Конспект открытого урока по татарскому языку

Обновлено: 05.07.2024

Дәреснең темасы : “Кышкы уеннар “ темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кабатлау.

Класс: 4 а- рус төркеме

Программа: Хәйдарова Р.З.

Дәрес тибы : Лексик –грамматик күнекмәләрне камилләштерү. Кабатлау дәресе.

Предмет: татар теле.

Максат: Актив үзләштерелгән лексик –грамматик материалны практикада дөрес куллана белү күнекмәләре формалаштыру;

Сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзи белү күнекмәләрен камилләштерү;

Бәйләнешле диалогик сөйләмне үстерү;

Кышкы табигатькә мәхәббәт, иптәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: мультимедийный экран,магнитлы такта (тактада- ромашка рәсеме, кар бабай рәсеме ясар өчен аның элементлары, сораулар язылган табличкалар); компьютер, ноутбук;

Материал: татар теле дәреслеге, сүзлекләр.

Тактаның бизәлеше:

Опорные слова:

Т әгәрәтә-крутит

Тоттырам, бирәм

Гәүдә-туло вище

Егерменче декабр ь.

Дәрес барышы.

1.Уңай психологик атмосфера тудыру-“Иртәнге комплимент” энергизаторы .1 слайд

-Укучылар, исәнмесез! Кәефләрегез ничек?

-Сез бүген шундый матурлар! Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм матур сүзләр әйтегез әле, кәефләрегез тагын да яхшырсын! Елмаю кешенең күңелен күтәрә, безгә рәхәт була.

-Әйдәгез, яхшы кәеф белән бүгенге дәресне башлыйк!

2. Дежур чыгышы .

- Хәзер сүзне дежурларга бирәбез.

-Рәхмәт сезгә, утырыгыз!

II. Актуальләштерү.

Дәрес темасы һәм максатлары белән таныштыру .2 слайд

-Укучылар, бүген без сезнең белән “Кышкы уеннар” турында сөйләшербез, күнегүләр эшләрбез.

Аудирование.3 слайд

Сорауларга җавап бирү.

Әйтегез әле, хәзер нинди ел вакыты?

Урамда көн нинди?

Нинди кар ява?

Елгада нәрсә катты?

Балалар нәрсәдә шуа?

Алар кардан нәрсә ясыйлар?

Өй эшен тикшерү. №6- 102 бит. 4-5 слайд.

-Сез өйдә кышкы уен турында язып килергә тиеш идегез. Әйдәгез тикшерик әле.

Белмәмешкә ярдәм ит! Уены. Җөмләдәге сүзләрне дөрес урнаштыр!Дәфтәрдә эш. 6,7, 8слайд.

Камыраяк тимераякта шуа белми. Мин башым белән бозга егылдым .

Физминутка.” Сазлыктагы бакалар”- 9 слайд

-САЗЛЫКТАГЫ БАКАЛАР

БИК ИРТӘ УЯНДЫЛАР.

АЯКЛАРЫ БЕЛӘН ТЫПЫРДАП,

КУЛЛАРЫ БЕЛӘН ЧӘБӘКЛӘП

БИТЛӘРЕН ДӘ ЮДЫЛАР.

АЛГА ДА ИЕЛДЕЛӘР,

АРТКА ДА ИЕЛДЕЛӘР.

УҢГА ДА БӨГЕЛДЕЛӘР,

СУЛГА ДА БӨГЕЛДЕЛӘР.

“ Ромашка” уены. 1 сүз алалар, тәрҗемә итәләр, сүзтезмә төзиләр, җөмлә төзиләр. ( чаңгы, тау, шуа, боз, шугалак, кар бабай.)

Дәфтәрдә эш. Фигыльләрне юклык формага куеп язу. 11 слайд.

Боз катмаган. Мин шумыйм.Ул егылмады. Малай шуа белми.

Күзләргә гимнастика.- 12 слайд.

“ Кар бабай ясыйбыз” уены( сүзлекне камилләштерү- Мин шар тәгәрәтәм, зур шар куям- бу гәүдә. Тагын шар тәгәрәтәм, кечкенәрәк шар куям- бу баш. Бик кечкенә шарлар тәгәрәтәм, бу- куллар. Кулга себерке тоттырам. Борынга кишер куям. Башына чиләк куям. Күзләренә күмер куям.- 13 слайд

- Бик яхшы укучылар, менә безнең кар бабай әзер.

Диалогка репликалар куеп уку. 14 слайд.

-Ә хәзер иптәшегезне уйнарга урамга чакырып карарсыз. Диалогка репликалар куеп укыгыз.

- Син шугалакка барасыңмы?

-Башта дәрес әзерлим. Син дәрес әзерләдеңме?

-Синең тимераягың бармы?

- Бик яхшы, укучылар!Молодцы!

Өй эше бирү. №3- 105 бит .-15 слайд.

Йомгаклау. БИЛГЕЛӘР КУЮ.

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Кәефләрегез ничек?16 с.

- Укучылар, сез бүген бик актив булдыгыз. Рәхмәт.

-Укучылар тиздән нинди бәйрәм җитә? Әйе, яңа ел. Икенче дәрескә без сезнең белән яңа елга котлау язарбыз.-17 с

Ә хәзер дәрес тәмам, Сау булыгыз!

У вас недостаточно прав для добавления комментариев
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться.
Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться.
Это займет не более 5 минут.

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Заказать рецензию на методическую разработку
можно здесь

Физкультура в школе нужна для физического развития школьников, как воспитательная составляющая и озд. Подробнее.

Материал поможет расширить представления детей о весеннем празднике – 8 Марта.Учащиеся познакомятся . Подробнее.

Пройдите курс дополнительного образования по теме: Оказание первой помощи в образовательных учреждениях

Оказание первой помощи в образовательных учреждениях Пройти обучение

Диплом за отличное владение и эффективное применение современных педагогических методик в условиях реализации ФГОС

Благодарность руководству образовательного учреждения за поддержку и развитие профессионального потенциала педагогического работника

  • Свидетельство о регистрации средства массовой информации ЭЛ № ФС 77 — 58841 от 28 июля 2014 года выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационный технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
  • Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 4276 от 19.11.2020 года. Серия 78 ЛО № 0000171 Выдана Комитетом по образованию Правительства Санкт-Петербурга
  • В соответствии с Федеральной целевой программой развития системы образования на 2011–2015 гг. и проектом концепции федеральной целевой программы развития образования на 2016–2020 гг.

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам

Спас муниципаль районы

Аграмак төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ачык дәрес эшкәтмәсе:

“ Татар халык ашлары”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрипова Гөлия Рифгәт кызы.

Тема: Татар халык ашлары.

Дидактик максат: 1 . тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү,

2.сүзлек запасын баету,

3.сорауларга аңлап җавап бирү

Үстерелешле максат: хәтерне яхшырту, логик фикерләүне камилләштерү

Тәрбияви максат: татар халкына ихтирам хисе тәрбияләү

Предмет нәтиҗәләре : Татар халык ашлары исемнәрен әйтә белү,истә калдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле” 2нче сыйныф өчен дәреслек,Казан “Татармультфильм нәшрияты 2013

Җиһазлау: ноутбук һәм экран; презентация “Татар халык ашлары” темаларына төсле рәсемнәр; кечкенә күләмле итеп пешерелгән татар халык ашлары – чәкәчәк, бавырсак, кош теле, бәлеш, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия;

Кулланылган структуралар: Мэнэдж мэт структурасы.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы. . РЕЛЛИ КОУЧ структурасы

Дәреснең барышы

I. Дәресне оештыру:

1. Сәламләшү.

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек!

Татар телен, тукай телен өйрәнергә дип килдек.

2. Дежур укучы рапорты:

Класста мин дежур. Бүген 13 февраль, сишәмбе көн, ел вакыты – кыш. Урамда салкын. Класста барысы да бар. Рапорт бирде: (укучы исемен һәм фамилиясен атый)

Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Мэнэдж мэт структурасы.

-Уң як иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез ,

Хәерле көн теләгез,

- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

Укытучы: Кәефләрегез күтәрелдеме? Дәресебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

Укучылар сезнең алдыгызда өй тора. Ләкин ул буш, нидер җитми. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кулланып, без аны хәзер тулыландырырбыз.Мин сезгә рәсемнәр таратам.Анда сүзләр язылган. Таныш булган сүзләрне шул өйгә беркетегез. Таныш булмаганнарын такта янына тезегез. (Таныш сүзләр- әни,әти, абый, сеңел, апа, әби, бабай. Таныш түгел сүзләр- өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, бәлеш, кош теле.)

( Балалар рәсемнәрне беркетәләр.Тәрҗемә итәләр.

Тәрҗемә итә алмаганнарын такта янына тезәләр.

Балалар укыйлар. Яңа сүзләрне таныйлар .)

Укытучы: Әлеге сүзләрне кертеп җөмләләр төзеп карагыз әле.

Укучылар үзләре төзегән җөләләрне укыйлар.

Ишек шакыйлар. Почтальон ролендә –укучы.

Укучы : Исәнмесез! Бу 2 сыйныфымы?

Укучылар : әйе. 2сыйныф.

Укучы : Сезгә хат бар.

Укытучы : ( хатны ала) зур рәхмәт.

Укучы : Сау булыгыз!

Укучылар : Сау булыгыз!

Укытучы : укучылар, хатны укыйбызмы?

Укучылар : укыйбыз. Тыңлагыз!

Исәнмесез, 2 сыйныф укучылары!

Минем исемем Айдар. Мин Казан шәһәренән. 2 нче сыйныфта укыйм. Мин сезнең белән танышырга телим. Сезгә кунакка киләм. Сау булыгыз!

Укытучы : Укучылар, Айдарны кунак итәбезме?

Укытучы: Айдар килүенә табыныбыз әзер түгел бит. Табынга нәрсәләр куярбыз икән соң? Мин сезгә берничә табышмак әйтәм. Уйлап карагыз әле.

Бәрәңге, ит, тоз салып

Камыр эчендә бәрәңге

Я, уйлап кара әле.

Вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай.

Калганнарын слайдтан укыйбыз.

Укучылар : Балалар укыйлар.

Укытучы: Бу нәрсәләр?

Укытучы: Нинди ашамлыклар? Кемнәр пешерә?

Укучы: Национальные блюда, татарские национальные блюда( җаваплар төрле)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Шулай итеп , без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар: татарские национальные блюда.

Укытучы:Бүгенге дәресебезнең темасы: Татар халык ашлары.

(“Татар халык ашлары” тапшыруының көе яңгырый)

Укытучы: Әйдәгез бергәләп татар халык ашларын кабатлыйбыз. 2 нче күнегү.89 бит

(такта янында укучылар тезеп калдырган рәсемнәр белән эш )

Рәхмәт, булдырдыгыз. Хәзер уйнап алабыз.

“ Бик яратам” уены. Такта янындагы рәсемне алып нәрсә яратуыңны әйтү.

Укытучы: Укучылар, сез кайсын яратасыз?

-Укучылар җавап бирә

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Укучылар, Айдар килеп тә җитте бит.

Айдарны ничек каршы алабыз.

Укычылар : Исәнме, Айдар.Хәерле көн!

Укытучы: Ничек кунак итәбез?

Табын артына ничек дәшәрбез?

Укучылар: Айдар, табынга рәхим ит!

Укытучы: Әйдәгез, укучылар дәреслекнең 90 нчы битен ачтык. Айдар безне тыңлап торсын.“ Айдар бездә кунакта” тексты белән танышабыз.

-Текстны сәнгатьле итеп уку

Укучылар: Текстны чылбырлап укыйлар, тәрҗемә итәләр.

Укытучы: Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.

Әни нәрсәләр пешерде?

Әнинең исеме ничек?

Укучылар : җавап бирә.

V. Ял минуты

МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы.

- Әйдәгез бераз ял итеп алыйк .Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, мин әйткән сүзләрдә ничә иҗек, шулкадәр кеше җыелып басасыз: кой- мак, бә- леш, өч-поч-мак, ә-ни.)

Ә хәзер барыбызда торабыз.Урындыкларны этеп куябыз. Музыка.

Укучыла р:биремне үти.

Укытучы: Ә хәзер мин атаган татар халык ашларын кулланып, түбәндәге эшне башкарабыз.

VI. Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану

1.Спроси у друга:

Любит ли он триугольники?

Любит ли он чак-чак?

Любит ли он балеш?

Что готовит мама

2. Ә хәзер карточкадагы биремнәрне эшлибез. РЕЛЛИ КОУЧ структурасы

Төшеп калган хәрефләрне куярга. ( А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, В тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә.)

Максаты: укучылар белән хикәя фигыльне кабатларга, аларны таный һәм сораулар куярга өйрәтү, игътибарлылык булдыру, укучыларда бер – берсенә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: биремле карточкалар., китаб, проектор.

Дәрес планы.

Оештыру өлеше.

Девиз: без дәрескә хәрвакыт язер.

Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

Сезгә кагыйдә кабатларга иде, әйдәгез катлыйк әле.

Менә салкын кыш килде.

-Күчереп алыгыз һәм грамматик схема күрсәтегез.

Уку мәсәльәсен кую.

Кроссворд “Синонимнар”.

Балалар әйтегез әле миңа нәрсә ул синоним?

Мин хәзер сезгә әйтәм сүзләр, ә сез миңа бу сүзгә синоним уйлап әйтегез.

Әйбәт – яхшы 9. Ярдәм итте –булышты.

Назлы – иркә. 10. Кызык – күнелле.

Бәләкәй - кечкенә. 11. Гыйнвар –январь.

Матур –чибәр.

Сөйкемле – ягымлы.

Ауды –егелды.

Нинди сүз килеп чыкты?

-Нәрсә турында сүз барыр бүген дәрестә?

Нинди үзебезгә максат куябыз?

Яңа материалны үтү.

Сораулар белән эш.

Балалар, сорауларга җавап бирегез әле?

Хәзеге заман: 1) Ннди сорауларга җавап бирә?

2) Нинди кушымчалары ярдәмендә ясала?

Үткән заман: 1) Ннди сорауларга җавап бирә?

2) Нинди кушымчалары ярдәмендә ясала?

Киләчәк заман: 1) Ннди сорауларга җавап бирә?

2) Нинди кушымчалары ярдәмендә ясала?

- Әйдәгез шушы китерелгән мисаллар белән җөмләләр төзеп карыйк.

- Китерелгән җөмләне дәфтәргә языгыз һәм заманны билгеләгез.

2. “Снежный ком” уены. (Группада эш).

- Укый сүзенә нинди сораулар куя аласыз?

Мәсәлән: Кем? Ничек? Кайда? Кайчан? Кем белән?

-Хәзер сез группа белән эшлисез.

1 группа – китте 3 группа - кайткан

2 группа – барыр 4 группа – җырлыячак

Ял минуткасы.

Сингапур методы буенча. Җыр җырлый башлагач сез түгәрәк буенча йөри башлыйсз. Җыр туктагач сеәз үзегезгә бар табасыз һәм кем зуррак шул башлый сорауларга җавап әйтергә.

Алган белемнәрне ныгыту.

Фигыльләрне үткән заманга куеп чыгыгыз. Берсе такта крыенда.

Бара, көлә, йөзә, очар, бии, укый, менә, бала.

Мөстәкыль эш.

-Җәмләләрдә фигыльләргә тиешле кушымча өстәп языгыз. Үзәрә тикшерегез.

VII. Рефлексия.

а) Мин үзем эшлим.

б) Мин җырларга яратам.

в) Минем уйныйсым килә.

2. Добавь окончания прошедшего времени

Бар…, кайт…, ач…, сип…, сөрт…

3. Вставь пропущенные буквы

Табиг…ть, б…дай, җ. р, дә. ләт, рәхм. т, там. ы.

4. Продолжи предложения

Оля чиста язды, ләкин… .

Без каникулны яратабыз, чөнки . .

5. Поставь подходящие по смыслу глаголы ( барам, укыйм, кайтам).

6. Переведи

Это платье красивее.-

Кошка под столом.-

7.Найди слово, отвечающее на вопрос кемне?

8.Вместо точек поставь окончание. Мин апа. чәчәк бүләк итәм.

9. Напиши диалог про лето.

Син үзең эшлисең.

Мин укырга яратам.

Әнинең эчәсе килә.

2. Добавь окончания прошедшего времени

Кил…, кит…, куй. булыш. шалтыра. .

3. Продолжи предложения

Олег бишле алды, чөнки. .

Җәй көне көннәр озыная, ә . .

4. Вставь пропущенные буквы

Ашхан. к. бестә. д. ге, караб. дай, пеш. кче.

Поставь подходящие по смыслу глаголы (ашыйм, чыгам, барам)

Это яблоко зеленее.

Собака около стола.

6. Найди слово, отвечающее на вопрос нәрсәне?

7. Вместо точек поставь окончание. Мин әни. чәчәк бүләк итәм.

8. Вместо точек поставь окончание. Мин апа. чәчәк бүләк итәм.

9. Напиши диалог про лето.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по ФГОС по предмету "Татарский язык для русскоязычных учащихся" по татарскому языку для учащихся 8 классов по теме "Мин яратам сине , Татарстан". Конспект урока составлен по УМК авторов Ф.С.Фаизова, В.А.Яковлева , "Татарча да яхшы бел", для русскоязычных учащихся 8 класса, Казань, издательство "Магариф", 2008 г.

Татарский язык, 8 класс, русскоязычная группа

Тема: Мин яратам сине , Татарстан.

Ситдикова Гөлия Зөфәровна,

учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу.

- Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары турында мәгълүмат бирү;

- монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- Казан тарихына карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: дәреслек (УМК Р.Р. Нигъмәтуллина "Татарча да яхшы бел", 8 класс), проектор,

I . Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.

- Без сезнең белән инде берничә көн башкалабыз Казан буенча сәяхәт итәбез. Исебезгә төшерик әле, без шәһәрнең кайсы истәлекле урыннарында булдык?

(укучылар Казан Кремле территориясендә булган истәлекле урыннарны атыйлар, кыскача сөйләп китәләр).

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Ә бүген без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәбез. Кая барганыбызны белер өчын кроссворд чишик.

1. 1562нче елда төзелгән собор (Благове щение)

2. Кремлнең капкасы булып торган манара (Спас)

3. РТ Президентының резиден циясе урнашкан сарай ( Губернатор)

4. Пиза манарасы кебек авыш манара (Сөембикә)

5. Кол Шшриф мәчете бизәгән ханлык (Казан)

6. Казан гербында сүрәтләнгән (Елан)

- Дөрес, укучылар, бүген без сезнең белән Бауман урамы буйлап сәяхәт итәбез.

III . Проблема китереп чыгару.

- Бауман урамында булганың бармы?

- Элек бу урам ничек йөртелгән?

- Бауман урамында нинди истәлекле урыннар бар?

IV . Проблеманы чишү юллары.

Дәреснең максатын әйттерү (тема буенча яңа лексикны баету, сөйләм һәм язма телдә куллана белү).

Яңа белемне алу юлларын билгеләү (фоторәсемнәр белән эш - слайдлар, алган белемнәргә таяну).

Яда белемне алу формаларын билгеләү (дәреслек белән эш, диалог, монолог төзү)

- Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?(яңа сүзләр белән танышырбыз, сорауларга җавап бирербез, фоторәсемнәр ярдәмендә монологик сөйләмгә чыгарбыз).

V. Уку мәсәләсен чишү этабы.

Текстны аңлауга ярдәм итүче сүзләр, сүзтезмәләр белән эш:

Сәяхәт –сәяхәтебез – сәяхәтебезне башлыйбыз;

Үзәк – шәһәр үзәге

Казан шәһәренең үзәге;

Җәяү – җәяүле – җәяүлеләр урамы;

Борынгы бина - ;

Тарихи һәйкәл - ;

Ара – ерак ара;

Биеклек – манараның

Озын – озынлык – урамның

Каршыда – һәйкәл каршысында;

Астында – сәгат ь астында

Истәлекле – истәлек – истәлек өчен;

Сүзлек эше. Слайдта. Сүзлекләргә язу.

Элек – прежде;

Өлеш – часть;

Төзекләндерделәр-отреставрировали;

Күчермә – копия;

Рәвешендә – в форме (чего – то);

Танылган – известный;

Атаклы – знаменитый;

Бизәп тора – украшает;

Сүз куешалар – договариваются

Дәреслек белән эш.

2нче күнегүдәге текстны башта укытучы экскурсовод ролендә үзе укый. Текстны укыган вакытта Бауман урамындагы күренешләрне слайдларда күрсәтеп бара.

Тексттан яңа сүзләр кергән җөмләләрне табу, аларны тәрҗемә итү.

Текстны аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү максатыннан җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табу:

Раньше она называлась большой Проломной. Сейчас она улица пешеходов. Сейчас она хранится в Национальном музее Республики Татарстан. Хотите узнать о том, сколько километров от Казани до Москвы? Обратите внимание на компас в виде звезды. На этом месте люди договариваются о встрече.

VI . Н ыгыту .

Текстны укучылар укыйлар.

Дәреслектәге 3нче күнегү. Казан картасыннан Бауман урамын табу. Анда урнашкан биналар белән танышу (Богоявление чиркәве, "Шаляпин" кунакханәсе, . )

Сорауларга җавап бирү.

Эш дәфтәрләрендә күнегүләр. (1нче күнегү).

VII. Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.

Эш дәфтәрләрендә 2нче күнегү сорауларына кыска җаваплар язу.

VIII . Йомгаклау.

Текст эчтәлеге буенча сораулар бирү (парларда эшләү)

Скажи о том, что

- Церковь Бгоявления - удивительный архитектурный памятник;

- улицу Баумана украшают разные фонтаны;

на улице Баумана много древних зданий и исторических памятников;

- в 1767 году в Казань приезжала Екатерина II ;

- знаменитый певец Ф.Шаляпин родился в Казани.

IX . Йомгаклау.

- Без бүген нинди яңалык белдек? (Бауман урамындагы һәйкәлләр турында)

Дәрескә билгеләр кую (язма һәм телдән эшләр дә бәяләнә).

- Эш дәфтәрендә 3нче күнегү;

- Бауман урамы буенча "экскурсия" оештыру.

- Ф.С.Фәизова, Татарча да яхшы бел, 8нче класста татар теле дәресләре (методик кулланма).

- Презентация өчен фотрәсемнәр интернет сайтларыннан кулланылды.

Башкалабыз яңарды, матурайды, зурайды

Башкалабыз яңарды, матурайды, зурайды



Сәяхәт –сәяхәтебез – сәяхәтебезне башлыйбыз; Үзәк – шәһәр үзәге Казан шәһәренең үзәге; Җәяү – җәяүле – җәяүлеләр урамы; Борынгы бина - ; Тарихи һәйкәл - ; Истәлекле – истәлек – истәлек өчен;

Сәяхәт –сәяхәтебез – сәяхәтебезне башлыйбыз; Үзәк – шәһәр үзәге Казан шәһәренең үзәге; Җәяү – җәяүле – җәяүлеләр урамы; Борынгы бина - ; Тарихи һәйкәл - ; Истәлекле – истәлек – истәлек өчен;

Читайте также: