . кошлар сайрый.
. үлән арасында . җиләкләр үсеп утыра. Нинди . вакыт.
Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,
яшел.
Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен ки
рәк?

Карточка №6(Йомшак укучыга)
Уен. Карточкадагы “артык сүзне тап”.
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз, җиләк, тәмле.
Эшчән, кыз, укучы, малай.
Җил, кояш, кар, кечкенә.
Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.
Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

Ныгыту өчен 101 нче күнегүне эшләү. Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.(Барча укучы шул күнегүне эшләгәндә, карточка буенча эшләрне тикшерәбез).Аннары 101 нче күнегүне тикшерәбез.

Бирем.Шундый предметны тап.
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар).
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы).
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш. (лимон).
Табышмак әйтү.
1.Үзе кып – кызыл, күлмәге ямь – яшел . (Карбыз)
2.Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
3.Су түгел – сыек,
Кар түгел – ап – ак. (Сөт)

4.Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата.(Суган)

5.Көмеш тәнле, ите итәмле.(Балык)

6.А җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап.(Китап)

7. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

Уен “ Эстафета” ике группа ярыша. Тактада предметның исемен белде-
рүче сүз язылган, һәр группадан укучылар чыгып, предметның билгесен
белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк( кызгылт, к ы ска, озын җиңле, куе чәчәкле).
2 группа. Яулык ( бик нечкә, акграк,зур, өр- яңа, борынгы).

Тест сорауларына җавап бирү.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) кем? нәрсә?

3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 5;
б) 6;
в) 4;

4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
а) числительное;
б) прилагательное;
в) существительное;
г)наречие.

5.Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

6. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

7.Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип – тигез юл, шыр ялангач каен, чалт аяз көн, тома надан карт, гүзәлдән гүзәл кыз.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

8.Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә карый?

Эз куянныкы, китап апаныкы, бакча минеке, бакча мәктәпнеке.

а) ни сб и сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

9.Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе.

10.Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук билгедән артыграк и

кәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

Слайд №9.Тестларны тикшерәбез.

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.Белем бирү максаты:Укучыларның җәй турында белемнәрен ныгыту, җөмлә калыпларын дөрес куллану, белемнәрен сөйләмдә куллана белү, хикәя фигыльнең барлык-юклык формасын куллана белү.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты:Укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү.

3.Тәрбияви максат: ел фасылларына кызыксыну уяту, ике теллелек шартларында туган телгә мәхәббәт, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү,

Предмет нәтиҗәләре: 1. Өйрәнгән грамматиканы кабатлау.

2. Материалны үзләштерүгә кызыксыну уяту.

3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәсен үстерү.

4. Сүз байлыгын үстерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер,проектор,экран,тема буенча презентация,рәсемнәр.

Дәреслек: К.С. Фәтхуллова. “Татар теле”. Казан “Татарстан китап нәшрияте”, 2013

Дәрес тибы: Белем,осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.

Дәрес барышы:

l.Оештыру өлеше.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, уңай саләт тудыру.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә!

ll. Дәреснең темасын билгеләү.

Сегодня не совсем обычный урок. К нам пришли гости. Давайте, ребята, покажем чему мы научились за год на уроках татарского языка.

Сейчас посмотрим небольшой клип и попробуем сформулировать тему нашего урока.

(музыкальная заставка - клип о лете).

Итак, как вы думаете, о чём пойдет речь на нашем уроке.

Сез ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-О лете. О том, чем будем заниматься летом.

Фонетик зарядка.

Укучылар, авазларны минем арттан кабатлагыз.

[а]-[] [йа]-[й] [ж]-[]

[о]-[] [йу]-[йү] [н]-[]

lII Яңа теманы аңлату.

Дөрес әйтәбез. Говорим правильно

На доске словосочетания на татарском языке, дети правильно проговаривают и переводят на русский язык

Чтение диалога в парах

Укыйбыз һәм сөйлибез. Читаем и рассказываем

Чтение текста по цепочке.

Сүзлек өстендә эш. (Словарная работа)

Нинди сүзләр аңлашылмады?

Су керәләр – купаются – су төшәләр

Гөмбә – гриб –мәшкә.

( на доске картинки)

Текстның эчтәлеген сөйләү.

Физкультминут ( татар музыка)

Су буенда бакалар

Бик иртә уяндылар.

Алга да иеләләр,

Артка да бөгеләләр,

Уңга да иелделәр,

Сулга да иелделәр.

Ә аннан соң бергәләшеп,

Куллар белән чәбәкләп,

Аяклар белән тыпырдап

IV.Теманы ныгыту

Группага бүленеп эшләү.

1 группа - № 4 – Сорауларга җавап бирәбез. Отвечаем на вопросы.

2 группа - №5 – 79 нчы биттәге рәсем буенча диалог төзибез. Составляем диалог по рисунку на стр. 79

3 группа -№6 – Җөмләләр төзибез. Составляем предложения

V. Үткәннәрне кабатлау

7 бирем. (хикәя фигыльнең барлык юклык формасы)

8 бирем. Җөмләләр төзибез. Составляем предложения.

VI .Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау.

Җәен көннәр нинди була?

а)салкын б) начар в) эссе

2. Укучылар каникулда нишлиләр?

а) укыйлар б) ял итәләр в) эшлиләр

3. Урманда күбәләкләр . .

а) үсә б) сайрый в) оча

4. Мин җәйне бик . .

а) яратам б) сагынам в) көтәм

- Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез. Укыдыгыз, җөмләләр төзедегез. Үзегезнең белемле булуыгызны күрсәттегез. Бик тырыш булганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. А сейчас ребята давайте подведем итог нашему уроку. Сегодня вы очень хорошо поработали на уроке. Вы читали переводили, составляли предлоңения, находили правильные ответы на вопросы. Показали свои знания! Вы все большие молодцы! Спасибо вам за урок!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по татарскому языку для русскоязычных учащихся 2 класса. Тема урока : "Части тела" - "Тән әгъзалары".

Тема: Тән әгъзалары (2 сыйныф, рус төркеме)

Максат: 1.Тән әгъзалары атамаларын әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

3.Сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, карточкалар, күрсәтмә материаллар.

Методлар: аңлатмалы-иллюстратив, әңгәмә, тәрҗемә, хаталарны төзәтү.

I. Оештыру өлеше.

1. Укучыларны сәламләү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

3. Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

2. Тактада ике баганага язылган сүзләрне уку.

3. Бу сүзләрнең аермаларын табу.

2. Яңа теманы аңлату.

Яңа сүзләрне сүзлеккә язу.

Калын һәм нечкә сузыкларны искә төшереп, асларына сызу.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү.

2. Сорауларга җавап бирү.

IV.Өй эше бирү.

1.Тән әгъзаларын өйрәнергә.

V. Йомгаклау.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя бирү.

I.Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Исәнмесез, укытучы апа. Хәерле көн. Хәлләребез әйбәт.

-Бүген барысы да бар.

-Урамда көн нинди?

- Бүген көн матур, кояшлы.

-Хәзер нинди ел фасылы?

- Син нинди ел фасылын яратасың?

- Мин көзне яратам. (Әлеге сораулар төрле укучыларга бирелә)

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Укучылар, тактада 2 баганага (в 2 столбика) сүзләр язылган. Бу нинди сүзләр? Без аларны ни өчен (почему?) яздык? Кем бу сүзләрне белә? (1 баганага берлек сандагы тән әгъзалары, ә 2 баганага ике һәм аннан да артык булганнары языла)

- Әйе, укучылар, дөрес. Бу – тән әгъзалары (части тела). Без сезнең белән бүген дәрестә нишлибез?

1. сүзләрнең дөрес язылышын искә төшерәбез;

2. яңа сүзләр өйрәнәбез;

3. тән гигиенасын саклауны өйрәнәбез.

- Укучылар, без сезнең белән нинди яңа сүз ишеттек (услышали)? Ул нинди сүз?

- Тән әгъзалары (части тела).

- Әйе, укучылар, молодцы! Бу сүзне сүзлеккә язып куябыз: тән әгъзалары -части тела. Укучылар, тактага карагыз әле, анда сүзләр язылган. 1нче баганада нинди сүзләр һәм икенче баганада нинди сүзләр язылган?

- калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.

- Бик дөрес! Хәзер калын сузыкларга кызыл карандаш белән, нечкә сузыкларга сары карандаш белән сызабыз.

-. (укучылар тактада эшли)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Укучылар, игътибар итегез әле (обратите внимание). 2 баганадагы сүзләр безнең парлы тән әгъзалары (“парные” части тела). Давайте добавим к ним окончания , чтобы их стало много!

- Күзләр, кашлар, колаклар, куллар, аяклар һ.б.

- Молодцы, укучылар! Бик әйбәт! Давайте вспомним правило. Кто сможет ответить?

- . –лар (-ләр); -нар (-нәр) кушымчаларының кайчан һәм ничек ялгануын рус телендә сөйлиләр. (Әлеге сүзләрне дәфтәргә язабыз һәм карандаш белән күплек сан кушымчаларының астына сызабыз)

Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

“Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм!”

-Укучылар, карагыз әле! Безгә хат һәм капчык килгән! Хат – письмо, капчык – мешок. Аны безгә табиб (врач) җибәргән. Башта хатны укыйбыз. Укучылар, экранга карагыз әле. Ул безгә үзенең киңәшләрен биргән (он нам дал свои советы).

Кулыңны сабын белән ю!

Кулыңны сөлге белән сөрт!

Тешеңне теш щеткасы белән чистарт!( Бергәләп укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез). Укучылар, бу җөмләләрдә командалар бирелгән. Давайте выпишем эти команды (дәфтәрләргә язабыз) и попробуем выполнить эти команды сами! Мы эти действия должны выполнять сами и каждый день! Не забываем о гигиене своего тела! (Капчыктан сабын, теш щеткасын һәм сөлгене алабыз. Шул сүзләр белән югарыда укыган җөмләләрне яңадан кабатлыйбыз).

Мин сабын белән кул юам!

Мин сөлге белән кул сөртәм!

Мин теш щеткасы белән теш чистартам! Укучылар, бу җөмләләрне дәфтәрләргә язабыз.

IV. Өй эше бирү.

-Укучылар, көндәлекләрне ачабыз һәм өй эшен язып куябыз. Өй эше: тән әгъзаларын (части тела) ятларга.

V. Йомгаклау.

- Инде, укучылар, сүзләрне тагын бер тапкыр искә төшерик. (Хор белән яңа сүзләрне кабатлап чыгабыз. Укучыларга билгеләр куела). Бүгенгә дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар!

Опубликовать и скачать методические разработки педагога средней школы по обучению детей татарскому языку.

Здесь вы найдете уроки, конспекты, тесты, презентации, планы, мероприятия и прочие полезные материалы для работы учителя и обучения школьника.






Повышение познавательной активности у учащихся на уроках родного языка

Данное методическое пособие было разработано для преподавателей родного языка с целью повысить качество преподаваемого предмета, уделяя внимание каждому ученику. Как мы знаем, психологи и педагоги вместе с медиками отмечают неуклонный рост числа дет .






Технологическая карта урока

Дәреснең технологик картасы: - дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләрне; - дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын; - укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен; - теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, м .






технологическая карта урока "Галимҗан Гыйлҗманов"Яшел тутый"

Технологическая карта урока по родной (татарской) литературе "Галимҗан Гыйлҗманов "Яшел тутый" ( "Зеленый попугай") разработана для учителей, работающих в 9 классе русских школ.Ожидаемые результаты: Предметные результаты: понимание произведения и опреде .






Использование игровых технологий на уроках татарского языка и литературы.

На современном этапе главной задачей государственной образовательной политики является создание условий для достижения нового качества образования в соответствии с перспективными потребностями современной жизни, обеспечение доступности образования для все .






Писательница К.Тимбикова

Кояш Тимбикова родилась 16 ноября 1937 года в моей деревне – в деревне Нарат Елга Чистопольского района Республики Татарстан в семье физиков и лириков (отец - Закир - математик, мать - Сания - языковед, литератор, мать награждена орденом Ленина). Выросла .






Рабочая программа по родной (татарской) литературе 5-9 классы






Рабочая программа по родному (татарскому) языку 5-9 классы






Мәктәптә Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнү

Мәктәптә Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнү Т.Миңнуллинның, драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин. Бүгенге көндә ул – татар сәхнә әдәбиятының алгы сафында атлап, аны әйдәп баручы, аның төп ү .






Использование игровые технологии при объяснении темы "Числа"

Проектная работа на тему "Использование игровые технологии при объяснении темы "Числа". Проект эшемнең максаты – туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга белем бирүдә һәм телгә кызыксыну уятуда уеннарның әһәмиятен күрсәтү. Максатыма ирешү өчен .






Тылсымлы әкиятләрдә сыйфатлар нинди була?

“Әкият сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга серле дөньясы белән нәкъ менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә генә түгел: тылсымлы әкиятләр-әкият жанрының үзәге ул. Алар сан ягыннан да күп, күләмнәре дә зур, алар фантазиягә бай, кызык һәм мавыктыргыч.






Мустай Карим "Долгое-долгое детство"






Тема. Зәйнәб Биишеваның тормош һәм ижад юлы

Тема. Зәйнәб Биишеваның тормош һәм ижад юлы Маҡсат: уҡыусыларҙы З.Биишеваның тормош юлы, ижады менән таныштырыу, тасуири уҡыу күнекмәләрен нығытыу, шағир менән ғорурланыу хисе тәрбиәләү. Йыһазлау. З.Биишеваның портреты, шағирға арналып эшләнгән альб .

★




Б.Урманче

Презентация. Знакомство с биографией художника. С картинами художника. Встреча с женой художника. Музей художника в Казани. Открытие памятника Б.Урманче. По каждому слайду идет обсуждение данного материала.






Сценарий урока "В гостях у сказки"

Обобщающий урок в 5 классе тема: Сказки Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы¬гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү; 2. Әкиятләрне төрләре буенч .






Технологическая карта урока по родному языку для 6 класса

Татар теле-6 нчы сыйныф Фонетика, графика буенча үтелгәнне кабатлау. 1) укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү;камилләштерү 2) белемнәрне ныгыту; 3) туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; 4) матур язу күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләмен үстерү. Шәхси .






Календарно- тематическое планирование по родной литературе для 5 класса

5 нче сыйныф өчен әдәбияттан (татар әдәбияты) календарь-тематик план төп гомуми дәрәҗә өчен эшләнгән “Татар телендә белем бирү оешмалары өчен туган телдән (татар теленнән) эш программасы”на нигезләнеп төзелде. Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабиро .






Р. Фахретдин

Әхлак – яшәеш нигезе. Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы - гаеп эштер. Ризаэддин Фәхреддин Ризаэддин Фәхреддин укымышлы гаиләдән. Башла .






Презентация к уроку башкирского языка "Виды сказок"

Презентация к уроку башкирского языка "Виды сказок" для учащихся русскоязычных школ. В презентации представлена классификация сказок по видам.






Мад- царддæтæг

Грамматикон темæ: Номдары тыххæй рацыд æрмæг бафидар кæнын. Урочы нысантæ: 1.Номдарæй рацыд æрмæг бафидар кæнын. 2.Ныхасы рæзтыл бакусын. 3.Ныййарæг мадæн а .






Мастер класс

Мастер класс для учителей татарского языка и литературы. Тема. Яхшылык! Максаты: мастер класста катнашучыларда яхшылык турында күзаллау булдыру,тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша яхшылык төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру. Яхшылык эшлә .

Заказать рецензию на методическую разработку
можно здесь

Пройдите курс дополнительного образования по теме: Оказание первой помощи в образовательных учреждениях

Оказание первой помощи в образовательных учреждениях Пройти обучение

Благодарность руководству образовательного учреждения за поддержку и развитие профессионального потенциала педагогического работника

Диплом за отличное владение и эффективное применение современных педагогических методик в условиях реализации ФГОС

  • Свидетельство о регистрации средства массовой информации ЭЛ № ФС 77 — 58841 от 28 июля 2014 года выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационный технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
  • Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 4276 от 19.11.2020 года. Серия 78 ЛО № 0000171 Выдана Комитетом по образованию Правительства Санкт-Петербурга
  • В соответствии с Федеральной целевой программой развития системы образования на 2011–2015 гг. и проектом концепции федеральной целевой программы развития образования на 2016–2020 гг.

Читайте также: